Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Әниләр көне белән!

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез!

Көннең яктылыгы - кояшта,
Күкнең матурлыгы - йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда.

 

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез! Барлык Әниләргә иң изге, иң ихлас теләкләрне телибез! Бәхетле, матур, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә насыйп булсын!

 

Синең өчен, балам

Синең өчен, балам, синең өчен
Ак таңнарның телим атканын,
Сандугачлы таңын, кояшлысын,
Чишмәләрнең чылтырап акканын.
Синең өчен, балам, синең өчен
Тынычлыгын телим җиремнең,
Кагылмасын, берүк, кагылмасын
Шаукымнары кырыс җиленең.
Синең өчен, балам, синең өчен
Хәтфә таулар, яшел үзәннәр,
Былбыл кош моңнары синең өчен
Яшел келәм — яп-яшь үләннәр.
Синең өчен, балам, синең өчен
Яктыртырмын барыр юлыңны,
Йөрәгеңә салам якты нурлар,
Суз әле, суз, балам, кулыңны.

Наилә Әюпова

 

Фото: pixabay, коллаж - Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев