ХАТЫЙП МИҢНЕГУЛОВ – ИНСАНИЯТНЕҢ БӨЕК ҮРНӘГЕ
(Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның «Күңелгә якын очрашулар» («Созвучные душе встречи») китабы чыгу уңаеннан)
Татар сүз сәнгатендә кешелеклелек, аның гадел эш-гамәлләре турында күп язылган һәм язылып тора. Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбиятында ук инсаниятнең матур башлангычын гәүдәләндереп торучы каләм әһелләре шактый булган, һәм аларның шушы рухта теркәп калдырган әсәрләре дә байтак. Бу чор язучылары рухи-әхлакый сыйфатлар аша кешелек җәмгыятендә камил инсан образы тудыру өчен үзләре дә шундый ук яшәү рәвеше алып барганнар: күпчелек үз әсәрләрен автобиографик нигездә язып таратканнар яки үз хыял-максатларын якты образлар җирлегендә баетканнар, тулыландырганнар. Өмет-ышанычлары яктылыгында сюжет корганнар, аларны белем-мәгърифәтле, сабыр-олпат, ышаныч-таяныч булырдай, ихлас-риясыз, садәлек кебек сыйфатларга манып, җете образлар яссылыгында яктыртканнар.
Яңа заман каләм ияләре дә моннан чыгарма булмаган. Алар да моны тойган, аңлаган хәлдә гамәл кыла, әсәрләрен язып бастыра торган. Укучыларына үз әсәрләрен Коръәни-Кәрим үрнәгендә, дини яссылыкта, әхлакый җирлектә бәян иткән, укучыны да шуның рухында тәрбия кылган. . Бүгенге көндә дә каләм әһелләре, галим-голәмә үзләре дә барлык вөҗүдләре белән шуңа омтыла. Кайчак ул урынлы һәм үтемле фикер әйтә, кайчак җиһанның гүзәл мәхлукатларына уйланырлык сорау куеп, асылына кайтырга чакыра, кайчакта хәтта таләп итеп, мәйданнарга чыга... Алар яшәү һәм иҗат итү дәверләрендә шулай итеп яшәешнең үзәгенә мәрхәмәт орлыклары чәчә.
Татарның асыл затлары арасында да үзенең эш-гамәлләре белән камил инсан образын тудыручылар шактый. Алар уй-фикерләре, яшәешләрендәге якты эзләре, башкарган игелекле эшчәнлекләре белән дә тоемлана, характерлана. Мондый мөгътәбәр инсаннар кешелек җәмгыятен бары мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кенә коткарып калуын ассызыклыйлар. Үзләре дә шуңа омтылалар: яшәү рәвешләре белән шуны раслыйлар, гамәл кылалар.
Татарның олы ихтирамга лаек булган заты – әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловка болар тулаем туры килә. Аның тоткан мәсләге дә, яшәү рәвеше һәм кылган гамәлләре дә шуны раслый, шуны күрсәтә. Ил-көнгә игелек кылып яшәүне үзенең максаты һәм кыйбласы итеп алган Хатыйп абыйның һәр башкарган эше яхшылыкка һәм яктылыкка, күңел халәтенең сафлыгына, олпатлыгына ишарәли. Ул үзе дә язганнарында, катнашкан барлык чараларда: конференция һәм җыеннарда, семинар һәм гамәли кичәләрдә шуны раслый. Кайвакыт шактый үткен чыгышлар да ясый. Ул кешелек дөньясын сафландырырга, рух коесын тазартырга алынган миссиясен үзеннән соң да якты эз калдырырлык итеп эшли, башкара: Хозыр Ильяс кебек юлсызга юл күрсәтә, яралының йөрәген бәйли, хаксызның хакын таләп итә.
Галим һәм әдип Хатыйп Миңнегуловның язганнары байтак. Аларның барысында да гадел инсан үзәккә куела. Фәнни мәкалә булсынмы, әдәби әсәрме – һәркайсы кешелеклелеккә, аның матур-әхлакый сыйфатларына, гүзәл яшәү үрнәгенә якын килеп аңлатыла, бәян ителә. Автобиографик повестьларында урын алган якты образлары үзләре артыннан ияртә.
Галим Хатыйп Миңнегулов үзенең 85 яшьлек юбилеен өр-яңа китабы белән каршы ала. Моның асылында да шәхеснең фәнни эшчәнлеге белән беррәттән үзенә генә хас булган дөньяны күзаллавы, халкыбызга карата ихтирамы, хөрмәте ята. Китаптагы фәнни бәйләнешләр яссылыгында тудырган байтак язмалары татар сүз сәнгатенең төрле чорларына карый. Соңгы дәвер вәкилләре турындагы мәкаләләре әлеге җыентыгында төпле урын алып тора. Татар поэзиясенең тулыландырылган яңа антологиясе өчен мөһаҗирлектәге шигъриятебезне үз эченә алган материаллары да шактый. Шунысы мөһим: галимнең бу җыентыгында да татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе яктыртыла. Үзәккә куелган язмаларның шактый өлешен «Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материаллары» тәшкил итә. Күпчелеген Хатыйп Миңнегуловның мәкалә-чыгышлары, фәнни эшчәнлеген яктырткан материаллары, мөһаҗирлек әдәбиятына мөнәсәбәтле язмалары алып тора. Китапта шулай ук аерым классик һәм хәзерге әдипләргә, кайбер әсәрләргә, фәнни хезмәтләргә, мөһим проблемаларга багышланган язмалар да бар.
«Шәхесләребез» сериясендә китаплар чыгаруда катнашып килгән галимнең әлеге хезмәтендә диссертацияләрнең, аерым хезмәтләрнең рецензияләре, башкаларның китапларына карата язылган кереш сүзләре, тәкъдимнамәләре урын алган.
Китап ике телдә: татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. «Әлеге җыентыкның мөкаддимәсе урынына» исемле кереш мәкаләсендә автор шактый гына хезмәтләренең язылу тарихына, теге яки бу нисбәтле бирелүенә, аларның моңарчы кайларда басылуына аңлатмалар аша тәгъбир ителә. Күбрәк өлешне юбилей мөнәсәбәте илә язылганнары алып тора. Автор, Г.Ибраһимов исемендәге Тел,әдәбият һәм сәнгать институтында дөнья күргән алты, сигез томлык татар әдәбиятын язуда катнашып, гаять тә игелекле хезмәт башкара. Аларның барысын да, шулай ук «Татар энциклопедиясе»ндә, «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә, «Тукай энциклопедиясе»ндә, «Ислам на европейском Востоке» (2004) кебек белешмәлекләрендәге мәкаләләрен Хатыйп абыйның әлеге китабында күрергә була. Әдәби бәйләнешләргә, аеруча гарәп, фарсы, төрки, рус, борынгы Греция, Рим, шулай ук Һиндстан белән багланышларга да урын бирелгән. Моңа кадәрге традицияләргә тугры калып, фотоматериаллар, иллюстратив, биобиблиографик материаллар да урын алган.
Китапларга салынган оеткыда укучыга әйтер тәрбияви сүз-фикер булмаса, аның басылып чыгуы да шуның кадәр генә. Рухи ныклык, тәнкыйди эшчәнлек мәсьәләләренең дә кирәклеген ассызыклый автор китабында. Үзенең эшчәнлегенә карата булган мәкаләләргә дә урын бирә, аны кыю яктырта. Димәк, барысы да халык өчен, барысы да милләт өчен дип тырыша ул. Әйе, битараф булмаганнар гына гавам кайгысы белән кайгыра, гавам кайгысы белән яши шул. Бер акыл иясенең: «Дөньяны матурлык коткара», дигәне ничек хак булмасын инде?!
Шулай итеп, галим һәм әдип Хатыйп Миңнегулов хезмәтендә сүзнең көче, җегәре чагыла. Аны тудыручылар, каләм көченең асылын билгеләүчеләр үзәккә алына. Автор инсаниятнең бөек үрнәген – кешелеклелеген җете төсләр аша чагылдыра. Бу исә Хатыйп Миңнегуловның чираттагы табышы. Нәтиҗәле хезмәтенең басмадагы чагылышы. Отышлы һәм шул ук вакытта хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен гаять мөһим, дәрәҗәле хезмәте. Шунысы мөһим: авторның ел дәвамындагы тырыш эшчәнлеге чагыла биредә. Һәр язманың юбилей мөнәсәбәтләре белән беркетелүе һәм раслануы матур итеп шәрехләнүе, системалы рәештә үрелеп баруы – шуның ачык мисалы.
Рәҗәп БӘДРЕТДИНОВ, филология фәннәре кандидаты
"КУ" 05, 2024
Фото: архив
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Рэжэп, молодец. Бик тирэн эчтэлекле мэкалэ язгансын. Синен уткен калэменэ бер соклансам, татар галимнэренен хезмэтлэрен танытуда, яшь буынга житкерудэ зур эш башкаруына икелэтэ шатланам. Шундый белемле булганын, куп укыганын очен хормэтем зур сина. Бары уз коче белэн филология фэннэре кандидаты дэрэжэсенэ ирешкэн группадашым белэн горурланам. Ижади унышлар сина Рэжэп.
0
0
0
0
Рэжэп!!! Бик тирэн эчтэлекле мэкалэ язгансын. Уткен калэменэ бер соклансам, татар галимнэренен хезмэтлэрен танытуда, яшь буынга житкерудэ зур эш башкаруына икелэтэ сокланам. Шундый мэгънэле итеп, фэнни эсэрлэр ижат итуенэ тан калам. Уз кочен белэн филология фэннэре кандидаты дэрэжэсенэ ирешкэн группадашым белэн горурланам. Ижади унышлар сина, Рэжэп!!!
0
0
0
0
Рэжэп!!! Бик тирэн эчтэлекле мэкалэ язгансын. Синен уткен калэменэ бер соклансам, татар галимнэренен хезмэтлэрен танытуда, яшь буынга житкерудэ зур эш башкаруына икелэтэ сокланам. Шундый белемле булганын, куп укыганын очен хормэтем зур сина. Бары уз коче белэн филология фэннэре кандидаты дэрэжэсенэ ирешкэн группадашым белэн горурланам. Ижади унышлар сина, Рэжэп!!!!
0
0