Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

Татар мулласы – солтан кунагы

Китапны укыганда, менә ичмасам, Буа мишәре, дип ничә тапкыр әйтелгәндер, санамадым, әмма юлъязмада китерелгән вакыйгаларның төш кенә яки хыял җимеше түгеллеген дә автор тарафыннан китерелгән фактлар, исемнәр, детальләр раслап тора.

XIX гасыр азагы – XX гасыр башында Россия империясенең төрле төбәкләреннән хаҗга барган татарларның сәяхәтнамәләре (гадәттә, аларны хаҗнамә дип йөртәләр) соңгы елларда шактый гына табылды һәм бүгенге хәрефләр белән басылып чыкты, шулар арасында, әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Гали Чокрый, Галимҗан Баруди, Муса Ярулла Биги кебек зур шәхесләрнең юлъязмалары да дөнья күрде. Инде менә шул кызыклы, хәтта маҗарави текстларга тагын бер әсәр өстәлде: Буа имамы шәйх Нургали бин Хәсәннең (1852–1919) 1906 елда Истанбул аркылы Хиҗазга ясаган сәяхәте турындагы язмалары табылды. Бу әсәр моңа кадәр билгеле булган хаҗнамәләрдән һәм эчтәлеге, һәм тел-өслүбе, һәм төзелеше ягыннан шактый үзгә булып тора, бердән, ул чәчмә әсәр итеп гарәп телендә язылган, соңрак шигъри әсәрнең бер өлеше буларак, татар телендә басылган. Икенчедән, бу әсәр хаҗнамәдән киңрәк булып, бары тик Хиҗаз сәяхәтен генә тасвирламый, тагын өстәмә бик күп урын һәм вакыйгаларны да үз эченә ала. 

Н у р г а л и б и н Хәсәннең (Нургали Хәсәнов) биографиясе һәм эшчәнлеге бүгенге көндә яхшы гына өйрәнелгән дип әйтергә була: Ш.Мәрҗани  исемендәге Тарих институтында аның тормыш юлы турында фоторәсемнәре белән берлектә татар һәм рус телләрендә кечкенә күләмле китаплар басылды һәм интернет челтәренә куелды1. Ә м е н ә г а р ә п ч ә ю л ъ я з м а с ы н ы ң тәрҗемәсе һәм татарча әсәренең тексты Төркиядә басылып чыкты2. Бу эшне башкарган кеше – Өмәр Хакан Өзалп – Төркиядә татар мәдәниятен, аеруча дини әдәбиятын таныту өлкәсендә шактый өлеш керткән шәхес: ул «Ризаэддин Фәхретдин: Казан белән Истанбул арасында бер галим»3 исемле китап авторы, шулай ук Габдерәшит Ибраһим, Муса Биги, Риза Фәхретдин кебек галимнәрнең аерым хезмәтләре4 аның тарафыннан гарәп графикасыннан яки госманлы теленнән бүгенге төрек теленә күчерелеп нәшер ителде.

  1Амишов Р.И. Дин галиме Нургали Хәсәнов: тәрҗемәи хәле. Казан: ПФ «ГА РТ» нәшр. 2022. 44 б.

 2 Nurali bin Hasan. Sultan Abdülhamid’in Sarayında Bir Tatar Müderrisin İstanbul, Bursa ve Surre Alayı ile Hac Hatıraları (1906-1907).  Arapçadan tercüme: Ömer Hakan Özalp. İstanbul, İşaret Yayınları, 2021, 486 s.

 3 Ömer Hakan Özalp. Rızaeddin bin Fahreddin: Kazan'la İstanbul Arasında Bir Alim, İstanbul, Dergah Yayınları, 2001, 480 s.

4 Kalem ve Kılıç Üstadı Şeyhülislam İbn Teymiyye ve Mücadelesi, Rızaeddin bin Fahreddin, Tatarca’dan Türkiye Türkçesi’ne çevirme: Ömer Hakan Özalp. İstanbul, Özgü Yayınları, 2007, 208 s. Abdurreşîd İbrâhîm.Âlem-İ İslâm ve Japonya'da İslâmiyet'in Yayilmasi (Cilt: 1, 2. Tam Takım) Türkistan, Moğolistan, Mançurya, Kore, Çin, Singapur, Hindistan, Arabistan. Hazırlayan: Ertuğrul ve Ömer Hakan Özalp. İstanbul: İşaret Yayınları, 2019; İlahi Adalet, Mustafa Sabri Efendi–Musa Carullah Bigiyef, Pınar Yayınları, İstanbul, 1996, 362 s. (Osmanlıca ve Tatar Türkçesi'nden notlarla sadeleştirme: Ömer Hakan Özalp). Өч китаптан гыйбарәт: a) Yeni İslâm Müctehidlerinin Kıymet-i İlmiyesi (15-252); b) Rahmet-i İlahiye Bürhanları, Musa Carullah Bigiyef (253–341); c) İnsanların Akîde-i İlahiyelerine Bir Nazar, Musa Carullah Bigiyef (343–362).
 

-----------------

Нургали бин Хәсән белән бәйле төрек телендә чыккан китап 486 (!) биттән гыйбарәт, гәрчә Өмәр Хакан Өзалп бәйнең исеме китап тышлыгында «гарәпчәдән тәрҗемә итүче» дип, тыйнак кына күрсәтелсә дә, чынлыкта аның тарафыннан, тәрҗемәләрдән тыш кына да, гаять күпкырлы эш башкарылган: китапка саллы кереш сүз язылган, Нургали бин Хәсәннең һәм улларының биографиясе барланган, китапларының һәм мәкаләләренең бай библиографиясе тупланган, хәзрәтнең госманлы туфракларына аяк баскач танышкан, күрешкән, сөйләшкән бихисап күп шәхес турында мәгълүмат бирелгән, аның белән берлектә сәяхәт иткән улы Гыясетдиннең төрек телендә басылган мәкаләләренең исемнәре, чыганаклары күрсәтелгән, госманлы архивларыннан кызыклы документлар табылган. Татар имам-мөдәррисенең сәяхәте китапта шул кадәр кызыклы һәм мавыктыргыч итеп тасвирланган ки, бер әдәби әсәр, хыялый роман укыган кебек онытылып укыйсың. Чынлап та, кайбер урыннарда Нургали хәзрәтнең язганнарына ышанасы да килми: 1906 елда Буа якларыннан Истанбулга килгән гап-гади бер татар дин эшлеклесе, солтан II Габделхәмиднең сараенда ике айга якын кунак була, сарай әһелләре белән берлектә рамазан ифтарларында, тәравих намазларында катнаша, солтан тарафыннан иң дәрәҗәле орденга лаек дип табыла, алай гына да түгел, хаҗ сәфәренә хәлифәнең Мәккә- Мәдинәгә җибәргән алтын-көмеш тулы сүррә кәрваны белән бергә бара! 

Китапны укыганда, менә ичмасам, Буа мишәре, дип ничә тапкыр әйтелгәндер, санамадым, әмма юлъязмада китерелгән вакыйгаларның төш кенә яки хыял җимеше түгеллеген дә автор тарафыннан китерелгән фактлар, исемнәр, детальләр раслап тора.

Нургали хәзрәт юлга улы Гыясетдин белән бергә 1906 елның июль ахырында чыга. Сәяхәтенең максатын башлангычта хаҗ бурычын үтәү дип күрсәтми ул: Бохарада туып, яхшы дини тәрбия алган, Коръәни-Кәримне яттан матур итеп укырга өйрәнгән улын Истанбул Дар әл-мөгаллиминенә (укытучылар хәзерли торган уку йортына) урнаштыру, бер уңайдан үзенең аяк-кул буыннарын дәвалау өчен Бурса шәһәренә термаль сулы мәшһүр мунчаларга барып кайтуны планлаштыруын әйтә. Буа – Сембер- Казан – Мәскәү – Петербург маршруты белән башкалага килеп, монда Император сараен, Эрмитаж музеен, Петергофны карап, Милли китапханәдәге Госман Коръәнен күреп, өч мәчетендә дога кылып, җомга көнне җирле мөселманнарга вәгазь укып, кунак ашларына йөреп чыкканнан соң, Петербург җәмигъ мәчетен төзү проблемасы буенча ахун Гатаулла Баязитов белән фикер алыша, Габдерәшит Ибраһимов, Муса Бигиевләр белән күрешә. Шәһәрдә яшәгән мөселманнарны русларның Василий Иваныч дип атап йөртүләренә, үз милли яки дини киемнәрен кигән мөселманнарга ят күз белән карауларына ачына, Истанбулга баргач, моның нәкъ киресен күрдек, ди: бер урында егерме төрле кыяфәттәге кеше – Бохара чалмасы, татар кәләпүше, төрек фәсе, рус шапкасы кигәннәр даими очрап тора, беркемнең беркемгә исе китми, ди. 

Кара диңгезне рус пароходында кичеп, исән-имин Истанбулга килеп җиткәннән соң безнең юлчылар «Кырым» мосафирханәсенә урнаша. Нургали хәзрәтнең шәкертләренең шәкерте булган һәм Сембер якларыннан 1901 елда Төркиягә килеп, илаһият факультетында укучы якташлары Хәлим Сабит (Шибай) (1883–1944) аларга мәчет һәм мәдрәсәләр, төрбә һәм музейлар, суфи тәккәләрен һәм китапханәләр күрсәтеп йөри. Хәзрәт соңыннан Бурсага барып дәвалана. Андагы кызыклы урыннарны карап йөри, Дагыстанлы шәйх Мөхәммәд Алмалы белән шәйх Шәрәфетдинне зиярәт итә. Монда шуны да әйтергә кирәк: Нургали бин Хәсән суфичылык белән турыдан- туры бәйләнеше булган кеше, әле Бохарада укыган чакта ук нәкъшбәндия тарикатенә кереп, үз якларында ишан-шәйх булып китә, Истанбулга килгәч, Идел-Урал буйларында да дәрәҗәсе гаять зур булган шәйх Әхмәд Зыяэддин Гөмешханәвинең хәлифәсе белән күрешә, башка тарикать әһелләре белән сөхбәт итә. Язмаларыннан күренгәнчә, Нургали хәзрәт бу сәяхәтендә өйсез, фәкыйрь дәрвишләрдән башлап, мәгариф министры, шәйхелислам, хәтта падишаһның үзенә кадәр бихисап күп кеше, галим-голамә белән очраша, язмаларыннан сизелеп торган сурәтләү тоныннан аның һәр җирдә үзен тыныч, тыйнак, үз-үзенә ышаныч белән горур тотуы аңлашыла. Алай гына да түгел, госманлы шәйхелисламлыгында ир белән хатынның аерылышуы, ислам динен соңыннан кабул иткәннәрнең сөннәт ителүе, тарикатьләр, яңа ай тууны билгеләү юллары кебек кайбер четерекле темалар буенча үз фикерен, хәтта фәтваларын да белдерә, бәхәсләшә. Шул ук вакытта Урта Азия һәм Россия мөселманнары арасында бик таралмаган кайбер дини традицияләрне тасвирлый, мәсәлән, махйа – Рамазан аенда мәчет- ләрнең ике манарасы арасында җеп сузып, аларны кандил яки электр уты белән «Хуш килдең, Рамазан!» дип бизәү; хәтим (хәтм иңдерү) – Коръәни Кәримне яки бик атаклы тәфсир яки хәдис җыентыкларын башыннан азагына кадәр тулысынча укып-укытып бетергәннән соң оештырыла торган мәрәсимнәрне сурәтли. 

Татар мулласының солтан сараена юлы садразам Фәрид Паша белән очрашудан соң ачыла: баш вәзир бер әңгәмәдән соң, Нургали хәзрәтне үз өенә ифтарга чакыра, шул форсаттан файдаланып, тегесе аңа үз кулы белән падишаһ исеменә язган гаризасын тапшыра. Бу гаризада хәзрәт һәр җомга көнне оештырыла торган сәламлык алайына кушылып, солтан- хәлифәнең җомга намазын кыла торган процессиягә катнашырга ризалык сорау була. Җомга сәламлыгы дип аталган бу вакыйга Истанбул халкына һәм шәһәр кунакларына солтанны күреп сәламләу, ул намаз кылган зур мәчет янына җыелып тамаша кылу мөмкинлеге генә түгел, ә бәлки солтанга һәм югары идарәчеләргә гади халыкның гозер-үтенечләрен турыдан-туры җиткерү форсатын да бирә торган чара була, солтанга да халыкның тормышын, хәл-халәтен азмы-күпме күрү мөмкинлеге туа. Хәмидия мәчетендә оештырылган шундый сәламлыкка катнашкан Нургали хәзрәт бу вакыйганы җентекләп тасвирлый: хәлифәне саклау- чы гаскәрләрнең киемнәре, мәчет ишегал- дында тезелгән гаилә әһелләренең һәм бюрократларның торышы, марш уйнаучы музыкантлар, азан әйтүче мөәзиннәр, үзе өчен аерылган бүлмәгә баскыч буйлап солтанның күтәрелүе һ.б. күренешләр шактый детальле бирелгән. Мәчеткә кергәч, Нургали хәзрәтне аңа хезмәт итү өчен куелган гарәп нәкъ солтанның бүлмәсе каршына бастыра (махсус аерылган бүлмәсендә солтан-хәлифә җәмәгатьне күрә, әмма намаз кылучылар аны күрми). «Намазның сөннәт өлешен бетердемме-юкмы, хәтерләмим, теге гарәп килеп, мине мәчеттән алып чыгып китте, – дип искә ала үзенең язмасында хәзрәт. – Нинди гаеп эш кылдым икән, дип уйлап торганда, без солтан күтәрелгән баскыч буйлап, югарыга таба менә башладык. Баскыч буенда намаз кылучылар миңа: «Нинди бәхет, солтан сине үзе белән намаз кылырга чакыра», дип кызыгып калдылар». Чынлап та, солтан татар мулласына шәйхелислам белән берлектә намазның фарыз өлешен кылырга боерган булып чыга. Моннан соң да гаҗәеп хәлләр дәвам итә:

Намаздан соң чыгарылдым,

Капка янына куелдым,

Дога-и җәһр итеп калдым,

Чыкканда ул шаһиншаһы,

– дип яза ул үзенең татарча әсәрендә, ягъни падишаһ мәчеттән чыккан вакытта Нургали хәзрәтне капка буендагы иң күзгә ташлана торган урынга бастырып куялар ки, аның изге теләкләр теләп торганын солтан берничек тә күрмичә кала алмый һәм, нәтиҗәдә, ул солтан фаэтоннарының берсе белән сарайга ифтар мәҗлесенә кунак буларак китертелә. Шул килгәннән ике айлап сарайда яшәп калган Нургали хәзрәт солтанның күп кенә илтифат һәм бүләкләренә лаек була, аңа көндәлек һәм бәйрәмчә киемнәр тектерелә, сарайдагы ифтар мәҗлесләренә, берничә тапкыр җомга сәламлыкларына катнаша, солтан хозурында оештырылган, шунлыктан «хозур дәресләре» дип аталган дини бәхәсләрне һәм зур галимнәрнең чыгышларын тыңлый, солтан китап- ханәсендәге кыйммәтле әсәрләрне ка- рый, шулай ук Топкапы сараенда «Изге әманәтләр» дип аталган бүлектә саклана торган Пәйгамбәрдән калган «хырка-и сәгадәт»не барып күрү насыйп була. Шул арада улының укырга керү мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителә.

Иң кызыклы моментларның берсе – солтан II Габделхәмиднең татар мулласына улы белән берлектә хаҗ кылып кайтырга тәкъдим итүе, диңгездә куркыныч хәлләр була калса, укыр өчен «Хизб әл-бәхр» исемле догалык китабын бүләк итүе һәм хәтта юл масрафлары өчен беркүләмдә акча бирүе. Хаҗга бару өчен аңа вариант тәкъдим ителә: берсе нормаль хаҗилар йөри торган юл белән, икенчесе – падишаһның сүррә алайы дип атала торган махсус конвое белән Мәккә-Мәдинәгә бару. Хаҗ юлының никадәр авыр һәм куркыныч икәнен ишетеп белгән Нургали хәзрәт, әлбәттә, икенче вариантны сайлый, чөнки изге урыннарга хөрмәт йөзеннән ел саен солтан тарафыннан җибәрелә торган алтын-көмеш, кыйммәтле бүләкләрдән гыйбарәт булган сүррә хумаюнын һәм хаҗга баручыларның зур кәрванын гаскәр саклап бара, шуңа күрә вәхши чүл бәдәвиләренең һөҗүме аларга куркыныч булмый. Икенчедән, солтан-хәлифәнең кунагы буларак, Нургали хәзрәтне һәм улын барган һәр җирдә ашау-эчү, калу урыны, дөя һәм юл кирәк-яраклары белән тәэмин итәләр, алар зур шәһәрләрнең башлыклары белән рәсми очрашуларга катнаша, изге урыннарны рәсми делегация белән берлектә зиярәт итү мөмкинлеге туа. Әйтик, Кәгъбәнең эчен кереп карау гадәти хаҗига бөтенләй мөмкин булмаган бер хәл саналса, Нургали хәзрәткә исә аны да күрү насыйп була. 

Хаҗ юлчылыгын да хәзрәт тәфсилле генә сурәтли: Өскедардан төрек пароходы белән юлга чыгалар, сүррә алайы Родос утравында, Бәйрүттә, Дамаскта тукталышлар ясап, җирле рәсми идарә вәкилләре тарафыннан каршылана, юлчылар бераз ял итеп, шәһәрләрне карап йөргәннән соң, бөек хөрмәт белән озатып җибәрелә. «Падишаһның мосафиры» буларак кабул ителгән Нургали хәзрәт өчен әллә нинди ябык ишекләр дә ачыла, бик күп тарихи-дини истәлекләрне күрә, бу якларда торып калган бохаралы, дагыстанлы, казанлы шәехләр, гыйлем ияләре белән күрешү дә аның өчен әһәмиятле була. Хиҗаз тимер юлының салынуы, бар ислам галәменең бу эштә госманлы хәлифәгә ярдәм итүе темасы да аның язмаларында урын ала. Изге Мәккә һәм Мәдинә туфракларында хаҗ кылуы, кайтышлый Җиддәдә чиккән михнәтләре һәм авырып китүе, Акдиңгездә купкан фыртына вакытындагы куркулары – болары башка хаҗиларның да күргән кыенлыклары булганга, монда аларга тукталып тормыйм. Сәяхәтләре вакытында Нургали бин Хәсән һәм улы Гыясетдин дүрт диңгез: Кызыл, Ак (Эгей дә керә), Мәрмәрә, Кара диңгезләр һәм Истанбул (Босфор), Чанаккале (Дарданелл) бугазларын, Сүәеш каналын кичәләр. Истанбулга әйләнеп кайткач, Нургали хәзрәт солтан Габделхәмид белән күрешеп, үзенең рәхмәтләрен белдерә, алып кайткан бүләген – кыйммәтле тәсбихләр һәм үзе язган һәм Буадан китерткән гарәп телендәге биш китабын тапшыра. Солтан аңа ватанына кире кайтып киткәнче сарайда калсын, дип әмер биргәч, ике атна улы белән берлектә сарайда яши, зур галимнәр, Пекин мөфтие һ.б.лар белән әңгәмәләр кора. Нургали хәзрәтнең бу хәтле озак төрек илендә кунак булып ятуына туган яклардагы таныш-белешнең, әлбәттә, эче поша: «Казан мөхбире» газетасында (1906 ел, № 177) аның турында чеметкеле язма басылып чыга, анда «Буа мөдәррисенең Истанбулдан кайтачагы юк, өендә ике хатыны, баласы һәм сыеры ач, мәдрәсәсендә унтугыз шәкерте бүген- иртәгә, урын булса, мөгаллим булып китәргә әзер тора. Мөдәррис кайтмаса, бик тиздән мәдрәсә ябылачак», диелә. 

Ниһаять, солтаннан рөхсәт алып, Нургали хәзрәт кайтыр юлга чыга, Кара диңгез аркылы Севастопольгә җиткәч, Кырымга китә, Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспралы белән күрешә һәм Зынҗырлы мәдрәсәсен зиярәт итә. Ан- нан Мәскәүгә, аннан да Сембергә исән- сау кайтып ирешә. Вокзалда аны икенче улы Ибраһим һәм бик күп мөселман каршы ала. Бу сәяхәттә күргәннәрен ул, өенә кайткач, гарәп телендә яза һәм «әл-Гаватиф әл-Хәмидийә фи әс- Сәяхәт ән-Нурийә» исеме белән 1907 елда Казанда Матбага-и Кәримиядә бастыра. Вәгъдә иткәнчә, китабының бер нөсхәсен II Габделхәмидкә юллый, солтан да аның тәрҗемә ителүен тели. «Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул» мәкале Нургали хәзрәт өчен туры мәгънәсендә әйтелгән кебек: солтан хәтле солтаннан кадерхөрмәт күргән хәзрәт, туган якларына кайткач, үз мәсләктәшләре тарафыннан «Йолдыз», «Кояш», «Әл-ислах» кебек татарча вакытлы матбугат битләрендә мәдрәсәсендәге уку-укыту тәртипләре белән бәйле төрле гаепләүләргә дучар була, «урта юл»ны тотарга теләгән бу мулланы кадимчеләр дә, җәдитчеләр дә үз араларында күрергә теләми. Өстеннән язылган ялган шикаятьләр аркасында 1912 елда Нурия мәдрәсәсенә һәм Нургали хәзрәтнең өенә жандарм тентүе оештырыла, ләкин бернинди зарарлы нәрсә дә табылмый. Улы Гыясетдин дә Истанбулда укуын тәмамлап, Буага кайткач, әтисе янында икенче имам булып эшли башлый, 1914 елда имамлыгы да рәсми рәвештә раслана. Икенче улы Ибраһим (1895–1937) Буада кала, совет чорында «Нурия» мәдрәсәсендә укыта, мәчеттә имам булып эшли. Мәдрәсәнең исеме Нургали исеменнән «Нурия» булып, хәзрәт үзе монда 1886 елдан эшли башлый һәм 1919 елда вафат булганга кадәр, 35 ел буе дәрес укыта, икейөзләп имам, унлап ахун, күпсанлы мөгаллим һәм мөдәррис җитештерә. Болар арасында тарихчы Һади Атласи, язучылар Зариф Бәшири, Гомәр Толымбайский, Ярулла Вәли, журналист Фатих Мортазин кебек танылган шәхесләр дә бар. Әтиләренең дингә һәм милләткә хезмәтен ике улы дәвам иттерә. Олы улы Гыясетдин Истанбулда укыган вакытта «Сират-ы мөстәкыйм», «Төрек йорды», «Туран» кебек газета-журналларда күп кенә мәкаләләр бастыра, төрекчә чыккан китапта болар турында төпле материал бирелә. «Нурия» мәдрәсәсе 1930 елда ябыла. 

Нургали хәзрәт үзе 58 еллык тормышын шигъри юллар белән аңлату максатында 1912-1913 еллар тирәсендә Оренбургта «Дин вә мәгыйшәт» матбагасында «Илле сигез ел. Гасырда җәвәлан» исемле китап бастыра, анда балачагы, Казанда һәм Бохарада укуы, Буада имам һәм мөдәррис булып эшләве, суфичылык белән бәйле эшчәнлеге белән беррәттән, госманлы Төркиясендә күргәннәрен дә яза. Китапның шул бүлегеннән кайбер өзекләр китереп, ачыклама бирик:

Хилафәт дийарына бардым,

Һәммә бөекләрне күрдем,

Хозурларга кабул улдым,

Тәшәккүр итәм Аллаһка 

(Хәлифәлек иленә бардым, һәммә бөек затларны күрдем, солтанның хозурына кабул ителдем, шөкер итәмен Аллаһка). 

...Мәшәих, мөфтиләр илә

Гарәпча гөфтәгү кыйлдым,

Җавап-вәгъдәләрен алдым,

Тәшәккүр итәм Аллаһка.

(Шәйхләр, мөфтиләр белән гарәпчә әңгәмә кордым, аларның җавапларын, вәгъдәләрен алдым, шөкер итәмен Аллаһка). 

Монда шуны искәртәсе килә: Нургали хәзрәт, Төркиягә баргач, күбрәк гарәпчә сөйләшә, госманлы төрекчәсен аңлау бераз уңайсыз була, күрәсең. Камил дәрәҗәдә төрки-татар, гарәп һәм фарсы телләрен белүенең сәбәбен хәтта солтан Габделхәмид тә сорый, ул татар теленең туган теле булуын, гарәпчәне дини китаплардан, фарсычаны Бохарада укыган вакытта өйрәнүен әйтә. 

...Мәгариф назиренә кердем,

Угыл әмрене арз иттем,

Гүзәл вәгъдәләр алдым,

Тәшәккүр итәм Аллаһка.

(Мәгариф министрына кердем, улымның теләген җиткердем, яхшы вәгъдәләр алдым, шөкер итәмен Аллаһка). 

...Бурсага да сәфәр кыйлдым

Күкерт суында утырдым,

Олуг Мәсҗеддә күп булдым,

Тәшәккүр итәм Аллаһка.

...Сарай ифтарыны кылдык

Шәриф-и Мәккәләр илә,

Хозурга керде баш кятиб

Ни ула әмер-е солтани.

«Минем җәмгыятемә керсен,

Тәрәвихе эда кылсын

Маийәттә дога кылсын!» –

Чыгарды әмер-е солтани.

... Хумаюн сүррәсе илә

Хиҗазга бара хаҗ итә,

Калыр углы илә монда

Булып миһман-и солтани.

...Ничә кәррә мине сорады

Ки «Рәхәттә улын» диде,

«Мосафирсың минем», диде

Хавасс-и заиф-и солтани.

..Хәдимдән сандыгы алды,

Әле илә миңа бирде,

«Һәдиям бу сиңа», диде

Беренче рөтбә Госмани. 

(Хезмәтчедән сандыгын алды, үз кулы белән миңа бирде: «Бүләгем бу сиңа, – диде, – беренче дәрәҗә Госмани ордены»).

Шуны да әйтергә кирәк, Нургали хәзрәт Бакчасарайда И.Гаспралы белән күрешкәндә, бу орденның Россиядәге кыйммәте турында сораша, аның киңәше буенча Россия министрлыгына мөрәҗәгать итеп, госманлы орденын ватанында тагып йөрергә рөхсәт ала. 

Сүзне йомгаклап, «Солтан Габдел- хәмид сараенда бер татар мөдәррисенең Истанбул, Бурса һәм сүррә алайы илә хаҗ хатирәләре (1906-1907)» исемле китапка Өмәр Хакан Өзалп тарафыннан язылган кереш сүздән кайбер сөземтәләрне китерәсе килә:

«Арадагы ераклыкка карамыйча, Казан Госманлы империясенең соңгы дәверендә Истанбул белән тыгыз һәм җылы мөнәсәбәтләрен үстерә алды. Бу мөнәсәбәтләр аеруча шушы өлкәләрдә күренде: 

1) Татарлар балаларын Госманлы иленә җибәреп, мәдрәсәләрдә, Дар әл- фөнүн, мөгаллим мәктәпләрендә һәм башка уку йортларында укыттылар. Дар әл-фөнүннең илаһият факультетында укыган Хәлим Сабит Шибай, Закир Кадири Уган, «Мөлкия»дә укыган Фатих Кәрими, Хәрбия мәктәбендә укыган Йосыф Акчура, Габдрахман һәм Салих бин Мөхәммәд кардәшләр, Дар әл-мөгаллиминдә укыган Хәмид Зөбәер Кошай һәм без монда телгә алган Гыясетдин Хәсәнов, Габдеррахман һәм Габделхалик әфәнделәр, Истанбулда гарәп әдәбияты дәресләре укыган Шәһәр Шәрәф, Буа имамы Габдулла мулла Гобәйдулла улы, Ш.Мәрҗанинең улы Борһанетдин Мөхәммәд (Истанбулда җиде ел белем ала), шулай ук аның улы Габделхәмид, хокук бүлеген тәмамлаган Габбас бин Әшрәф, Дар әл- мөгаллиминнең физика-химия бүлеген бетергән Касыйм Шәриф әфәнде, Дар әл-хиләфәт әл-галия һәм Мәдрәсәт әл- мөтәхассисиндә укыган Кываметдин Бурслан, Сөләймания мәдрәсәсендә укыган Имаметдин бин Гыйсмәтулла,Истанбул дар әл-фөнүнендә укыган Зиннәтулла Нәуширван һәм Казаннан Мөхәммәд, Вәгыйз, Сибгатулла, Габдулла һәм Шакир әфәнделәр, Байтар (ветеринария) мәктәбендә укыган Габдулла әфәнде, Камил Мотыйгый Төхфәтуллин, француз телен өйрәнергә килгән Галимҗан Идриси, Истанбулда идади мәктәбен һәм Дар әл-фөнүннең табигать белемнәре бүлеген бетереп, Багдадта мәктәптә укытучы һәм мөдир ярдәмчесе булып эшләгән Мөхәммәд Хәнәфи әфәнде, Истанбулның Мәктәб-е солтанисын бетергән, «Тарих-и ислам» китабының авторы Госман Җәлилләр әфәнде, Ист анбул Инас солт ани мәктәбендә укыган Атбасардан Гөлсем Рәхими – болардан берничәсе генә. Моннан тыш, Измир, Бәйрүт, Мәккә- Мәдинә кебек җирләрдә укыган Казанлы шәкертләр дә бар әле. 

2) Казанлылар Истанбулда «Русияле ислам таләбә җәмгыяте», «Татар җәмгыяте хәйриясе», «Русиядә сакин мөселман төрки-татарларының хокукларын яклау җәмгыяте», суфи тәккәләрендә һәм мосафирханәләрендә, Мәдинәдә Казан татар мәдрәсәсен корганнар; «Төрек йорды» кебек вакытлы матбугатта һәм «Төрек оҗагы» кебек оешмаларда әһәмиятле роль уйнаганнар. 

3) Мирза Салих Кәримов һәм улы Мөхәммәтгали Кәримов, Хаҗи Исмәгыйль Абдушев, Харис Солтанов, сәгатьче Минһаҗеддин, Капалы чаршыда Казанлы Хаҗиәхмәд әфәнде һәм улы Ибраһим кебек татарлар Истанбулда сәүдә иткәннәр, магазиннар ачып, ширкәтләр корганнар. 

4) Татарлар, Төркиядә җирләшеп яки озак кына вакыт калып, Госманлы империясендә һәм Төркия җөмһүриятенең башлангыч елларында төрле дәүләт органнарында, аеруча университет кебек мәдәният белән бәйле өлкәләрдә эшләгәннәр: Йосыф Акчура, Габдеррәшид Ибраһим, Зиннәтулла Нәүширван, Хәлим Сабит Шибай, Хәмид Зөбәер Кошай, Садри Максуди Арсал, Рәшид Рәхмәти Арат, Зәки Вәлиди Тоган, Габделкадыйр Инан, Закир Кадыйри Уган, Әкъдәс Нигъмәт Курат, Кывамеддин Бурслан, Габдулла Баттал Таймас, Фуад Туктар, Касыйм Шәриф, Фатих мәдрәсәсендә мөдир Гыйззәтулла әфәнде, Сөләймания мәчетендә эшләгән Әхмәд әфәнде, нәкъшбәндия тарикате шәйхе Хафиз Мөхәммәд әфәнде... Болар янында тагын әле армиядә субай булып хезмәт иткән, казыйлык һәм мөдәррислек вазифаларын башкарган күпсанлы казанлы шәхес бар, ди Өмәр Хакан Өзалп әфәнде. Ул санап киткән бу шәхесләрнең байтагы, ни кызганыч, безгә бөтенләй билгеле түгел. Озак еллар Буа имамы, «Нурия» мәдрәсәсенең мөдәррисе булып, татар мәгарифенә үз өлешен керткән Нургали бин Хәсәнгә һәм аның улларына багышлап кыйммәтле, чын дәрәҗәсендә гыйльми хезмәт хәзерләп бастырган Өмәр Хакан Өзалп әфәндегә монда зур рәхмәтебезне белдерәбез, бөртекләп җыйган материаллары, кулланган архив һәм вакытлы матбугат документлары, беренчел чыганак буларак, мәгариф тарихыбызны өйрәнү өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия. Тиз арада хәзрәтнең гарәпчә юлъязмасы тәрҗемә ителеп, татарча язган шигъри әсәре белән берлектә татар укучыларына да тәкъдим ителер һәм фәнни әйләнешкә кереп китәр, дигән өметтә калабыз. Тарихыбызның бер парчасы булган мондый шәхесләр онытылмаска тиеш. 


Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА,

филология фәннәре докторы,

Россия Фәннәр Академиясе Шәркыять институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. 

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев