Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Разил Вәлиевның Рәдиф Гаташка язган хаты

Рәдиф агай! Хатың алдым. Деловой киңәшләрең һәм Рәфкатькә ярдәм кулы сузуың өчен рәхмәт!

28 июнь, 1966 ел
Ташлык


Рәдиф агай!
Хатың алдым. Деловой киңәшләрең һәм Рәфкатькә ярдәм кулы сузуың өчен рәхмәт!
Мин исән. Монда җилләр начар исә әле. Саф һава сулый-сулый, кызына-кызына,
тирләп эшләргә кайткан без ярлы шәкертләргә бик уңай түгел. Күзачкысыз тузан да
тузан. Китапка язылмый торган сүзләр ычкындыра-ычкындыра, Алланы каргап тик
ятабыз. Бер юньле эш тә кырган юк. Менә бер-ике көннән шабашкага чыгып китәм.
Казанга әзрәк көрәеп килеп булмасмы?..
Иштирәккә еш барам. Г.ны сирәк күрәм. Чыкмый, каһәр. Артыннан егетләр
калмыйча йөриләр. Туйдырып бетерделәр инде, бәйләнәләр дә бәйләнәләр дип әйтә,
ди. Хәзер шуңа кич чыкмыйм дип әйтә, ди. Фотога төшерермен аны.
Синең китап кайтып җитә алмады монда. Казанда алып бетергәннәрдер. Мин ун
данә таптым аны, Казаннан. Сиңа кирәк булыр, җибәрәм.
«Татарстан яшьләре»ндә минем ике шигырьне чыгарганнар. Равил сүз башы язган.
Егермеләрендә Казанга барып кайттым. Фәритләр Минзәлә районына коровник
җиткерергә киткәннәр. Район газетасында минем тәнкыйть мәкаләсен басканнар.
Хәниф ничава гына тәэсирләнгән.
Иштирәктә сине бик яратып искә алалар. Рәфкать синең китабыңдагы барлык
шигырьләрне, Әнисә, Әминә 5-6 шигыреңне яттан беләләр. Төне буе алмаш-тилмәш
сөйләп йөриләр. Әй, бер көнне бик кызык булган әле. Габделхәй урам буйлап китеп
бара икән. Юлда Г. очраган да моңа исәнләшү урынына «мияу-мияу» дип әйтә, ди.
Габделхәй шаккаткан. Нишләсен, сынатасы килмичә, бу да «мияу-мияу» дип киткән
инде. Юл буе уйлап кайткач кына башына җиткән Габделхәйнең. Г. синең «мияу-
мияу»ыңны отып калган икән ул. Вәт шул.
10 көнләп элек Ә.Авзалова концерт белән килде. Әзәл Яһудин синең «Ирләр
булыйк!» шигырен укып йөри. Шәп!
Ярый, хәзергә саубуллашып торыйк. Рәшит һәм Рәфит абыйларга,
үзеңә сәлам белән, Разил.

 

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев