БАР ХИКМӘТ ЧИШМӘДӘДЕР
Лена ханым шигърият мәйданына көтмәгәндә, әмма берәгәйле шигырьләр белән, тугарылып, дулап, үз-үзенә нык ышанып килеп керде. Китабын да юкка гына «Әйтер сүзләр бар әле» дип атамагандыр ул.
Чишмәнең кайда һәм кайчан тибеп чыгасын берничек тә белеп булмый. Берәүдә дә пәйгамбәрнең тылсымлы таягы юк. Иҗат чишмәсе белән дә шул ук хәл: ул
да күңелнең тирән төпкелендә кайнап ята-ята да, гомернең бер мизгелендә кинәт ургылып чыгып, челтерәп ага башлый...
Сиземләвемчә, соңгы елларда безнең Лена Данилова да әнә шундыйрак хәл-халәт кичергән бугай. Моңарчы шигърияттә андый авторның күзгә-башка чалынганы юк иде шикелле. Көтмәгәндә-уйламаганда безгә өр-яңа шигъри дөнья белән очрашу куанычы насыйп итте.
Гәрчә, Лена ханым безнең халык ка, бигрәк тә җыр-музыка сөючеләргә һич тә ят исем түгел. Киресенчә, без аны һөнәрмәнд сәнгатькяр, музыкант-башкаручы буларак яхшы беләбез. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оешкан көннән бирле ул– ансамбль оркестрының алыштыргысыз солисты. Татарстанның атка-занган артисты. Лена ханым башлыча өрмә уен коралларында уйный. Алар арасында нугай курай, окарина (таш сыбызгы), сорнай сыман бик борынгылары да, заманча классик флейтага охшатып ясалган курайлар да, фан-флейта, авыз гармуны кебек чит халыклардан кергәннәре дә бар.
Гөслә, думбра, гармунда да ул халкыбыз көйләрен, кем әйтмешли, аю биетерлек итеп башкара. Ә аңа зур сәнгать дөньясына килеп керергә нәкъ
менә думбрада уйный белүе булыша да инде.
Эш болай була. Казан дәүләт мәдәният институтының оркестр бүлегендә укучы Лена 1 нче курсны тәмамлап, туган авылына ялга кайткач, аңа вакытлыча клуб мөдире вазифасын башкарырга туры килә. Көннәрдән бер көнне авылга биш-алты сәнгатькярдән торган концерт бригадасы килеп төшә. Ленаның бәхетенә күрәдер, араларында танылган музыкант Харис Нигъмәтҗанов та була. Үзе дә керәшен җырларына гашыйк Харис абзый кызның талантын шундук абайлап ала, Ленаның думбрада да шома уйнаганын белгәч, аны «Халык моңнары» оркестрына ук чакыра. Л.Данилованың олы сәнгатькә юлы әнә шулай башлана. Ул бер үк
вакытта оркестрга кушылып җырлый да, халык музыка уен коралларында башкару осталыгын да камилләштерә бара.
Биредә Ленаның тагын бер сәләте ачылып китә. Кыз туган авылында гомер итүче әби-апалардан моңарчы сәхнәләрдә беркайчан да яңгырамаган керәшен җырларын яздырып алып, аларны үзе үк башкарып, «Халык моңнары»ның репертуарын баета бара. «Ямьле Казаннарда таш пулат», «Ай-һай, кара күзем», «Дусларга», «Бишек җыры», «Асыл безнең ил», «Кодалар җыры», «Тихо гуляй, мой милый» кебек җырулар халкыбыз күңеленә менә шулай кереп урнаша.
Ә инде «Керәшеннәрнең аш-су көе»нең музыкасын да Л.Данилова үзе иҗат иткән. Кыскасы, җырлы-моңлы авылдашларыннан берәмтекләп җыелган-тупланган әлеге күңел җәүһәрләрен киң дөньяга чыгарып, Ленабыз гаҗәеп олы эш башкарган. Ихтимал, хәзер авылларыбызда һәр күзәнәге җыр-моң белән тулышкан әби-бабайлар, җиңги-апалар очрамый да торгандыр инде. Тик менә Владимир саласында алар бүген дә дөнья көтеп ятадыр кебек тоела...
Әйе, Мамадыш төбәгендә менә шундый хикмәтле авыл бар. Тарихи чыганаклар буенча аның борынгы исеме Кече Бөрсет булган. Аннары барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында Владимирга әйләнгән. Безнеңчә «дөньяны яула» була инде. Нишлисең, бәгъзе халыкларның җисеменә исемнәре дә тач туры килүчән шул. Лена Данилова – шушы авыл тумасы. Уңган-булган нәсел дәвамчысы. Аның карендәшләре арасында әле атказанган укытучы да, табиб та,
урман хуҗалыгы хезмәткәре дә бар икән. Әле алай гынамы – атаклы җырчыбыз Георгий Ибушев та Кече Бөрсет егете. Талантлар авылы. Әлеге феноменга төшенер өчен, беренче чиратта, андагы чишмәләр суының сыйфатын аныкларга кирәктер, күрәсең.
Ходайның бер рәхмәтедер, мәктәптә укучы кызның сәләтен дә беренче булып нәкъ менә Георгий Ибушев күреп ала. «Георгий дәдәй һәр елны җәйләрен авылда үткәрә иде, – дип искә ала Лена ханым ул чакларны. – Без бер-беребездән ерак яшәмибез, үткән-сүткәндә керешеп тә йөрибез. Минем унынчы класста укыган чак иде. Бер керүендә ул әни белән олы дәдәмә үзе сүз катты: «Ленагызның музыкаль сәләте бар, шул юнәлештә укырга керсен, үзем ярдәм итәрмен»,
– диде. Моңа өйдәгеләр бик сөенде. Георгий дәдәй дә сүзендә торды: чыгарылыш имтиханнары бетүгә, мине Казанга, мәдәният институтына җитәкләп дигәндәй алып барып, оркестр бүлеге укытучыларына тыңлатты. «Алабыз» диделәр».
Башлангыч музыкаль белеме дә булмаган авыл кызына ышаныч күрсәткән остазларга рәхмәт. Алар да Ленаның иҗади мөмкинлекләрен яхшы ук чамалагандыр, күрәсең...
Иң гаҗәбе шунда: ике авылдаш – Георгий Ибушев белән Лена Данилованың иҗат юллары да күпмедер дәрәҗәдә охшаш булып чыкты. Әйе, алар – шәп җырчы да, шәп музыкант та һәм шәп шагыйрь дә. Бүген татар галәмендә җыр, музыка белән шигъриятне үз күңелләрендә туганлаштырып, һөнәри кимәлдә шигырьләр
иҗат итүче тагын кемнәр бар икән? Ихтимал, юктыр да. Бер авылда туып, бер чишмәнең суын эчкән Г.Ибушев белән Л.Данилова бу җәһәттән, бәлки,
бердәнбердер дә әле.
Лена ханым шигърият мәйданына көтмәгәндә, әмма берәгәйле шигырьләр белән, тугарылып, дулап, үз-үзенә нык ышанып килеп керде. Китабын да юкка гына «Әйтер сүзләр бар әле» дип атамагандыр ул. Бу мәҗмугада аның соңгы ике елда язылган шигырьләре урын алды. Димәк, шагыйрь күңелендә әйтеләсе
шигъри сүзләр мулдан җыелган булган. Иртәгә алар тагын да ишәя төшәр, иншалла. Лена Данилова үзе язганча:
Җырланмаган әле моңлы җырым,
Үзәк өзәрлеге табылмаган.
Сүзләремнән мәрҗән тезәсем бар –
Күпме шигырь, каләм кагылмаган?!
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев