Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР-ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР-ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.

Белеме
1978 елда «инженер-механик» квалификациясе алып, «авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1986 елда «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе алып, Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

1978—1980 елларда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик.
1980—1983 елларда — өлкән энергетик, Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш энергетигы.
1983—1985 елларда Саба райпо идарәсенең рәис урынбасары.
1985—1990 елларда Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
1990—1992 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе.
1992—1993 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары.
1993—1996 елларда Биектау районы администрациясе башлыгы.
1996—1998 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры.
1998 елда Татарстан Республикасының Хөкүмәтен җитәкли.

 2010 елның 22 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Русия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде. 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.

2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште

Фәнни дәрәҗәсе

 Икьтисади фәннәр докторы (2003

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

 Дуслык ордены (2002 ел, 22 июль, 756-нчы номерлы РФ Президенты Указы);
«Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» IV дәрәҗәдәге Орден (2007);
«Татарстан Республикасы алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» Ордены (2007 ел, 1 март, №УП-120-нче номерлы ТР Президенты Указы);
«Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003);
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005).
Тыва Республикасы ордены (2016 ел, 1 июль).
II дәрәҗә Столыпин медале (2017 ел, 1 март).
2-нче дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (РПЦ, 2017) — «зур иҗтиһадлы хезмәтләре өчен».
Александр Невский ордены (2017)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев