Нурия Измайлованың Рәдиф Гаташка язган хатлары
Исәнме, Рәдиф! Сәлам белән, Нурия. «Казан утлары» тәки килде. Укыдык минем шигырьләрне, ошады. «Унбер җәлилче» белән «Утыртасы иде...» өчен асубо рәхмәт: мин аларны берәү дә бастырырга теләмәс дип уйлаган идем, ташка басылгач, ару гына булганнар тагы. Тик минем ир «Унынчы җыр»га бәйләнеп йөри.
22 февраль, 1980 ел
Мәскәү
Исәнме, Рәдиф!
Сәлам белән, Нурия.
«Казан утлары» тәки килде. Укыдык минем шигырьләрне, ошады. «Унбер җәлилче»
белән «Утыртасы иде...» өчен асубо рәхмәт: мин аларны берәү дә бастырырга теләмәс дип
уйлаган идем, ташка басылгач, ару гына булганнар тагы. Тик минем ир «Унынчы җыр»га
бәйләнеп йөри. Аның бер танышы бар, ярым татар, ярым мари, аларның институтында
эшләгән, әле пенсиядә. Ул да «Казан утлары»н ала. Минем шигырьләрне укыган да
Вилләрнең лабораториясенә шалтыраткан. «Вил с женой живёт? – дип әйтә ди. – Я прочёл
стихи его жены, очень грустные, очень печальные, неужели она с ним несчастна?» – дип
әйтә ди. Лабораториядәге хатыннар Вилгә әйтеп биргәннәр. Хәзер минем ир куркып йөри
инде, авылда да укырлар да шулай дип әйтерләр дип. Шаярып кына, билгеле.
Бик зур рәхмәт сиңа. Тик киләсе ел өчен өр-яңа шигырьләр язылмый бит әле.
Журналга китапка керәсе шигырьләр дә ярыйдыр инде; басылмаган булгач, барыбер
яңа бит. «Азат хатын»нан хәбәр юк әле. Мансур да язмый, аның журналы барып
чыкмадымы әллә? Мескен, бик кайгырыр инде барып чыкмаса. Күрсәң, сәлам әйт.
Миңа хат язсын. Күке язмый. Шәүкәт Галиевка хат яздым әле сорашып, бәлки җавап
бирер. Шулай инде ул, читтәге кешене кем уйласын.
Монда хәзер яз исе килә. Гадәттәгечә, болытлы, тик икенче төрле. Эч пошкан
чаклар еш булса да, яз яз инде, күңел дә күтәрелеп китә кайчак. Ялгыз гына, тыныч
кына йөреп ятам шунда. Шигъри фикерләр килә дә китә, килә дә китә... Хәтерем юк
бер дә. Соңгы вакытта әллә нинди сагыну хисләре: Уфаны, Казанны күрәсе килә,
гомер үткән җирләрне бер әйләнеп чыгасы килә. Әллә картлык галәмәте, әллә үләр
вакытым җитә инде, тәүбә-тәүбә...
«Казан утлары» ничава чыккан. Тик сезнең корректорларыгыз бик начар, әй,
һәрвакыт хата тулып ята. «Чиләк» урынына «җиләк» дисеңме, «мастер» урынына
«мистер» дисеңме... Күп. Нишләп журналыгызның тиражын арттырмыйсыз? Кешеләр
ала алмый интегә, ә сез 6 миллион татар халкына 100 мең дә тираж ясамыйсыз.
Мәскәү үз урынында бугай. Центрга барганым юк. Безнең тирәдә ару, тыныч кына.
Марҗалар белән талашкалыйм. Бүген дә бер торгашка бер татар әбиенә бәйләнеп
тора, шуның белән әрләшеп кайттым әле. <...> Ярый, сүгенә башладым бугай. Сау
бул. Семьяңа сәлам.
Нурия.
***
6 декабрь, 1982 ел
Мәскәү
Саумы, Рәдиф!
Күп сәлам белән, Нурия.
Хатыңны алган идем, зур рәхмәт. Үзем әллә нишләп хат та язмыйм соңгы вакытта.
Кәеф тә юк, чирләбрәк тә торам. Апатия, халтура, ялкаулык һ.б. Үземнән бигрәк
канәгать түгелмен. Бернәрсәгә дә сәләтем дә юк, бер җирдә дә урын тапмыймын, ә
гомер үтеп китте дияргә була. Язганнарымны күрәсем дә килми, кеше ничек укыйдыр
шуларны. Кешеләрнекен укып та тәм вә ямь тапмыйм. Яшьлек үтү шушы икән.
«Ашның тәме, тормышның яме калмый», – ди иде минем нәнәй, хәзер әнкәй шулай
ди, инде миңа чират. Мин алардан иртәрәк картаям, ахры.
Көннәр дә шундый – гел болыт, гел салкын. Ни кыш, ни көз. Күзләрне иркәләрлек
бер генә күренеш тә юк. Кешеләрнең йөзләре дә, сүзләре дә канәгатьсезлек, зарлану,
акча, чүпрәк-чапрак мәшәкате тулы. Кайда ул безне алдап, дөньяга китергән
«прекрасная жизнь»? Алдадылар барысы да: Алласы да, патшасы да.
Союзга расладылар. Инде билет кына аласы калды бугай. Бер шатлык та юк. Өч
ел ярым буена сузылгач, нинди шатлык калсын? Кешене «выжатый лимон» ясап
бетермичә, бер шатлык та бирмиләр. Нигә шулай кыланырга инде? Лаек булса – ал
кешене, лаек булмаса – алма. Имеш, ул ярты гомерен аптырап уздырырга тиеш:
кичәмме сират күперен, кичмимме дип. Ух, ачу килә!!!
Ярый, үзең турында яз. Риммага сәлам.
Нурия.
***
15 ноябрь, 1984 ел
Мәскәү
Саумы, Рәдиф!
Сәлам белән, Нурия.
Бүген Маратның эштә утыра торган көне. Әле аңа шалтыраттым да сиңа хат язам.
Мин синең үтенечеңне үти алмадым, әй. Марат әйтә: «Свободного экземпляра нет», –
ди. Беренче экземпляр архивта ди, үзләре бастырганның икенчесе «у художественных
редакторов» ди (нишләптер). Кайбер шигырьләрне табарга булыр иде, «нужно долго
копаться, конец года, много срочных дел» һ.б. «У него всё нормально, скоро сам
увидит» – ди. Кермәгән шигырьләреңне ничек тә алып җибәрермен мин сиңа, «отложим
до следующего раза», – ди. Баргач, үзем булса да карап алырмын. Аларның азапланасы
килми инде. Минем дә тәрҗемәчегә ярты кулъязма гына бирелгән, калганын һаман
җибәрмәдем әле. Менә яңа ел башлансын да, үзем барып алып җибәрермен димен.
Шунда синекен дә алырга тырышырмын.
Үзегездә ни хәлләр? Быел Мәскәүдә күренмисең.
Язасыңмы?
Минем малайның тагын пневмония (инде өченче тапкыр) булды. Инде бакчага
йөртмәскә уйладык. Яңадан өйдә. Миңа иреккә чыгарга язмагандыр инде. Аның белән
язып та булмый бит ул. Әзрәк проза язгалыйм шунда. Әнә Солтан ару дигәч, күңел
күтәрелде әле. Аның нидер җитми дигәнен аңлыйм, профессионализм җитми. Аннан
соң прозаны ашыгып язам мин, шулкадәр күп язарга кирәк, чыдамлыгым җитми кат-кат
уйлап, төзәтеп утырырга. Бальзаклар, Дюмалар шикелле – утырам да шатыр-шотыр
машинкада... Черновик язарга әлеге дә баягы түземлелек кайда?
Үзеңнең язып караганың бардыр инде. Бик серьёзный, сабыр кеше кирәк прозага.
Семьяң исән-саумы? Сәлам әйт. Малайларга да сәлам.
Ярый, хәзергә сау булып тор. Уңышлар телим.
Нурия.
***
1 июль, 1985 ел
Мәскәү
Саумы, Рәдиф!
Күп сәлам белән, Нурия.
Син ул шигырьләрнең үзеңә ошаганнарын гына сайлап ал, калганы калсын. Мин
бит сиңа яңа язганнарны җибәрәм, вакыт сынавын үтмәгәннәрне, алар шулайрак була
инде... Яз язылганны көз алып карасаң, таманга килә дә соң, авылга кайтып киткәнче
җибәрим дип ашыгып ташлаганмындыр. Үзең беләсең, кайчак кемгәдер укытасы да
килә, ә мин кемгә укытыйм: ир белгеч түгел, ә публика монда тегеләйрәк...
Син ул кадәр пессимист булма – Толстой Шекспирны яратмаган бит әле, ни әйтсә дә,
без – профессионаллар, бер-беребезнең язганыннан кимчелек табуыбыз гаҗәп түгел.
Юк, субъектив караш кына дияргә җыенмыйм, синең миңа доброжелатель икәнеңне
дә, поэзияне аңлавыңны да беләм, тик «акыл сату, күп белү» дигән бәяне аңлап
бетермим: фикер әйтергә тырышкан теләсә нинди әйберне дә шулай квалифицировать
итәргә була бит. Акылны ул кадәр начар нәрсә дип әйтмәс идем мин. Кем ничек, мин
үзем әдәбиятта акыл, фикер, фәлсәфә булырга тиеш дип саныйм. Һәм аларны эт тә
төшенә алмаслык итеп «образга төреп» яшерүне дә кирәк санамыйм. Ә болай «образ
юк» диюең турында уйланырга кирәк кебек: миндә образ ягы, чынлап та, ярлырак,
чамасын белгәндә, анысы – әйбәт нәрсә.
Дөресен генә әйткәндә, поэзиядә бутала башладым мин: тәмам аптыраш,
кешенекендә дә, үземнекендә дә. Матбугатта күренгән шигырьләрне укып карасаң,
шаккатмалы: шигърият шушы микән соң әллә дип икеләнә башлыйсың... Дөрес,
икеләнү тудырмаганнары да бар арада, сүз дә юк. Тик күбесе!.. Ә үземнекеләр
белән тагын шулай: Казанда (шул исәптән, «Казан утлары»нда да) кире кагылган
шигырьләрне русчага тәрҗемә итәләр – әллә күпме подстрочник арасыннан нәкъ
шуларны сайлап алып; мактыйлар да әле! Ахыры ничек булып бетәр, билгесез, әле
ничек булганын гына әйтәм. Ни хәл итәсең, абсолют дөреслек, әлеге дә баягы, юк!
Бик кыен шул хәл! Булса иде ул!
Акыллы кешеләрнең сүзен тыңлап, үз башың белән хәл итәргә – шул гына кала.
Ә «безнең хаталарны кабатлау» хакындагы сүзеңнең кем турында, ни турында
икәнен белеп бетермим. Шуны гына әйтәсе килә: ул яктан мине «яхшы саклыйсыз».
Күп кенә шигырьләрне (Казанда чыккан) укып карыйм да: «моны мин язсам, басмаслар
иде», – дим. «Что дозволено Цезарю, не дозволено быку» диләрме әле? Минем
бәхетсезлегем дә, бәхетем дә шунда. Шигырьләрем мүкләнеп беткәч кенә чыга (йә
чыкмый), шуңа күрә «ашыгып» язсам да, матбугатта чыкканчы «уйланырга» вакыт
күп кала. Ел саен китап чыгаручы түгелмен, үзең беләсең.
Китап дигәннән, теге «Алтын тарак» ару чыккан, тик берничә урында бозганнар,
бигрәк тә «Табигать-Ана кочагында»ны. Сибгат Хәким, чынлап та, хат язган иде.
Алай «үстерергә кирәк» дигән сүз күрмәдем, ни турында соң ул, нәрсәне үстерергә?
Сиңа тагын бер кат рәхмәт йокыдан уяткан өчен. Мөгез терәп, үз позицияңдә генә
торырга кирәк дип санамыйм мин, кешене дә тыңларга кирәк (кешесенә карап).
Фәизнең яшел тышлы китабында сине тискәре булмауда гаепләве белән килешә
алмыйм. Чама белергә кирәк – шул гына, нишлисең, ак һәм кара төс юк. Юк, мин үз-
үземә каршы килмим, яхшы белән начарга аеру мөмкин түгел димим, тик аның өчен
(киңәшләргә дөрес бәя бирер өчен дә) үз дәрәҗәң югары булырга тиеш. Менә шул
хакта баш ватам – дәрәҗә җитми, дәрәҗә (уровень)...
Үзебез ару. Малай бер атна бүлнистә ятып чыкты – ангинадан соң абсцесс булып,
шуны кистеләр. Вилнең эше һаман бетми, авылга кайтып китә алмыйбыз. Шушы
арада бер якка булырга тиеш инде.
Синең, нәрсә, кәефең начар? Менә дигән япь-яшь, чип-чибәр егет әле син! Танавыңны
төшермә. Әнкәй әйткәндәй, Ходай исәнлек бирсен, башкасы чукынып китсен.
Күп яза торгач, ручканың карасы да бетте.
«Казан утлары»ның май саны килде. Укырга бернәрсә юк, әй. Ну, чыгарасыз хәзер
журналны! Ярар, син бу теманы өнәп бетермисең.
Римма исән-саумы? Сәлам әйт. Мәскәүгә килсә, керсен, бер дә күренми.
Ә син ул кадәр бетеренмә.
Ярый. Хуш, сау бул.
Белгәннәргә сәлам.
Нурия.
Нурия ИЗМАЙЛОВА
"КУ" 06, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев