СӨЕКЛЕМ РӘХИЛӘГӘ...
Сәлам тәмам. Үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне белеп һәм сиңа яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам. Сөеклем Рәхилә! Нинди зур шатлык, әгәр бердәнбер көткән кешеңнән көткән хатыңны алсаң.
2024 елның көз айларында «Казан утлары» битләрендә
Нәзифә ханым Кәримованың каенатасы – Башкортстанның
халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы
ветераны Мостай ага Кәримгә багышлап язылган «Озын-
озак язмышлар» исемле әсәре урын алды. Укыганда,
күңелемә түбәндәге юллар кереп калды: «Уфада туйның
икенче көнендә кунакларның иң якыннары, туганнар
әткәйләр фатирына җыелды. Шунда табын артында әле
мине белер-белмәс Мостай Кәрим: «Минем турыда соңгы китапны Нәзифә
язачак!» – дип әйтте. Бу сүзләр минем аңыма да, күңелемә дә уелып калды...»
Иремә тормышка чыккан елны каенанам әнием турында тупланган, тәртипкә
салынган истәлекләрне (мин тормышка чыкканда, әнием өч ел инде арабызда
юк иде) күреп: «Син, балам, минем истәлекләремне дә, Абдулла белән арабызда
йөргән хатларны да сакларсың әле», – дигән иде. Яшь идем әле ул вакытта, бу
сүзләрнең тирәнлеген аңлап та бетермәгәнмендер. Нинди хатлар икәнлеген дә
кабат сорамаганмын. Каенанам үзе исән чагында булган истәлекләр турында
кызыксынып, аның белән бергәләп хатларны барлап куярга әзер булмаганмын
(ә карарга кирәк булган!).
Хәтер – сугышның төп дошманы. Хәтер югалса, яңа сугышлар барлыкка
килә диләр. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлашумы, Нәзифә
ханым әсәрендәге юллармы, каенанамның васыяте кебек яңгыраган сүзләрен
үтәү теләгеме – бу истәлекләрне кабат барларга этәрде.
Кулымда – каенатам Абдулла Буреев һәм каенанам Рәхилә Әлмөхәммәтова
арасында дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында йөргән меңгә якын хат.
Каенатам Абдулла Шакир улы 1916 елны Тәтеш өязе Олы Тархан авылында
туа. Бала тууга әнисе иренең Беренче Бөтендөнья сугышында вафат булуы
турында кайгылы хәбәр ала. Уналты яшьлек әнисенең баласын берүзе үстерергә
көченнән килми, ул олырак кешегә кияүгә чыга. Тик, кызганыч, ире озак яшәми.
Әнисе төрле кешеләрдә ялланып эшли башлый, ә Абдулланы башта ятимнәр
йортында, аннан әтисе йортында калдыра. Җиде яшьлек малай бабасында
авыр хезмәт башкаручы була. Шуңа да унбер яшендә генә укырга керә.
Абдуллага уналты яшь булганда, әнисе дә үлеп китә. Ятим егетне Буа шәһәрендәге Мулланур
Вахитов исемендәге мәктәп сыендыра. Мәктәп директоры Шәйхи Шәмсетдиновның һәм
укытучыларның ярдәме һәм хәер-фатихасы белән Абдулла Буреев мөгаллим булып китә.
Буа районының Түбән Наратбаш авылында укыта башлый. Укытучылык хезмәтендә Рәхилә
исемле мөгаллимә кыз белән таныша. 1939 елны Кызыл Армия сафларына
алына. Саратовта танкистлар әзерләү училищесында укый.
Бөек Ватан сугышында 47 Армиянең 1204 нче үзйөрешле-артиллерия
(Варшавский) полкының гвардия лейтенанты 16 нчы танк бригадасында
Воронеж, 1 Белоруссия фронтларында көрәшә. Бөек Ватан сугышында
күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, бик күп
медальләр һәм Харьков, Варшава, Дойч-Кроне, Альтдамм, Берлин һәм башка
шәһәрләрне азат иткән өчен Баш Главнокомандующие Советлар Союзы
Маршалы Сталинның Рәхмәтләре белән бүләкләнә.
Күп тапкыр яралануларына, контузия алуына карамастан, каенатам
сугыштан 1946 елны, өйдән чыгып киткәненә нәкъ җиде ел дигәндә, исән-
имин туган якларына әйләнеп кайта.
1947 елның май аенда сөйгәне Рәхилә белән гаилә коралар. Өч бала
тәрбияләп үстерәләр. Буа районының Яңа Чәчкаб авылында төпләнеп, лаеклы
ялга чыкканчы балаларга белем һәм тәрбия бирәләр.
Тыйнак, гадел, ярдәмчел, ачык күңелле Абдулла Буреевны авыл халкы
беренче көннәреннән үк үз итә. Лаеклы ялга чыккач та, мәктәптә остазлык
эшен дәвам итә. Авыл халкы бүгенге көнгә кадәр Абдулла Буреевның хезмәтен
онытмый, олылап искә ала.
Сугыш җәрәхәтләре каенатамны җитмеш яшендә мәңгелеккә алып китә.
Каенанам олы яшькә кадәр яшәде, соңгы көннәренә бер ел кала көндәлегенә
язганнардан: «Абдуллам белән 40 ел бәхетле, саф мәхәббәт белән, сокланырлык
гомер кичердек. 21 ел гомер үтсә дә, бер генә минут исемнән чыкканы юк....
Мәхәббәтле матур гомер кичерүебез белән без бик бәхетле булдык, Аллаһыма
мең рәхмәт».
Рәхилә Нәбиулла кызы 1920 елны Буа районының Килдураз авылында
гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Рәхиләгә ун яшь вакытта, алты
баласын (төпчекләренә 2 ай була) калдырып, әниләре мәңгелеккә китеп бара.
Рәхилә, мәктәптә җиде классны тәмамлагач, Буаның мәктәпкәчә тәрбия бирү
училищесына укырга керә. Читтән торып, педагогика институтында татар теле
белгечлеге буенча югары белем ала. Буа районы авылларында укыта башлый.
Абдулла Буреев армиягә алынган көннәреннән башлап, Бөек Ватан
сугышы елларында, сугыш тәмамлангач, тагы бер ел Берлинда комендатурада
хезмәт иткән чорда бердәнбер якын кешесе – сөеклесе Рәхиләгә көн саен,
атналар, еллар буена хатлар юллый. Ул хатлар гади конверт белән дә, сугыш
кырларыннан өчпочмаклы хатлар итеп тә җибәрелә, фронт карточкаларына,
почта открыткаларына, карта кисәкләренә, блокнот битләренә дә языла.
Курку белмәс танкист каенатамның хатларында йомшак күңеле, нечкә
хисләре ачыла, туган илен, туып-үскән җирен, сөйгәнен өзелеп сагыну,
дошманга нәфрәте ярылып ята. Сугыш авырлыкларына карамастан,
һәрвакытта да хатларында төгәллек, хәрефләре энҗе бөртегедәй тезелеп
язылуы, каллиграфиясенең искиткеч матур булуы күзгә ташлана. Хатларда
үзе иҗат иткән шигырьләр дә күренә. 1939 елга кадәр татар халкында латин
графикасы гамәлдә булганга Абдулла Буреевның бар хатлары диярлек латин
графикасында язылган.
Мин бу язмамны хөрмәтле каенатам Абдулла Шакир улы һәм каенанам
Рәхилә Нәбиулла кызы Буреевларның якты истәлегенә багышладым.
Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Казан.
Киң елгадан аксыл пароход килә,
Күтәргәннәр аның алсу әләмен.
Сез җаныкайга бүләк итеп,
Волга буйларыннан сәламем.
Сөеклем Рәхилә!
Мин хатымның башы белән сиңа йөрәгемнең нечкә хисләреннән кайнар
ялкынлы кайнар сәламнәремне таңнан искән көчле җилләр белән җибәреп
калам.
Сәлам соңында үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне һәм
яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Минем тормышлар үзгәрешсез. Кайсыбер матур айлы тыныч төннәрне
үзеңә якын иптәш итеп тапшырылган мылтыгыңны (винтовканы) кулыңа
нык кысып тоткан хәлдә кайдадыр урман араларында постта үткәрергә туры
килә. Бу вакыт әйләнә-тирәгә карыйсың: бар да ят, тирән тынлык хөкем сөрә.
Бу табигать тынлыгын кайдадыр мәче башлы ябалакның сузып шыңшуы
гына боза. Югарыда зәңгәр бушлыкта тыныч ай йөзә. Фәкать ул гына, үткән
вакытларның истәлеге булып, үзенең сары нурларын тирә-як бушлыкка сибә
дә «хәзер син дә бу якларга килеп төштеңмени» дигән кебек тоела...
Хат көтеп, сагынычлы кайнар сәлам белән, Абдулла.
1940 елның 20 сентябре.
Сөеклем Рәхилә!
Мин хатымның башы белән сиңа күпләрчә кайнар сәламнәремне таңнан
искән җилләр белән җибәреп калам.
Сәлам соңында үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне һәм
яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Минем тормышларга килгәндә, күптән түгел общий итог булды. Нәтиҗә
«положительно», общий итог – 4,5 балл. Әгәр мөмкин булса, мин синнән
тагын бер әйбер сорар идем. Әгәр анда магазинда булса, алгебра дәреслеге,
1 нче кисәк, алгебра дәреслеге 2 нче кисәк, мәсьәләләр җыентыклары җибәрче.
Мин үземнең дәреслекләрне калдырган идем.
1941 елның 31 марты.
Саратов.
Сөеклем Рәхилә!
Мин синең соңгы хатыңны алып укыдым. Монысы өчен сиңа чын йөрәктән
зур рәхмәтләр белдереп калам.
Бу арада бездә элемтә юк. Чөнки үзеңә билгеле нинди вакыт икәнлеге.
Тормышлар әле Саратовта. Алышыну алдында тора. Бу хатны алгач, хат
язмый тор. Билгеле, бу минем гаеп түгел. Миңа ачулана күрмә, тормыш шулай
куша.
Шулай ук сиңа үземнең, начар булса да, фоторәсемемне җибәрәм. Истәлек
итеп. Инде ул күптән әзер иде. Үзеңнән хат булмагач, җибәрми тордым.
Хат көтеп, сагынычлы кайнар сәлам белән, Абдулла.
1941 елның 26 июне.
Саратов.
Сөеклем Рәхилә!
Мин хатымның башы белән сиңа яшьлек йөрәгенең нечкә хисләреннән
кайнап чыккан ялкынлы кайнар сәламнәремне таңнан искән көчле җилләр
белән җибәреп калам.
Сәлам соңында үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне һәм
сиңа яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Сөеклем Рәхилә! Мин синең 26 октябрьдә язган хатыңны менә бүген
22 ноябрьдә алып укыдым. Моның өчен сиңа меңнәрчә зур рәхмәтләремне, бик
шат икәнлегемне белдереп калам. Әгәр хат салганыңны күрмәгән булсам, миңа
хат салу читен иде. Аның сәбәбе: минем синең кайда икәнлегеңне белмәү. Сез
кайсы җирдә эшләсәгез дә, Буа аша кайтканда, Наратбашыннан кайтырга туры
килә. Ә инде Наратбашыннан кайтканда, синең торган квартира юл өстендә.
Кереп чыгарга күп вакыт алмас иде дип уйлап карадым.
...Минем тормышыма килгәндә, беркадәрле өлешен югарыда күрсәтеп
киттем бугай инде. Сиңа билгеле булганча, армия сафларында үтә. Шулай ук
инде, матур табигать кочагында түгел, бөтен Җир шарының кайгы ташкынында
гөрләгән моментларында үтә. Чөнки әнә шул гөрләгән тормыш ташкыны сине
чорнап ала да, эчендә тирән ташкын казанында кайната да, бәреп чыгара.
Минем Саратовта калуымның сәбәбе – училищеның постоянный составына
кертелүемдә, ә курсантлар переменный составта. Алар билгеле бер вакыт
укыйлар да икенче җиргә күчәргә тиешләр.
Иптәшләр белән элемтәләр юк. Фашист илбасарлары тыныч яшәгән совет
җиренә басып кергәннән бирле һичкемнең кайда икәнлеген белә алганым
юк әле. Шиһапов һичшиксез сугыш кырында катнашкан яки хәрәкәт итә. Ул
границада беренче көннәреннән үк катнашкан булырга тиеш...
Кайнар сәлам белән, кулыңны нык кысып,
Абдулла Буреев. 1941 елның 22 ноябре.
Син дә шулай сөясеңме
Чын якын дуслык белән?
Чын якын дуслык бетмәсен
Аерылып тору белән.
Сөеклем Рәхилә!
Мин хатымның башы белән сиңа үземнең яшь йөрәктән кайнап чыккан
ялкынлы кайнар сәламнәремне таңнан искән көчле җилләр белән Кызыл Армия
сафларыннан җибәреп калам.
Сәлам соңында үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне һәм
шулай ук сиңа яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Минем хәлләргә килгәндә, менә шулай элек тәкъдим язганымча, үзгәрешсез,
шул ук урында, Саратовта, II училищеда, Кызыл Армия сафларында үтә
бирәләр.
Сиңа билгеле булганча, җәйге һәм көзге көннәр инде үтеп киттеләр. Урамда
колакны туңдыра, колакны тотсаң, кул туңа. Салкын кыш көннәре килеп
җиттеләр.
Инде биредә күптән бөтен җир өстен ак кар каплады, дөресрәге, бөтен
табигать үзгәрде. Билгеле гадәт буенча сездә дә шундыйдыр инде. Ай,
монда ни әйтсәң дә, андагыга караганда кыш салкынрак, ә җәе кызурак һәм
тузанлы, комлы булып тоела. Шулай да бу салкыннар немец этләренә рәхәт
түгел. Бу шул Германиягә хас булган климат түгел. Алайса, бераз Россиянең салкын климатында кырылсыннар әле. Үлә торган кеше саламга тотынган
шикелле, салкыннан өшүләреннән куркып, киемнәре җитмәгәннәре күптән
инде җылы кыз-хатын киемнәре кия башлаганнар иде. Россия җирендә
казылган окопларыннан өшегән солдатларны эшелон-эшелон Германия җиренә
ташыйлар.
Менә минем тормышлар.
Үзегездә ничек? Үзегезнең тормышлар ничек үтәләр?
Хат көтеп, кайнар сәлам белән, кулыңны нык кысып,
Абдулла Буреев.
1941 ел, декабрьнең 13 көне.
Саратов, п/я 2/17.
1942 елның маенда Абдуллалар дивизиясе Көньяк-Көнбатыш фронтка
җибәрелә. Сталинград юнәлешендәге һөҗүмнәрне туктатырга тырышулар
барып чыкмый.
Яшүсмерләр, өлкән чырайлар
Ак яулыклар селкеп озатып калалар.
Фашист этләреннән газап күргән авыллар
Берсе артыннан берсе артта калалар.
Сөеклем Рәхилә, мин синең җибәргән хатларыңны Мәскәүдә алгач ук,
Мәскәүдән ул хатларыңа каршы, шунда ук җаваплар язып салган идем. Мин
ул хатларны Мәскәүдә язган булсам, ә бу хатны юлда язарга туры килә. Чөнки
мин кичә Мәскәүдән фашист илбасарлары тарафына – Украина якларына таба
чыгып киттем. Ә менә бүген инде Кызыл Армия тарафыннан азат ителгән
Совет районнары аша поездда барам. Бүген кичкә яки иртә белән инде мин
фронтовой линиядә булырга тиеш. Поезд шундый кызу бара, хәтта карандашны
кәгазь өстендә тоту мөмкинчелеге дә юк. Шуның өчен дә бу хатымны шушы
җирдә туктатып торам.
Бары исән яшә...
Абдулла
(иске адрес белән хат сал).
1942 елның 22 июне.
***
1942 елның июлендә Сталинград сугышының оборона чоры башлана.
Сталинград сугышында Абдулла турыдан-туры катнаша. 1942 елның
19 ноябрендә Көньяк-Көнбатыш фронтның танк берләшмәләре һәм пехотасы
һөҗүмгә ташлана. 20 ноябрьдә дошман оборонасы өзелә, гитлерчылар чигенә.
Абдулла, танкы белән дошман танкларын яндырып, батырларча алга
бара. Ләкин 1942 елның 2 декабрендә Тацинская станицасыннан ерак түгел
җирдә аның танкына ут каба. Иптәшләрен үлемнән коткарып, Абдулланың
бөтен тәне яна, аяк-куллары йөрмәс дәрәҗәгә килә. Сызраньга госпитальгә
кайтарыла. Яшәү белән үлем арасында калган Абдулла шушы вакыт Рәхиләгә
хатлар язудан туктарга уйлый. Япь-яшь кызга гарип егет кирәк булырмы
дигән сорау борчый аны. Тик тәне тазара башлауга, кулына каләмен ала...
Сөеклем Рәхилә!
Мин хатымның башы белән сиңа күпләрчә кайнар сәламнәремне җибәреп
калам.
Сәламем тәмам. Үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исән яшәнлегеңне
һәм үзеңә яшьлек тормышыгызда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Тормышта артык үзгәрешләр юк. 1943 елны Сызраньда каршыларга
җыенам. Җавапны түбәндәге адрес белән язарсың: Сызрань, Куйбышевская
обл., часть 150, Бурееву А.Ш.
Рәхилә, син минем үткән хаттагы үтенечкә көлеп карама. Мин бу хатта тагы
да көлкерәк үтенеч язам. Син ничек булса да, бер инә һәм җеп өстәп җибәрә
алмассыңмы?
Кайнар сәлам белән, Абдулла.
1942 елның 29 декабре.
Сөеклем Рәхилә!
...Минем тормышларга тукталганда, үткән хатымда язганымча, Волга
буйларында урнашкан шәһәрләрнең берсе булган Сызрань шәһәрендә
госпитальдә үтәләр. Уй дигән нәрсә билгеле инде: моннан тизрәк чыгу.
Үзеңнең тормышлар ничек? Быел кемнәрдә торасың? Буага еш барасыңмы?
Быел Вахитов мәктәбендә кем директор? Шәмси Шәмсетдиновның
(Вахитов мәктәбе директоры) кайда икәнлеген беләсеңме?
Килдуразга кайтканың бармы? Син Мәсхүдев Нәгыймне беләсең бит. Ул
кайда икән?
Хатым тәмам.
Хат көтеп, кайнар сәлам белән, кулыңны нык кысып, Абдулла.
1943 елның 18 феврале.
Сызрань.
1943 елның 31 марты.
Сөеклем Рәхилә!
Хатымның башы буларак, сиңа йөрәгемнең нечкә хисләреннән кайнап чыккан
сагынычлы кайнар сәламнәремне көнбатыштан искән таң җилләре аша җибәреп
калам.
Сәлам тәмам. Үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне белеп
һәм сиңа яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Сөеклем Рәхилә! Нинди зур шатлык, әгәр бердәнбер көткән кешеңнән көткән
хатыңны алсаң. Инде менә бүген миңа хат булмасмы икән дип торганда, синең 21
сентябрьдә язган хатыңны китереп бирделәр. Моның өчен сиңа миллионлаган зур
рәхмәтләр белдереп калам. Инде артык озын булмаса да, беркадәр атышларның
тынып торуыннан файдаланып, менә сиңа шушы хатны язып салырга булдым.
Канлы фронт юлларында югалмасам,
Гомерем буе сезне уйлармын.
Алсу таңның моңсу күкрәгендә,
Җырларыма кушып җырлармын.
Күкрәгеңдә булган чаткыларың
Гөлгә охшап шиңеп сүнсәләр,
Ул вакытта инде, сөеклем,
Кемнән өзелеп хатлар көтәрмен.
Минем сагыну хисе синдә булса,
Тиз-тиз итеп хатлар язарсың.
Күтәренке түгел, яшьле күңелле
Буреевның серен аңларсың.
Син әйтсәң дә мине: «Ул еракта,
Кайтмас инде, кире әйләнеп».
Вәгъдә итеп кыстым кулларыңны,
Тиң килешкән якын кеше итеп.
Күгәрченнәр ничек гөрләсәләр,
Без гөрләрбез алгы таңнарда.
Йөрәгебезгә тулган вәгъдәбез
Чәчелмәсә тирән ярларга.
1943 елның 31 марты.
Сөеклем Рәхилә!
Хатымның башы буларак, сиңа йөрәгемнең нечкә хисләреннән кайнап чыккан
сагынычлы кайнар сәламнәремне көнбатыштан искән таң җилләре аша җибәреп
калам.
Сәлам тәмам. Үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне белеп
һәм сиңа яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Сөеклем Рәхилә! Нинди зур шатлык, әгәр бердәнбер көткән кешеңнән көткән
хатыңны алсаң. Инде менә бүген миңа хат булмасмы икән дип торганда, синең 21
сентябрьдә язган хатыңны китереп бирделәр. Моның өчен сиңа миллионлаган зур
рәхмәтләр белдереп калам. Инде артык озын булмаса да, беркадәр атышларның
тынып торуыннан файдаланып, менә сиңа шушы хатны язып салырга булдым.
Сөеклем Рәхилә! Син ачуланма инде, ник ике юл белән генә җавап
кайтардың дип. Чөнки моңа мөмкинлек юк.
Минем тормышка тукталганда, артык үзгәрешләр юк. Моннан алда язып
үткәненчә үк. Әлбәттә, танкистның фронтовой тормышы артык ук җиңел
түгел. Но ничего. Үзеңнең тормышлар ничек, нинди яңалыклар бар? Мин
бер әйбер сорар идем. Минем белән бергә укыган Мәсхудев Нәгыйм турында,
Галәфетинов Тәлгат турында ни беләсең? Хәзер кайда алар? Салихова кайда?
Мин хәзергә шул җирдә туктап торам. Бу хатны алу белән үк хат язып сал.
Хат көтеп, фронтовой кайнар сәлам белән,
күкрәгемә нык кочып, кайнар иреннәреңнән үбеп, Абдулла.
1944 елның 16 октябре.
Польша.
Сөеклем Рәхилә!
Яңа елда яңа бәхетләр белән!
Хатымның башы буларак, сиңа яшьлек йөрәгемнең нечкә хисләреннән
кайнап чыккан сагынычлы кайнар сәламнәремне көнбатыштан искән таң
җилләре аша җибәреп калам.
Сәлам соңы буларак, үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне
белеп һәм сиңа яшьлек тормышыңда, эшеңдә зур уңышларга ирешүеңне теләп
калам.
1945 ел белән тәбрик итәм һәм бу елны зур уңышлар белән каршы алып,
шатлыклы көннәреңне теләп калам.
Сөеклем Рәхилә, минем тормышларга тукталганда, хәзергә артык
үзгәрешләр юк. Моннан алда язганымча, фронтовой тормыш.
Үзеңнең хәлләрең ничек? Нинди яңалыклар бар?
Минем бу хатны алу белән хат язып сал.
Хат көтеп кайнар сәлам белән, кайнар иреннәреңнән үбеп, Абдулла.
1945 елның 1 гыйнвары.
«Хеттида» бүген бәйрәм –
Күтәргәннәр анда җиңү байрагын.
Шул вакытны ... байрагыннан
Язам, бәгърем, сиңа кайнар сәламем.
Сөеклем Рәхилә!
Менә шулай итеп яз айларының беренче ае булган, җиңүләрне якынайткан
мартка аяк бастык...
1945 елның 3 марты.
Сәлам ерак Германиядән!
Сөеклем Рәхилә!
Синең җырың җырлаганда,
Өмет белән алга чаптык без.
Өмет алдамады, дошман чыдамады –
Җиңүләр белән кайттык без!
1945 елның 9 июне.
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев