Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИННЫҢ 10 ТОМЛЫК «САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР» (2023) БАСМАСЫНА КҮЗӘТҮ

Ошбу саллы хезмәтендә галим әдәбиятның җитди һәм катлаулы мәсьәләләрен киң катлау укучылары аңларлык итеп аңлата, күзаллауны тулыландырырга ярдәм итә һәм фән даирәсе пәрдәсенең бер читен ачып күрсәтә.

2023 елда Татарстан китап нәшриятында әдәбият галиме, халык язучысы, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россиянең, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Тәлгат Нәби улы Галиуллинның «Сайланма әсәрләр» 10 томлыгы (Төзүчесе – Фәүзия Галиуллина) басылды.

. Томлыклар «Сәет Сакманов» трилогиясенә кергән «Тәүбә», «Элмәк» романнары белән башлана. Сурәтләнгән болганчык мохиттә вөҗдан, намус кебек кыйммәтләрне көнчелек, хөсетлек сыйфатлары күмеп китә. Төп герой Сәет Сакманов күчеш чорының төп сыйфатларын үзенә туплаган гомумиләштерелгән образ буларак күз алдына килеп баса.

2 нче томда трилогиянең 90 нчы елларда кеше гомеренең бәясен сурәтләгән «Төнге юллар» романы, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ш.Бабич, М.Җәлил, С.Хәким, И.Юзеев, Г.Сәгыйров, Ш.Галиев, Г.Зәйнашева иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре тупланган. Кереш сүз буларак, галим Азат Әхмәдуллинның «Төнге юлларда ниләр булмас?» мәкаләсе урнаштырылган. Төп өлешне «Олы шәхесләр – шигъриятебезнең йөз аклыгы» бүлеге алып тора.

3 нче томга XX гасыр ахыры – XXI гасыр башында замана агышын үз кулларына алучы шәхесләр турында публицистик мәкаләләр тупланган. «Тукай әйтмешли, лампада бик тиз май кими, күңел сүрелә... Нәрсәдән башларга бу истәлекләрне?» – дип, язучы хатирәләренә чума. М.Мәһдиевнең ташландык хәлгә килгән бинадагы хастаханәдә ятарга мәҗбүр булуын искә төшерү һәм татар телен укыту, шикаять хатлары, гаделсезлек изүе, яңартып кору чоры, көнчелек, хөсетлек турындагы фикерләр шәхес, милләт бәйсезлеге турында уйланырга мәҗбүр итә. «Теләсә кайсы халыкны нәрсә күтәрә?» дигән сорауга «Фаҗигагә каршы бергәләп дәррәү уяну көче» дигән җавабын да бирә автор. Татар халкын тыйнак, диләр. Моңа карата: «Тыйнаклык – яхшы сыйфат, әмма ул милли мескенлеккә, карусызлыкка әйләнсә, анысы инде фаҗига», – ди Тәлгат Нәби улы.

«Реаль тормыш һәм Джек Лондон егетләре Алабугада», – дип, Тәлгат Галиуллин педагогика институтында эшләү дәверендәге вакыйгалар белән бүлешә. «Милләтебезнең үсешен, туган телебезнең, әдәбиятыбызның киләчәген билгеләүдә иң мөһим кылларны кулларында тотып баручы көчләр – университетлар», – дип, аларның әһәмиятен ассызыклый. Гомумән, бу – җыентыкларның үзәгендә торган темаларның берсе. «Гомер юлымның башында ук поэзиягә каныктым. Аннары ул мине үзе үк җибәрмәс булды. Аяз Гыйләҗевнең ярсулы мәкаләсе белән башланып киткән проза турында сөйләшү мине дә азындырды», – ди галим үзенең күпкырлы эшчәнлеге хакында.

«Тарихны онытсаң, киләчәгең юк» язмасында тарих дәверләренең әдәбиятта чагылышына, идарәчеләр, халык язмышына кагылышлы уйланулар дәвам итә. «Язучыларның максатлары – Болгарның алга киткән көчле ил булуын күрсәтү һәм болгар-монгол мөнәсәбәтләрен сурәтләү, аларны аеру», – дип яза галим. Бу темалар фән торышы турындагы уйланулар, истәлекләр белән үрелеп, «Замана балалары» дип исемләнгән икенче кисәктә дәвам итә. «Үз халкыңның язмышы кыл өстендә торганда, илдә урнашкан вазгыятькә берни үзгәрмәгәндәй битараф булу җинаять булыр иде», – дип, бу бүлеккә йомгак ясала.

4 нче том фольклор һәм әдәбият арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүгә багышланган. Тәлгат Галиуллин буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп шомартылган фольклор әсәрләрен шифалы сулы чишмәләр белән чагыштыра, «Шигърият чишмәсенең төбеннән чумырып алучы сүз осталарының исемнәре алтын хәрефләр белән язылып кала», – ди. Язучыларның тормыш фәлсәфәсен ачуда халык иҗаты энҗеләре әһәмиятле роль уйнавын, язма әдәбиятның беренче адымнары өчен алшартлар фольклорда тууын, шулай да фольклорны нигез, ә язма әдәбиятны корылманың өске өлеше итеп күз алдына китерү зур ялгыш булуын искәртә, фольклор мирасы югалу проблемасын күтәрә ул. Беренче бүлектә шагыйрьләребез, алар иҗатында туган якка мәхәббәт чагылышы, җырларда фольклоризм турындагы язмалар урын алган. Хәзерге поэзия үткәннең гүзәл казанышларын кире иҗатка кайтара, сәнгатьлелек көчен арттыра барып, үзе яңа традицияләр тудыра дигән нәтиҗә ясала. Икенче бүлектә чорлар дәвамында поэзиянең форма һәм жанрлар, агымнар, фикер һәм образлар ягыннан үсеше яктыртыла. Өченче бүлектә Г.Тукай, Г.Кандалый, Г.Афзал, Ш.Галиев, З.Нури, Ә.Исхак һ.б. иҗаты мисалында сатирик поэзия үсеше, үзенчәлекләре анализлана. «Бәетләрдә халык язмышы» язмасы, исеменнән күренгәнчә, «кешенең кайгы-хәсрәтен уртаклашу нияте белән иҗатка һәвәс затлар шигъри телгә күчергән кафияле икеюллыклар»га багышланган. Анда «бәет хәтере» гыйбарәсе аңлатыла, «бәет кемгә кирәк?» соравына җавап бирелә. Галим «Татарның миллилеге турында беләсең килсә, бәетләрнең башына чыгарылган исемнәр белән танышу да җитә дип уйлыйм» дигән фикерен җиткерә, бәетләрнең көче аерым шәхеснең фаҗигасендә илнең иҗтимагый-сәяси халәте дә чагылуда булуын раслый. Бу томны йомгаклап, «М.Мәһдиев публицистикасында мифологик катлам чыганак буларак» мәкаләсе урнаштырылган.

5 нче томның күп өлешен «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» бүлеге алып тора. Дәреслек битләрендә урын алган «портрет» итеп түгел, аны тулы тормыш кичергән кеше буларак сурәтләүне максат итеп куюын искәртә Тәлгат Галиуллин. Мөрәүвәтле сүз остасының балачагы, яшьлеге, гаиләсе турында мәгълүматлар, аның белән аралашып яшәү турында җылы истәлекләр бирелә. Гаҗәеп төгәл бәяләр остасы икәне искәртелгән М.Мәһдиевнең тормыш сәхифәләренең иҗатында чагылуы күрсәтелә. «Йолдызлык»тагы башка йолдызлар турында да язмалар бар бу томда. Аерым урынны Мөхәммәт аганың хатыны Лилиянең әтисе дә булган Г.Бәширов алып тора. «Гомер тәлгәшләре»ндә Тәлгат Галиуллин үз башыннан узган хәлләр, дуслары, танышлары турында сөйли. Автор «Туган як хикәяләре»ндә тәкъдим ителгән әсәрләрнең дә һәммәсе чынбарлыктан алынып күпертелгән икәнен яза.

6 нчы томда 70-80 нче елларда дөнья күргән әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалары урын алган. «Яңа үрләр яулаганда» исемле бүлек поэма, балладаларның тематикасы, геройлары, хәзерге поэзиянең сыйфатлары, бу өлкәдәге яңалыклар, Х.Туфан, Р.Мингалим иҗаты турында. «Еллар юлга чакыра» дип аталган икенче бүлек чор сулышы һәм кеше хисләренең хәзерге татар поэзиясендә чагылышы, Ф.Кәрим, И.Юзеев, Ш.Галиев поэзиясе хакында. «Безнең заман үзе җыр» бүлеге хәзерге укучының фикерләү үзенчәлегенең әдәбиятка тәэсире, андагы фәлсәфи мәсьәләләр, төрле буын шагыйрьләре тормыш тәҗрибәсенең иҗатка йогынтысына һәм С.Хәким, М.Җәлил иҗатына, Х.Туфанның «Ант» поэмасына багышланган.

7 нче томга әдәби тәнкыйть мәкаләләре туплап бирелгән. «Юлдагы маяклар» исемлесе татар совет поэзиясенең үсеш этапларына, «Кайда сез, Нәфисәләр?» бүгенге татар прозасы үсешенә багышланган. Ил язмышы – шигърият язмышы икәне раслана. Бу томда да татар язмышы, фән дөньясы турындагы уйланулар дәвам итә, рецензия, бәяләмәләр һәм ислам дине бишекләренә сәяхәткә багышланган язма бирелә.

8 нче томга «Китек көзге», «Кияү», «Мәкер» бәяннары, хикәяләр, публицистик мәкаләләр тупланган. Автор әйтүенчә, әлеге әсәрләрдә кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр чагылыш таба, әдәп-әхлак мәсьәләләре куела, туган телеңне, халкыңны хөрмәт итү, мәхәббәттә ихласлыкның тулы бәхеткә илтүе ачыклана. Соңгы бүлек публицистик мәкаләләрдән тора. Уены-чыны бергә язылган «Коронавирус – яңа ачылган чирме?», «Хәзерге татар шигъриятендә Гаяз Исхакый образы» дип аталганнары, мөнәҗәт турындагысы да бар.

9 нчы том авторның үз әсәрләреннән башлана. Кыйсса, бәяннары, «Сукыр Гаваз» белән аерым китап буларак чыгарылган һәм укучылар арасында уңыш казанган, яңа заманның әхлакый йөзе турында уйланырга чакырган «Ана корт» повесте урын алган. Алдагы кисәкләргә хас булганча, «Хәтер дәфтәреннән» һәм «Ике гасыр чатында татар сүз сәнгате» бүлекләрендә истәлекләр белән үрелеп, Т.Әйди, Х.Сарьян, К.Җаманаклы, С.Хәким, Г.Афзал, И.Юзеев, Р.Мингалим, Л.Шагыйрьҗан, Р.Аймәт, Л.Лерон, Ф.Солтан, З.Мансуров, Р.Гарифуллина иҗатлары турында әдәби тәнкыйть мәкаләләре бирелә.

10 нчы томда соңгы еллар поэзиясенә, Р.Зәйдулла, Р.Җамал иҗатларына караш, «Казан утлары» – татарның визит карточкасы» мәкаләләре һәм шәхесләребезнең авторга багышланган язмалары урын алган. Китапның соңгы битләрендәге әдәбият исемлеге күбрәк мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен файдалы булыр.

Ошбу саллы хезмәтендә галим әдәбиятның җитди һәм катлаулы мәсьәләләрен киң катлау укучылары аңларлык итеп аңлата, күзаллауны тулыландырырга ярдәм итә һәм фән даирәсе пәрдәсенең бер читен ачып күрсәтә. Китаплар татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, филология факультеты студентларына гына түгел, әдәбиятны тирәнтен, камилрәк үзләштерергә теләүче һәркем өчен кызыклы. Бер яктан, төрле томнарда урын алган язмаларны тематикалары буенча берләштерү мәгълүматны эзләп табуны уңайлырак итсә, бу басмаларда авторның үз әсәрләре, төрле язучылар иҗатына караган тәнкыйть мәкаләләре һәм истәлекләр үрелеп баруы укучы игътибарын саклау, томнар арасында тыгыз бәйләнеш урнаштыруга хезмәт итә.

 

Ралина ХӘБИРОВА, Казан федераль университетының 1 курс студенты, «Рухият» фәнни түгәрәгенең кураторы

 

"КУ" 05, 2024

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев