Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

ХАКИМЛЕК — ХОДАЙНЫҢ БҮЛӘГЕ ДӘ, АНЫҢ ЛӘГЪНӘТЕ ДӘ

ФИРДҮС ГЫЙМАЛТДИНОВНЫҢ «УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК» (2023) КИТАБЫНА КҮЗӘТҮ

Тәхет, хакимлек, идарә итү темасы хакында уйланулар, фикерләр Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» тарихи романының үзәгенә куелган. Кыска вакыт эчендә ике роман язып, Фирдүс әфәнде татар әдәбияты даирәсен хосусан һәм киң җәмәгатьчелекне таң калдырырга өлгерде. Иҗатчының романнары — «Казан утлары» журналы укучылары өчен дә билгеле әсәрләр. «Буа» романы 2022 елның гыйнвар-март саннарында басылган булса, «Урда ханы Үзбәк» исә 2023 елның гыйнвар-март саннарында дөнья күрде. Басма китап рәвешендә «Буа» романы – 2022, «Урда ханы Үзбәк» 2023 елда укучыларга барып иреште.

«Урда ханы Үзбәк» 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә II урынны яулады. Әлеге бәйге татар әдәбияты барышының үзәгендә торган моторга әйләнде дисәк тә, асла ялгыш булмас. Бәйге әдәбиятыбыз күгендә яңа йолдызлар калкыта, шул ук вакытта дәрәҗәле әдипләрне дә яңа әсәрләр язуга кызыктыра. Шуның белән бергә, милләттәшләребезнең әдәбиятка карата кызыксынуын да арттыра, монысы исә әлеге ярышның турыдан-туры вакытлы матбугатта, радио һәм телевидениедә яктыртылуы белән тыгыз бәйле. Шунлыктан, Комиссия тарафыннан үткәрелгән конкурсның эшчәнлеге тукталып калмасын иде, әдәбиятыбызны җанландырып торуын дәвам итсен дигән теләктә торабыз!

«Урда ханы Үзбәк» тарихи романы күләме белән замандашларыннан шактый аерылып тора. Сер түгел, мәгыйшәт тизләнгәннән-тизләнә бара. Бу күренеш әдәбиятны да читләтеп үтмәде сыман, әсәрләрнең күләме кыскара башлады. Мисал өчен шул ук бәйгедә беренче һәм өченче урын алган романнарны китерик. Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» китабы 191 биттән тора, Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре 135 битле китапка сыешкан. Фирдүс Гыймалтдинов исә Үзбәк ханның тормышын 359 бит дәвамында бәян итә.

Роман җиде бүлек, пролог һәм эпилогтан гыйбарәт. Әсәр прологтан башланып китсә дә, андагы вакыйгалар фабула буенча ахырда торырга тиеш кебек, чөнки анда Үзбәк ханның үлем түшәгендә ятуы сурәтләнә, ләкин автор әсәрнең кульминацион мизгелен юкка гына әсәрнең башына куймаган. Әлеге алым укучыны әсәргә беренче биттән үк җәлеп итәргә булыша, аны берникадәр дәрәҗәдә әсәрендереп куя. Әдәбиятыбызның классикасына күз салып, Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романын искә алсак, шул ук алымга тап булачакбыз. Әсәрнең кульминациясе прологта бирелә. Анда Газинур Гафиятуллинның кылган батырлыгы сурәтләнә. Фирдүс Гыймалтдинов та үзенең әсәрендә әлеге алымны шактый оста файдалана, шул рәвешле укучы да әсәр мохитенә капыл кереп китә: «Урда ханы Үзбәк үлем түшәгендә ята иде. Табигатьнең яме аңа башка кирәкмәс тә, тик ул барыбер үзен бәхетле тоя. Шактый озын гомер кичереп, бу дөньядан үз үлеме белән китәргә насыйп булыр шикелле. Укыган догалары, мөселман өммәтенә хезмәте бушка түгел, димәк».

Роман укучысын Алтын Урда чорына кайтара, вакыйгалар XIV гасырда бара. Кодрәтле мәмләкәт тәхете бик күпләрне ымсындырып тора. Автор шул дәүләт-шөһрәт өчен яшерен көрәшне сурәтли.

Әсәрдә хәрәкәт итүче персонажларның да һәрберсе үзенчәлекле. Үзбәк хан персонажына аерым караш ташлаганда, аның каршылыклы холкы аермачык күренә. Ул ифрат гыйлемле хөкемдар, шул ук вакытта тиз кызучан да, дошманнарга карата рәхимсез дә була ала. Нәтиҗәдә, Үзбәк тулы канлы каһарман буларак, укучы алдына килеп баса, ул аның тормышы өчен кайгырып, йөрәгенә якын алып әсәрне алга таба укый бирә.

Әсәр барышында укучы Үзбәкнең казанышлары белән таныша бара. Тарих битләренә Үзбәк ислам динен Алтын Урданың рәсми дине буларак кабул итүе, дәүләтнең яңа башкаласы – Сарай әл-Җәдидне торгызуы белән кереп кала. Шул ук вакытта гаять кансыз идарәче буларак та үзен таныта. Тәхеткә утыруга ук, аның хан булуын хуплап тавыш бирмәгән бик күп әмирләрнең гомерен өзә: «Үзбәк хан тәхеткә лаеклы дип санаган бәкләр – уң, шушы көнгә кадәр элеккеге фикерендә калганнар сул якка чыксыннар.

Аптырашта калган чыңгызыйлар, бер-берсенә карап алганнан соң, урыннарыннан зур авырлык белән торып, хан боерыгын үтәргә керештеләр.

– Хан әмер бирә! Кануни хакимгә каршы чыккан мөртәтләрнең башларын кисәргә!»

Ханның утыз елга якын сузылган идарә дәвере дә шулай уза, бер яктан дәүләтне үстереп җибәргән реформалар, икенче яктан төшләренә кереп бетә торган кан диңгезләре…

Эпилогта исә әсәрнең төп каһарманы тәхет хакындагы уйларга чума. Яшь чагыннан ук хакимлеккә ирешергә омтылган Үзбәк үзенең тормышыннан канәгать калдымы соң? Шул сорау ханның күңелен бимазалый: «Йа Раббым, Ходаем, мине саклаган Аллаһым! Миңа озын гомер биргән өчен, сиңа чиксез рәхмәтлемен! Ул гомер эчендә минем янәшәмдәге дусларым-иптәшләрем үлеп бетте. Болай да гомерлек ялгызлыкка дучар бәндәң бүген ятим хәлендә. Минем тәхет сорап ялваруларымны ишеттең, барча теләкләремне кабуллардан кылдың. Ләкин хакимлек өчен шушындый бәя түләргә кирәклеген ул чакта белгән булсам, синнән үзгә язмыш сораган булыр идем…"

Авторның өслүбендә кайсы якларны камилләштереп була соң? Беренче чиратта, кайбер урыннарда әдәби тел нормаларына бик үк сыешып бетмәгән гыйбарәләр күзәтелә: «Һаваны дер селкеткән дөңгер тавышлары астында хан нүкәрләре төз рәтләр белән таң калган халык каршысыннан үтте» җөмләсен: «Таң калган халык каршысыннан, һаваны дер селкеткән дөңгер тавышларына күмелеп, төз сафларга тезелгән хан нүкәрләре атлап узды», – дип, татарчарак әйтеп булыр иде.

«Икенче көнне кенәз Дмитрий, иртүк торып, чиркәүгә җыенды», диясе урынга, «чиркәүгә барырга җыенды» дип өстәп куйсак, текст татарчарак яңгыраш ала.

Икенчедән, әсәрдә Алтын Урда чорына караган тарихи сүзләр җитенкерәми. Алар бөтенләй юк түгел, шулай да тарихи контексттан чыгып фикер йөрткәндә, күбрәк сорала. Мисал өчен, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах язган китапларының ахырында сүзлекчә бирелә – бу әсәрдә сирәк кулланыла торган лексиканың шактый булуын күрсәтә, әсәрнең сүзлек составы ягыннан бай булуын дәлилли. Тарихи романнар язуга алынган иҗатчыларга әсәрне югарырак кимәлгә күтәрер өчен әдиптән үрнәк алу зарур.

«Урда ханы Үзбәк» әсәре – тарихи роман жанрына нисбәтле. Татар әдәбиятында тарихи романнар түрдәге урынны били, дисәк, ялгышмабыз. Иҗади мирасыбызда тарихи роман жанрына караган әсәрләр шактый. Тарихи романнар язу белән танылган әдипләребез дә аз түгел. Билгеле, тарихи роман диюгә үк күпләрнең күз алдына Нурихан Фәттах киләдер. Аның атаклы «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнары – мәдәниятебездә тирән эз калдырган шаһәсәрләр. Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» һ.б. романнары шулай ук китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла торган әсәрләр сафында. Бүгенге көндә дә тарихи романнар иҗат итү – татар язучылары өчен табигый күренеш. Шуңа күрә милли әдәбиятыбызда бу жанрга карата билгеле бер таләпләр дә барлыкка килде.

Фирдүс Гыймалтдинов шушы таләпләргә муафыйк булырлык әсәр иҗат иткән. Әлбәттә, әсәр чын тарихта булган вакыйгаларны йөз процент әдәби җирлеккә күчерә дип булмый, ләкин әсәр алдына андый бурыч кую дөрес тә түгел. Минемчә, тарихи роман елъязма да, тарихи документ та, фәнни чыганак та була алмый, ә фәкать шуларга нигезләнеп, авторның әдәби уйдырмасы, иҗади фаразы белән баетылып тудырылган сүз сәнгате әсәре булырга тиеш. Авторның бу тема белән кызыксынганы да ачык тоемлана, ул үзе дә әлеге тарихи катламны кимендә 5 ел дәвамында өйрәндем, дип раслый, һәм сүзенең хаклыгы да тексттан ук бөркелеп тора. Кайбер детальләрнең бөтен вак-төяге белән бирелүе, теге яки бу фактның тарихи җирлегендә тәмле итеп тасвирлануы да аның фәнни әйләнештә булган барлык материалны җентекләп өйрәнеп чыкканлыгын дәлилли. Чынбарлык белән чагыштырганда, әсәрдә аермалар була ала, билгеле. Алар әсәрне әдәби яссылыкка күчерер өчен әсәрнең эстетик завыгын югарырак күтәрү өчен зарур (мәсәлән, Кара образын кертү һ.б.). Автор моңа ирешкән дияргә кирәк.

Ихтыяр КЫЯМОВ,

Казан федераль университетының I курс студенты, КФУның «Рухият» түгәрәге әгъзасы, татар теленнән Х халыкара олимпиаданың Гран-при иясе.

 

"КУ" 03, 2024

Фото: архив

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев