Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
"Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык республика казанышларының ныклы нигезе булып тора", - дип билгеләп үтә Президент.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
Без тагын бер кат гаять катлаулы тарихи шартларда, фидакарьләрчә Ватаныбыз абруен һәм дәүләтебез бердәмлеген саклап калган ата-бабаларыбызның зур каһарманлыгын олы ихтирам белән искә алабыз.
Россиянең какшамас көче халыкларының бердәмлегендә булуы вакыт сынаулары аша узып, кат-кат исбатланды. 1612 елгы вакыйгалар, Полтава янындагы бәрелеш, Наполеонга каршы көрәш һәм Бөек Ватан сугышында җиңү – моның ачык мисалы.
Халкыбыз бердәмлеге яу кырында гына расланмады. Икътисадтагы югары күрсәткечләр, зур шәһәрләр һәм авыллар төзелеше, социаль инфраструктураның үсеше, фән һәм мәдәният өлкәләрендәге дөньякүләм казанышлар – болар барысы да Россия халкының, шулай ук илебездә яшәүче барлык милләт һәм дин вәкилләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
Татарстан һәрвакытта да мөһим вакыйгалар үзәге булды. Якынлашып килүче ТАССРның 100 еллык юбилее моңа дәлил булып тора. Хәзерге вакытта республикада әлеге чарага зур күләмле әзерлек эшләре алып барыла.
Без бүгенге көндә күпмилләтле Россиянең алгарышлы төбәкләреннән берсе булган Татарстан Республикасының уңышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Казан шәһәре чын мәгънәсендә Европа шәһәрләренә тиңдәш, кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен барлык уңайлы шартлар да булдырылган, тарихи һәм мәдәни ядкарьләре белән күпсанлы кунакларны үзенә җәлеп итүче заманча шәһәргә әверелде.
Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык республика казанышларының ныклы нигезе булып тора. Читтән янаган куркынычларга каршы торып, бернинди шик-шөбһәләргә бирелмичә, ата-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләрне саклап калу – безнең бурычыбыз.
Кадерле татарстанлылар!
Ихлас күңелдән һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек, бөек Ватаныбыз һәм туган Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә игелекле хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Бәйрәм котлы булсын! Халыклар бердәмлеге көне белән!", - диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатендә.
фото: president.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев