Замир Низаметдиновның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Аңлашыла ки, укучылар өчен җыр сәнгате турында Сезнең фикерләрне дә белү, файдалы булачак. Шуңа күрә мин Сезгә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым.
10 ноябрь, 1986 ел.
Туймазы.
Хәерле көн, Равил!
Сезне Башкортстаннан журналист Замир Низаметдинов борчый. Мәсьәлә шунда:
мин шагыйрь Наҗар Нәҗминең киңәше буенча татар-башкорт газета-журналларында
җыр сәнгате турында җитди сөйләшү башлап җибәрергә уйлыйм. Әле шуңа
әзерлек бара. Анда Татарстанның һәм Башкортстанның күренекле композиторлары,
шагыйрьләре һәм җырчылары катнашачак. Аңлашыла ки, укучылар өчен җыр сәнгате
турында Сезнең фикерләрне дә белү, файдалы булачак. Шуңа күрә мин Сезгә берничә
сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым.
1. Сезнең иҗатыгызда һәм тормышыгызда җыр нинди урын тота?
2. Җыр сәнгатенең отышлы яклары нәрсәдә дип уйлыйсыз?
3. Җыр иҗат итүчеләр алдына нинди таләпләр куяр идегез?
4. Бүгенге җыр сәнгатендә Сезне нәрсәләр шатландыра һәм борчый?
5. Җыр сәнгатенең киләчәген нинди итеп күз алдына китерер идегез?
Менә шундый сораулар. Минем үтенечем һәм өметем зур: сорауларны җавапсыз
калдырмассыз дип уйлыйм. Күләме чикләүсез.
Сезгә яңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп туган ихтирам белән,
Замир Низаметдинов.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев