Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Хатыйп Миңнегуловның Рәдиф Гаташка язган хаты

Эх Рәдиф, без ничектер тормышның тоткасын күрмибез. «Бөркет күрсәм, бөркет буласым килә» дигәндәй, бер хуҗалыкның (ну, колхозның) җитәкчесе булып эшлисе килеп куйды. Партия, хөкүмәт, халык поддерживать итеп торганда, чәчәк аттырыр идек авылларны!

Гыйнвар, 1963 ел
Рәдиф!!!
Ачык хатыңны алдым. Рәхмәт. Вызов кичә килде. 2 нче гыйнвардан 10 нчы
гыйнварга кадәр. 10 көн эчендә 800 км дан артык җирне бар да, кайт та, һәм 3 экзамен,
3 зачётыңны да бир. Әле бит тагын 60 сәгать лекциясе дә бар. Глупость просто!
Берсе йокымсырап утырганда гына уйлагандыр аны! Вызов килмәсә, 25ләренә таба
гына китәрмен дип торган идем. Дирекция дә килешкән иде, чөнки алар миңа бер
20-25 көн вакыт бирелер дип уйлап торганнар иде. Кәгазьне күрсәткәч, алар да
аптырады. Иртә китсәң, берничә көн бушка китә (түләүсез). Шулай булгач, ай
азакларына таба гына китәрмен дип торам. Әйдә, бу үземә дә әйбәт булыр, чөнки
чирек билгеләрен дә чыгарып бетерәсе бар.
Ничего, яңадан бер 15 көннән очрашырбыз, Алла боерса!
Вакытның тарлыгын күреп, мин дә экзаменга хәзерләнә башладым (башладым
гына!). Әле менә бүген ял көне, политэкономияне укый башладым. Колхоз строе
турындагы бүлекләрне укыдым. Моңа кадәр аңлашылмаган нәрсәләр таң аткан кебек
ачыла баралар. Колхоз, авылның киләчәге, аны үстерү юллары турында хыялга чумып
куйдым. Күз алдыңа китер: яхшы йортлар, төз урамнар, ике якта агачлар тезелгән,
урам – таш; электр, радио, телевизор. Механикалаштырылган фермалар: анда хатын-
кызлар техниклар кебек кенә машиналарны карап йөриләр. Йөзләре шат.
Колхозларның бер буш җирләре дә юк. Тау итәкләрендә җимеш бакчалары,
умарталыклар.
Зур клуб, уку заллары. Библиотекадан кеше өзелми. Анда колхозчылар авыл
хуҗалыгына, техникасына караган китапларны укыйлар. Художестволы әдәбиятны
карты да, яше дә укый. Менә бер механизатор керә дә библиотекарь кыздан: «Рәдиф
Гаташның яңа поэмасы кайтмадымы әле?» – дип сорый. Теге: «Юк әле, шушы арада
булыр», – дип җавап бирә. Механизатор егет Хемингуэй романы белән Давыт Сөнгати
китабын алып кайтып китә.
Авылның исеме генә авыл булачак, ул чынлыкта посёлокны искә төшерәчәк.
Анда урта мәктәп эшли. Кичен дә, көндезен дә укыйлар. Агротехника, терлекчелек
түгәрәкләрендә берничәшәр дистә яшьләр, хәтта олы кешеләр дә укый. Әдәбият
түгәрәге дә эшләп тора. Эшкә сәнәк, көрәк күтәреп чыгучылар юньләп күренми дә.
40-45 яшьлек Гайниҗамал апалар да үз эшләрендә учёныйларга әйләнер. Кеше 6-8
сәгатен эшли дә калган вакытында китап укый, спорт белән шөгыльләнә. Өстәл тулы
нигъмәт, өстә бостон костюмнар. Кеше үз хуҗалыкларында казынып та ятмый, чөнки
аңа җәмәгать фондыннан һәм үзенә тигән продукция дә җитә.
Эх Рәдиф, без ничектер тормышның тоткасын күрмибез. «Бөркет күрсәм, бөркет
буласым килә» дигәндәй, бер хуҗалыкның (ну, колхозның) җитәкчесе булып эшлисе
килеп куйды. Партия, хөкүмәт, халык поддерживать итеп торганда, чәчәк аттырыр
идек авылларны!
Ярый, Рәдиф, хәзергә җитәр. Йә Манилов1 дип көләрсең. «Кабер булып тоелыр
иде тормыш, җир йөзендә хыял булмаса», – ди бит кайсыдыр шагыйрь. Шунлыктан
балалар белән эшләгән мөгаллимгә дә бераз хыялга чумып алу кирәктер.
Эх Рәдиф, тазалык кына булсын, без яшәрбез һәм эшләрбез әле.
Сәлам белән, Хатыйп

1 Николай Гогольнең «Үле җаннар» повестендагы персонаж.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев