Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Сибгат Хәкимнең Рәдиф Гаташка язган хаты

Мин әле һаман синнән нидер көтәм, синең мөмкинлекләреңне күреп торам, хисләр бер үзенең эзенә төшәр. Аңа-моңа карамыйча яза бир.

Рәдиф дускай!
Мине эзләнүчеләр беркайчан да куркытмады. Ә менә эзләнмәүчеләрдән, үзен
бик тиз табып, җиңел-ансат табып, әзер сукмактан – кеше салып биргән сукмактан
йөрүчеләрдән, барысыннан да канәгать булып, күптән табылганнардан канәгать булып
яшәүчеләрдән куркам һәм аларга ышанмыйм.
Китабың да бит «Диңгез эзлим» дип атала, яртысы эзләнү шигырьләреннән тора.
Мин моны табигый саныйм. Минем сизүемчә, синең көчең җиргә, халык җанына
тоташкан хисләрдә, конкреттан гомумиләштерүдә. Беренче тапкыр син шулай чыктың,
беренче шигырьләр, беренче җыентык шул ягы белән хәтердә калган. Мин үзем синең
шул сыйфатың киләчәктә көчәер дип өмет итәм. Синең җирлегең нык дип уйлыйм.
«Һенрих Һейне белән сөйләшү» әйбәт. Син табынган Һейнены Германия язмышы зур
иткән бит! Авырганда, Тукайны искә төшерүең дә ошады. Кызык: кеше авыр хәлдә
Тукайга әйләнеп кайта...
«Диңгез эзлим»дә миңа ошаган шигырьләр шактый. «Әллә бик тугры түгелбез»,
«Кайларда йөрмәдем», «О, күңелнең көче», «Лениза» һ.б.
Кыскасы, мин әле һаман синнән нидер көтәм, синең мөмкинлекләреңне күреп
торам, хисләр бер үзенең эзенә төшәр. Аңа-моңа карамыйча яза бир.
Мине белгәннәргә сәлам әйт.

Сибгат Хәким.

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев