Нурихан Фәттахның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Менә шундый «төртелүләр» күп очрый китапта. Әгәр син шуларны җиңә алсаң, шигырьләреңне тулысынча татар теленең эчке законнарына буйсындыра алсаң, минемчә, син тагын да югары күтәрелә алыр идең.
май, 1972 ел.
Казан.
Равил дус!
Күп итеп сәлам сиңа Казаннан. Мин синең китабыңны алдым. Апрельдә Ялтада
ялда булдым, Казанга 30ы гына кайттым. Шуңа күрә менә хатны да сиңа соңлап
язам. Зур рәхмәт сиңа, дустым. Мин синең шигырьләреңне калдырмый укып барам.
Җыентыгыңа басылмаганнары да кергәндер әле дип уйлыйм һәм тәмләп-тәмләп кенә
укып чыгармын әле барысын да дип өметләнәм.
Май бәйрәме, яз бәйрәме котлы булсын. Үзеңә, шулай ук хәләл җефетеңә, Алмазга
миннән янә күп сәлам. Шулай ук андагы, Әлмәттәге каләмдәшләргә дә сәлам...
Нурихан абый дип белерсең.
5 июнь, 1972 ел.
Казан.
Равил дус!
Сәлам сиңа Казан дигән илләрдән. Мин синең китабыңны күптән үк укып чыккан
идем инде. Укып чыккач та, хат язармын сиңа дип уйлаган идем. Ләкин безнең
наданлык шулкадәр көчле, без хәзер хат язуны да онытып барабыз.
Кичә «С. Татарстан»да синең яңа шигырьләреңне укыгач, менә бүген, ниһаять,
вакыт таптым.
Баштарак фикерләрем күп кебек иде, хәзер менә бераз тоныкланды тәэсирләр.
Шулай да кирәген генә җыеп әйтә алам. Миңа синең шигырьләреңдә фикер, фәлсәфәң
ошый. Син моңсыз бала түгел. Син – моңлы бала. Борчыла торган бала. Дөньяны
чынында менә шундый борчыла, омтыла торган кешеләр этәреп баралар. Бу инде
мәгълүм нәрсә. Җанлы, фикерле, философ шагыйрь укучы күңелен тәрбияләүдә
бик зур эш эшли ала. Монысы да мәгълүм нәрсә. Гәзит теле белән әйткәндә, бу
гражданлык дип атала. Син – татарның бер патриоты, гражданины, бу инде күпләргә
мәгълүм нәрсә. Мин синең шигырьләреңне калдырмый укып барам. «Яр буенда»
дигән шигыреңне әллә укымаганмын элек, әллә укып та оныткан булганмын. Миңа
бик нык тәэсир итте әле ул.
Дәрдемәнднең «Кораб»ын хәтерләтте. Яңадан-яңадан укып карадым. Чыннан
да, тирән мәгънәле. Әдәби эшләнелеше дә шәп. Кайбер шигырьләрең шушы «Яр
буенда» кебек җырлап тора. «Җырлап» дигәнне син «такмак сыман» дип аңламассың
дип уйлыйм. Мин ритм, рифма турында сүз кузгаткач, кайберәүләр мине шул
такмаклыкка өнди диебрәк гаеплиләр (дип әйтимме). Юк, мин такмак белән җырны
гына аерам.
Мин төрле ритмлы шигырьләрне кабул итә алам. Ләкин мине беркайчан да килделе-
киттеле шигырьләрне, билгеле бер калыпка салынмаган шигырьләрне генә «кабул итә»
алмыйм. Ярар, «мин»не калдырып торыйк. «Син»гә килгәндә шул: синең әле шигырь
формаң чарланып, «формалашып» җитмәгән дигән тәэсир кала, дустым Мокамай.
Сиңа телнең серенә, җелегенә төшәргә кирәк. Сиңа шигырьнең ритмын туктаусыз
җайларга, шомартырга, камилләштерергә кирәк. Юкса әйбәт кенә агып барган бер
җирдә көтелмәгән берәр нәрсәгә барасың да төртеләсең яисә берәр нәрсәне аңламый азапланасың. Мәсәлән, «Ә син исә мине җыйсаң, тезәнлекләп җыймассың, яме!»
дигәндә, «тезәнлекләп» сүзен аңламый азапланам. «Аңламыйм» дип әйтәсе дә килми
күңелдән, шуңа да аңламыйм. Әгәр мондый диалекталь сүз контексттан аңлашылса,
аның бер зыяны да юк, билгеле. Мин үзем дә андый ят сүзләрне куллангалыйм. Ләкин
шигырь проза түгел. Шигырь бик нык сайланган сүзләрдән коела. «Ә син исә» дигәндә
йә «ә», йә «исә» артык. «Исә» «ә» мәгънәсен бирә. «Ә» «исә»дән башка да тиешле
мәгънәне әйтә ала.
Менә шундый «төртелүләр» күп очрый китапта. Әгәр син шуларны җиңә алсаң,
шигырьләреңне тулысынча татар теленең эчке законнарына буйсындыра алсаң,
минемчә, син тагын да югары күтәрелә алыр идең. Әгәр менә кытыршылыкларыңны
«руслашуны» (русча уйлап язуыңны) җиңә алмасаң, гомергә Әнвәр Давыдов булып
калу куркынычы бар. Бит Ә.Давыдовның да фикерләре шәп иде, философ иде, ләкин
ул беркайчан да диярлек татарча яза белмәде.
Тагын шуны әйтәм: миңа синең «тарихи лирикаң» бик ошый. Мин үзем тарихчы
буларак белгеч түгел. Тарих белән кызыксынган кешенең тамырлары тирән була. Аны
бернинди җил-давыл да як-якка авыштыра алмый.
Ярый, Равил дус. Мисаллар азрак булды. Шулай да минем әйтәсе килгән фикерне
аңларсың дип уйлыйм.
Сәлам белән, Нурихан агаң.
1988 ел.
Равил Фәйзуллин энекәшем!
Бик ашыгыч рәвештә мин сиңа шушы куянны9 хәбәрче итеп җибәрәм. Син
Фәйзуллиннар династиясендә атаклы Равил, куяннан хәбәр алгач, тиз-тиз арада
«Татарстан» ресторанына кил. Анда үзара гына койрык, ягъни данлау, мактау, тост
өләшү булачак. Хәер, куян сүзенә бик ышанма, ул үзе койрыксыз калган. 24 октябрьгә
кичке 6 га килеп җитсәң ярый. Үзең беләсең, хәзер беркемнең дә озын койрыклы
буласы килми, данлау, мактау, тост булса, шул җиткән. Үзең белән койрыгың – сөекле
хатыныңны алып кил. Ике урын сезнеке.
Сәлам илә Фәттах бабаң.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев