«Һичбер вакыт бездән «татар» дигән сүз алына алмас».
(Г.Ибраһимовның «Без – татарбыз» китабы чыгуы мөнәсәбәте белән)
(Г.Ибраһимовның «Без – татарбыз» китабы чыгуы мөнәсәбәте белән)
Быел апрельдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән Галимҗан Ибраһимовның «Без – татарбыз» исемле китабы нәшер ителде. Әлеге китапка әдипнең төрле елларда язылган туган тел, татар әдәбияты, милли тарих һәм сәнгать мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре тупланган. Китап – татар һәм рус телләрендә әзерләнгән: рус телендәге хезмәтләр укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Г.Ибраһимовның XX гасыр башында милләт темасына бәйле күп мәкаләләр язганы билгеле. Алар, шул чор вакытлы матбугатында («Шура», «Аң» журналлары, «Вакыт», «Йолдыз» газеталары) басылып, зур бәхәсләр уятканнар. Матбугаттагы чыгышларында әдип һәм публицист үзен татарлык тарафдары итеп күрсәтә: гомумтөрки тел һәм әдәбият идеясен яклаучыларга (И.Гаспралы, Р.Фәхреддин) каршы чыга. Шунысы да игътибарга лаек: 1913 елны «Аң» журналында (21 нче сан) «Милләтне ничек аңлыйсыз?» дигән анкета бастырыла. Шул вакытта Г.Ибраһимовның журналда сәркатип булып торуын исәпкә алсак, әлеге анкетадагы җитди сорауларны формалаштыруда («Миллиятнең фәнни тәгърифе, фәнни мәгънәсе нидән гыйбарәт?»; «Миллиятнең тарихында вә хәзерге хәяттә тоткан әһәмияте ни мәртәбәдә?»; «Миллиятнең нигезләре ниләр – ул ни белән тора, ни белән күтәрелә?»; «Халкымызның үткәндә миллияте вә милли куәте ни мәртәбәдә иде дә хәзер ни хәлдә?»; «Милли вөҗдан нидән гыйбарәт?» һ.б.) әдипнең ролен инкяр итү мөмкин түгел. «Аң»ның 1913-1914 елгы саннарында әлеге анкетаның сорауларына аерым татар интеллектуалларының җаваплары басылган (Г.Гобәйдуллин, Г.Шәрәф һ.б.). Бу җаваплар шул чор татар зыялыларының миллият мәсьәләләренә карата югары теоретик дәрәҗәдә фикер йөрткәннәрен ачыктан-ачык күрсәтә. Мисал өчен, Г.Гобәйдуллинның анкетадагы беренче сорауга («Миллиятнең фәнни тәгърифе, фәнни мәгънәсе нидән гыйбарәт?») җавабын китерик: «Миллиятнең асылы тарихи ганганәләргә (сүзнең кешедән-кешегә күчүе), хатирәләргә теркәлгән була: ягъни бер милләттән булган кешеләр бер-берсенең якынлыгын хис итәләр; һәркайсының бабасының бабалары вә нәселләре бер дошманга – дошман, бер дуска – дус; бер җирдә торганны яисә бергә күчеп йөргәнне халык тарихи җырлары кыяфәтендә күңелдә саклыйлар. Шулай итеп, без миллияткә хәзер рухи бер тәгъриф бирәбез: миллият – тарихи ганганәләре бер булып, берлек хис иткән адәмнәрнең җыеныдыр». Биредә танылган тарихчы миллият тойгысы турында яза, аны милләтнең нигезе итеп карый. Соңрак бу фикер С.Максудиның мөһаҗирлектә язылган «Миллият тойгысы һәм аның нигезләре» хезмәтендә чагылачак.
Г.Ибраһимовның яңа дөнья күргән җыентыкка кергән хезмәтләре хәзер дә үз актуальлеген югалтмаган. Без, мәсәлән, төрле мөнбәрләрдән телебезнең чисталыгын саклау турында чаң сугабыз. Кайвакыт бу көрәш телдәге ясалмалылыкка китерә. Биредә сүз компьютерны «санак», принтерны «басак» яки «язак» дип атау турында бармый (бу, билгеле, ясалмалылыкның ахыр чиге). Ә менә киң кулланышка кергән «редактор» сүзе урынына «мөхәррир»не куллану – бу күренешкә бер мисал булып тора ала. «Татар теле һәм татарча язу хакында бер-ике сүз» мәкаләсендә татарчалаштыруның уңышсыз мисалларын китереп (мәсәлән, «мөтәрҗим» (тәрҗемәче) сүзе урынына «татарчага әйләндерүче» сүзтезмәсен куллану), Г.Ибраһимов татарча язуны чит телләрдән сүзләр кертмәү дип аңлаучыларга каршы чыга. Шулай итеп, ул телне ачык система буларак кабул итә, татар теленең башка телләр белән аралашмыйча үсеш алмаячагы турында кисәтә.
Шул ук вакытта галим телебезнең потенциалы гаять зур булуын һәм аны төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлекләрен шик астына алмый. Киресенчә, Г.Ибраһимов татар теленең үсешен әдәбият өлкәсе белән генә чикләми, аны фән теле итеп үстерү максатын куя. «Бер төркем халыкның аерым бер милләт мәртәбәсенә күтәрелүе өчен ана телендә әдәбияты булу гына җитми, аның үз телендә фәне дә булырга тиеш», дип яза ул «Фәнни истыйляхлар (терминнар)» мәкаләсендә. XX йөз башында әйтелгән бу фикер әле дә үз әһәмиятен югалтмаган. Милли телдә фәнни терминологияне тудыру өчен, билгеле, аның фән теле буларак актив кулланылуы зарур. Яшерен түгел: хәзерге шартларда мондый мөмкинлекләр чикләнгән. Ләкин терминология өлкәсендә эзләнүләрне беркем дә тыймый бит? Бу өлкәдә перспектив бер юнәлеш – аерым фәннәргә мөнәсәбәтле сүзлекләр төзү.
Җыентыкка кертелгән һәм тел мәсьәләсенә караган тагын бер хезмәтне игътибарсыз калдырып булмый. Сүз Г.Ибраһимовның 1918 елда нәшер ителгән «Татар телен ничек укытырга?» китабы турында бара. Әлеге хезмәттә әдип телне укыту методикасы турында җитди фикер йөртә. Г.Ибраһимовның фикеренчә, телне укыту нигезендә ике принцип булырга тиеш: телнең кешенең уйлавы белән багланышы; ана теле дәресләренең милли тәрбиягә хезмәт итүе.
XX йөз башында Америка галимнәре Эдвард Сепир һәм Бенджамин Уорф тел структурасының кешенең дөньяны кабул итүенә йогынты ясавы турында язалар (тел белемендә алар эшләгән теория «Гипотеза лингвистической относительности» исеме астында мәгълүм). Г.Ибраһимов бу теория турында хәбәрдар булмаса да, аның фикерләре көнбатыш галимнәре идеяләре белән аваздаш. «Адәм уйлау вә мөхакәмә (логик фикерләү) өчен кирәк булган материалларны табигатьтән, хәяттан, китаптан ала. Уйны асыл тудыручы шул өч нәрсә. Ләкин шулар тәэсире белән туган уйны мантыйкый мөхакәмә рәвешендә ачык вә билгеле бер сурәттә алып баруында, һәр уйның тышкы калыпка сугылуында телгә – сүз вә җөмләгә – хаҗәт төшә», дип яза ул.
Икенче принципка мөнәсәбәтле Г.Ибраһимов болай ди: ««Тел» дигән нәрсә сүз белән җөмлә генә түгел, тел дәресе димәктә имля вә сарыфның кагыйдәләрен ятлату гына түгел, болар тышкы як кына. Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй вә тойгысы яшеренгән. Бу – бер хәзинә. Телнең камил алынуы нәтиҗәсендә бала ихтыярсыз шул хәзинәне сөя, шул рух белән сугарыла. Бала үзен халыкның углы итеп хис кыла». Бу фикер соңгы еллардагы телне укыту методикасында булган борылышка туры килә.
Җыентыкның аерым бүлегендә Г.Ибра һимовның милли тарих мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре тупланган. Төрле жанрда язылган (мәсәлән, «Яңа әсәр» һәм «Гани бай» китабы» исемле хезмәтләре рецензия жанрында язылганнар) бу мәкаләләрдәге аерым фикерләр игътибарны җәлеп итә. Аерым алганда, Фатих Кәриминең мәктәп-мәдрәсәләр өчен язылган дәреслегенә мөнәсәбәтле «Вакыт» газетасында (1911 ел, 18 ноябрь саны) басылган рецензия сендә Г.Ибраһимов дәреслек авторын татар һәм төрек кавеменнән чыккан даһиларны (Атилла, Чыңгыз, Аксак Тимер) гел кара, ямьсез яклары белән күрсәтүдә гаепли: «Безнең ул даһиларымызда бөтен дөнья тарафыннан тасдыйк кылынган (расланган) әллә ничаклы яхшы сыйфатлар да бар. Без иң элек күренә торган урынга шуларны куеп, начар якларын сөкүт итәргә (телгә алмаска), ул да мөмкин булмаса, буярга, төзәтергә тиешлемез». Г.Ибраһимовның фикеренчә, тарих дәреслекләре мәктәп-мәдрәсәләрдә укыган шәкертләрдә милләт каһарманнарына карата горурлык хисе тудырырга тиеш. «Рус милләтенең тарихи каһарманнарыннан берсе булган мәшһүр Иван Грозный кем? Ул ниләр кылган? Ә шул затны мәктәп вә мәдрәсәләр өчен язылган рус тарихларында нинди кеше итеп күрсәтәләр? Без дә шундый хәлләрдән гыйбрәт алырга тиешлемез дип беләм», дип тәмамлый әдип үз мәкаләсен. Кызганыч, әле дә тарих дәреслекләрендә аерым бер шәхесләргә бәйле стереотиплашкан карашлар хөкем сөрә.
Җыентыкның соңгы бүлегендә Г.Ибра һимовның аерым танылган шәхесләргә (М.Вахитов, К.Насыйри, Г.Ибр аһимов) багышланган мәкаләләре тупланган. Шунысы кызык: революциядән соң язылган булсалар да, бу хезмәтләрдә әлеге шәхесләр сыйныфчылык ягыннан түгел – татар милләтенә хезмәт итү критерийларыннан чыгып бәяләнә. Мәсәлән, Габдерәшид Ибраһимовка багышланган «Тарихи кыңгыравык өзелде» мәкаләсендә Г.Ибраһимов аның эшчәнлеген тарихи контекстта карый: Рәшид казый һәм аның аерым замандашларының иҗатын күчеш дәвере (кадимнән җәдидкә) күренеше буларак бәяли: «Ләкин шулай булса да, ул «Бәдәвам»нар, «Кызыл алма»лар, «Шәкерт абый»лар, «Мулла бабай»лар, «Мәгыйшәт»ләр тарихи бер дәвернең тарихи җимешләре булып сакланалар... Хрестоматияләргә кертеп, балага, шәкерткә өйрәтеләләр. Шулай үткән эшләрне таныштыралар. Менә шуның кебек Рәшид бабай мәгълүм бер тарихи дәвернең, үткән баскычның бер көрәшчесе – кадимнән җәдидкә чыгуда алга өстерәүче буларак урын алачак». Үткән заманнар мәдәниятен инкяр итәргә чакырган радикаль лозунглар хөкем сөргән бер вакытта (мәкалә 1922 елда басылган) аларны саклап калу идеясен яклаган Г.Ибраһимов, һичшиксез, зур хөрмәткә лаек.
Ә инде әдипнең 1927 елда басылган «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» брошюрасы аның чын мәгънәсендә милләтпәрвәр булганын күрсәтә. Ана теленә битараф булган яңа совет түрәләренә каршы язылган бу хезмәтендә, Г.Ибраһимов татар мәдәниятенең үсешен татар теленең рус теле белән беррәттән төрле дәрәҗәдәге рәсми учреждениеләрдә, мәгариф, фән системасында актив кулланышы белән бәйли. Шунысы да мөһим: әдип татар мәдәниятенең «милли мәдәниятләр кәрванында аерым бер отряд булып» яшәвен яклый, ягъни башка мәдәниятләр арасында үз төсен югалтмыйча, алгарыш итүен ассызыклый. Әлбәттә, 1920 нче елларның азагында мондый фикерләр милли телләрне һәм мәдәниятләрне тигезләү тенденциясенә туры килмәгән, шуңа күрә Г.Ибраһимовның хезмәте каты тәнкыйть уты астына эләгә. ВКП(б) ҮК политбюросы әгъзасы Михаил Калинин аңа мөнәсәбәтле: «Бу тезисларның башка бер куркыныч ягы да бар: татар теле Көнчыгышның барлык халыклары өчен дә аңлаешлы. Шуңа күрә бу тезислар алардагы партактивлар арасында фикер төрлелеге тудырырга, «рус мәдәниятеме яки милли мәдәниятме» дигән сорауны калкуландырырга мөмкин», дип яза.
Г.Ибраһимовның миллият мәсьәләләренә (милли тел, милли үзаң, милли әдәбият һәм сәнгать) багышланган хезмәтләрен туплаган җыентык әдипне яңа яктан ача, күрсәтә. Китапка кергән мәкаләләреннән чыгып, укучы аларның авторын фидакарь татарлык тарафдары, татар теле, мәдәнияте турында тирән фикер йөртүче, аларның киләчәге турында кайгыртучы милләтпәрвәр буларак күз алдына китерә.
Китапның электрон вариантын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайтыннан укырга була.
"КУ" 09,2022
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев