Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

МУЛ СУЛЫ ДА, ТИРӘН ДӘ «КАЗАНСУ» БЕЛӘН «ЧУЛМАН»

Хәзерге заман татар әдәбияты контекстында аның үсешен өйрәнү өчен классикларның тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итмичә мөмкин түгел. Алар әдәби традициягә нигез салганнар һәм яңа буын авторларын илһамландырып торганнар. Бу юнәлештә «Яңа исем» иҗат лабораториясе бик уңышлы эшләп килә.

Хәзерге заман татар әдәбияты контекстында аның үсешен өйрәнү өчен классикларның тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итмичә мөмкин түгел. Алар әдәби традициягә нигез салганнар һәм яңа буын авторларын илһамландырып торганнар. Бу юнәлештә «Яңа исем» иҗат лабораториясе бик уңышлы эшләп килә. Иҗади лаборатория кысаларында Гөлүсә Закирова тарафыннан әзерләнгән ике җыентык – «Казансу» һәм «Чулман» альманахлары дөнья күрде. Алар татар әдәбиятына яңа юл саба башлаган яшь авторларның әсәрләрен туплаган уникаль мәйданчык булып тора.
Альманахларда исемнәре яңгыраган авторлар – «Яңа исем» иҗат лабораториясе проектында катнашучылар. Безнең фикеребезчә, ике хезмәт тә башлап
язучыларның иҗади-эксперименталь эзләнүләрен чагылдырган мөһим тарихи-мәдәни документ дәрәҗәсенә ия. Альманахларның структур төзелешенә килгәндә, авторлар турында мәгълүмат һәм аларның әсәрләре билгеле бер тәртиптә һәм дизайн ягыннан да уңайлы итеп урнаштырылган. «Яңа исем» иҗат
лабораториясе шәкертләренең әсәрләре остазларының киңәш-теләкләре белән үрелеп бара, алар беренче китапта  «Әдәби осталык дәресе», икенчесендә
«Остаз сүзе» бүлекләрендә урнаштырылган. Шунда ук QR-кодлар куелган, алар ярдәмендә остазның шәкертләренә үткәргән мастер-классының видеоязмасын карарга була.
«Казансу »да яшьләр иҗаты янәшәсендә Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Мирсәй Әмир, Ләбибә Ихсанова кебек классик язучыларыбызның олы әдәбиятка килү юлларын, язу серләрен уртаклашкан мәкаләләре урнаштырылган. «Чулман»дагы остазлар – билгеле әдипләр: язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, язучы, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире Галимжан Гыйльманов,
язучы, «Казан утлары» журналының жаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова, язучы, «Безнең мирас» һәм «Мәдәни жомга» басмаларының баш мөхәррире
Ләбиб Лерон, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах.
«Казансу» альманахында Татарстан Әдәби суды утырышының стенограммасы урын алган. Әдәби суд – яшь иҗатчыларның әсәрләренә тәнкыйть белдерү чарасы, ул шактый еллар инде төрле матбугат чаралары тарафыннан оештырылып килә. Бу юлы 2024 елның 17 маенда Татарстан Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе һәм «Яңа исем» иҗат лабораториясе белән берлектә үткәрелгән. Суд эшенә «гаепләнүчеләр» сыйфатында иҗат лабораториясе шәкертләре Ильяс Хаҗиев, Айзилә Абдрахманова, Ихтыяр Кыямов, Гөлназ Әхмәдиева җәлеп ителгән.
Ике җыентыкта да «Яңа исем» иҗат лабораториясенең җитәкчесе Гөлүсә Закированың мәкаләләре бар, алар «Әдәби сәфәр» бүлегендә урын алган. Яшь язучылар остазлары белән бергә олы әдипләребезнең туган нигезләренә, зиратларына һәм башка истәлекле урыннарга сәфәр кылган. Балык Бистәсенә әдәби сәяхәт кысаларында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән бергәләп аның музеенда булганнар. Шундый ук сәфәрләр Әтнә, Арча районнарына оештырылган. «Моңа кадәр укып кына белгән Мәһдиевне өр-яңадан ачтым, әйтерсең лә үзен күрдем, аның белән сөйләштем», – ди шәкерт Мәрьям Ибраһимова.
Гөлүсә Закирова мәкаләләрендә авторлар өчен һәрдаим актуаль булган  «Ничә яшьтә язучы булалар?» дигән сорау куела. «Әдәбиятта яңа исем.
Аны кайдан эзләргә?» мәкаләсендә ул классик язучыларның иҗатка кереп китү тарихына туктала, аларның беренче әсәрләрен искә алып, остазлык мәктәбенең зур роль уйнавын искәртә: иҗатка килү юллары да, вакыты да һәркемнең төрлечә. Шулай да тиешле шартлар, вакытында кул сузучылар булу да кирәк дигән нәтиҗә ясый. Аның фикеренчә, яшь язучылар әсәрләрен социаль челтәрләрдә генә урнаштыру белән чикләнә. Бу, үз чиратында, татар әдәбияты үсешенә тискәре йогынты ясый. Нәкъ менә «Яңа исем» иҗат лабораториясе ярдәмендә яңа буын язучыларының әсәрләре киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә, язмалары остазлар киңәшләре белән камилләштерелә һәм яшьләргә әдәбият мәйданында урын алырга ярдәм итә.
Яшь язучыларның үзләренә килгәнә, сөю-мәхәббәт, балачак, көнкүреш кебек темалардан тыш, фәлсәфилеккә дәгъва итеп иҗат итүчеләр дә бар. Монда Рәйсә Абдуллина, Айзилә Билалова, Ильяс Хаҗиевны билгеләргә була. Күбесендә милләт, туган ил, туган телне саклау темалары чагылыш тапкан. Тема төрлелеге яшь категориясенә бәйле үзгәрә һәм тормыш, ана күңелендәге хисләр, балага булган мәхәббәт, толлар язмышы кебек темалар да яктыртыла.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе химаясендә эшләп килгән «Яңа исем» проектында катнашкан яшь язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләре, шулай ук классик әдипләребезнең әдәби иҗатка килү юлларын чагылдырган хатирәләр һәм бүгенге яшьләр иҗатындагы казанышлар һәм проблемалар турында язмалар тупланган альманахларның теле һәркем өчен аңлаешлы. Монда урнаштырылган мәгълүмат укучы тарафыннан җиңел кабул ителә. Бу җыентыклар әдәбият
сөючеләр өчен генә түгел, ә мәктәп укучылары өчен дә яхшы кулланма булып тора, чөнки тема төрлелеге, язу стиле үзенә җәлеп итә.
«Яңа исем» проекты анда катна- шучыларга үзләрен күрсәтү мәйданы гына түгел, ул үзенә күрә бер мәктәп ролен дә үти. Яшь иҗатчылар анда язучы һөнәре турында белемнәрен тирәнәйтә, бүгенге көндә әдәбият мәйданында ат уйнатучы шагыйрьләр, язучылар белән аралаша. Бу исә яшь язучыларга ак биттән курку, илһам югалту кебек каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әлеге альманахлар татар әдәбиятының үсешенә зур өлеш кертә, яшь каләм тибрәтүчеләр өчен нигез булып хезмәт итә һәм бай әдәби мирасның бер өлеше булу мөмкинлеге дә бирә.


Гөлинә МИНҖӘЛӘЕВА,
Ләйлә МИФТӘХЕТДИНОВА,

Казан федераль университетының
«Рухият» фәнни түгәрәге әгъзалары.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев