Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

2019 елның "Ел авторлары" - кемнәр алар?

Җиңүчеләр исемлеге.

2019 елның гыйнвар аенда  "Казан утлары" журналы сайтында "Айның иң яхшы авторлары" дигән бәйге игълан ителгән иде.

Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын (иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы) сораштыруларда тавыш бирү рәвешендә укучыларыбыз сайлады. Тавыш бирү ай ахырына кадәр дәвам итте.

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнде һәм "Ел авторы" исеме өчен көрәште. 

2019 ЕЛНЫҢ "АЙНЫҢ ИҢ ЯХШЫ АВТОРЛАРЫ" НОМИНАЦИЯСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕ АВТОРЛАР

№1, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Рафис Корбан ("Ватан" романы) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Булат Ибраһим ("Татар булып гомер итү кирәк" циклы...) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Лилия Мөхәммәтҗанова ("Заман сулышын тоеп...") җиңү яулады.

 

№2, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Илдус Диндаров ("Каршылыклар кыры" повесте) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Флёра Гыйззәтуллина ("Мин фал ачам бүген киләчәккә..."  циклы...) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Дания Заһидуллина җиңү яулады.

 

№3, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Илдус Диндаров ("Каршылыклар кыры" повесте) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Рәниф Шәрипов ("Вафирә” поэмасы өчен...) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Дания Заһидуллина җиңү яулады.

 

№4, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Тәлгат Галиуллин ("Сукыр Гаваз" повесте) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Луиза Янсуар ("Үз җаныңа гына хөкемдар бул..." циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Һүсәен Барган ("Шанлы сакчы") җиңү яулады.

 

№5, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Гөлнур Айзат ("Саф чишмә" хикәясе) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Рифә Рахман ("Милләтем барында яшим мин..." циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә шулай ук Рифә Рахман ("Хатирәләрне яңартучы шигърият" мәкаләсе) җиңү яулады.

 

№6, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Зинаида Захарова ("Елама, әни! " хикәясе) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Мөхәммәт Мирза ("Җир – үз күчәрендә... " циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Фәрит Батталов ("Нәфрәт уятмады, ләкин күңелне кайтарды" мәкаләсе) җиңү яулады.

 

№7, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Фәрит Имамов  ("Вакытсыз вакыт..." фантастик романы) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Гөләндәм Галиева ("Мин яратам сине, әй, тормыш..." циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Рифә Рахман (Мөхәммәт Садри: "Минем серләр ачык алар, син тыңласаң" мәкаләсе) җиңү яулады.

 

№8, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Фәрит Имамов  ("Вакытсыз вакыт..." фантастик романы) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Сания Әхмәтҗанова ("Күңелнең җегендә моң-мәкам ярала" циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Дания Заһидуллина җиңү яулады.

 

№9, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Камил Кәримов ("Исемсез хат..." роман-элегия) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Гөлүсә Батталова ("Дала исе килә кырдан..." циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Рифә Рахман ("Уйлы сәгатьләрне кайтарган шагыйрь" мәкаләсе) җиңү яулады.

 

№10, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Камил Кәримов  ("Исемсез хат..." роман-элегия) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Надия Вәлиева ("Яшәүдән туймагыз!" циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Роберт Миңнуллин ("Кадерле истәлекләрем... мәкаләсе)  җиңү яулады.

 

№11, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Рәмзия Габделхакова  ("Кышлар үткәч кайтырмын..." - мистик бәян) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Фәридә Хәсәнова ("Сурәт янса, җан – мәңгелек" циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Айзирәк Гәрәева-Акчура ("Ике әни" - очерк)  җиңү яулады.

 

№12, 2019

Чәчмә әсәр номинациясендә Зөлфәт Хәким ("Хирург" - повесть) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Алинә Бикмуллина ("Уйда – таулар, ымсындыргыч үрләр... " циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Дания Заһидуллина җиңү яулады.

 

2019 ЕЛНЫҢ "ЕЛ АВТОРЫ" НОМИНАЦИЯСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕ АВТОРЛАР

Чәчмә әсәр номинациясендә Фәрит Имамов җиңү яулады (чәчмә әсәр категориясендә иң күп тавышлар санын җыючы).

Шигъри әсәр номинациясендә Гөлүсә Батталова җиңү яулады (шигъри әсәр категориясендә иң күп тавышлар санын җыючы).

Публицистика номинациясендә Дания Заһидуллина җиңү яулады (йның иң яхшы авторлары" номинациясендә 4 тапкыр җиңү яулаучы автор).

 

Әлеге авторлар Дипломнар һәм 3әр меңлек сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

 

Барлык авторларны да котлыйбыз! Тавыш биргән укучыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез!

 

Теги: бәйге котлыйбыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев