Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Наҗар Нәҗминең Рәдиф Гаташка язган хатлары

Минем шигырьләрне шул көенчә, шул тезмәдә җибәрсәгез иде. Карарсыз. Үземә ошаганнары да бар шикелле, шуны сизәм: картаям булса кирәк. Ошамаса, «картлачка ярамаганмы» диебрәк әйтерсез.

Наҗар Нәҗми хатлары
26 сентябрь, 1977 ел
Уфа
Рәдиф!
Бу хатымны «Татар Башкортстаны», ягъни «Кызыл таң» газетасы редакциясендә язып
утырам. Җомга көнне сезгә дигән шигырьләрне машинисткага биргән идем, ул басып
утыра, ә мин сиңа хат язам – димәк, тунны якмаска булдым: «Дөнья матур, дөнья киң...»
Бер сәгать элек кенә шул шигырьләрне җибәрер өчен сиңа таныш урмандагы өйдән
кайттым. Кайтуга, өстәлдә – «Казан утлары», №9. Шигырьләреңне күрдем, монда
йөгерү сәбәпле, укый алмадым, соңрак укыйм.
Минем шигырьләрне шул көенчә, шул тезмәдә җибәрсәгез иде. Карарсыз. Үземә
ошаганнары да бар шикелле, шуны сизәм: картаям булса кирәк. Ошамаса, «картлачка
ярамаганмы» диебрәк әйтерсез. Ничегрәк бирергә уйлыйсыз? Сурәт кирәк булса, «Азат
хатын»нан алыгыз. «Азат хатын»да «нигә?» дисәләр: «Аңа 60 тула бит», – диярсез.
Алар да белсәләр, эчне тишмәс, белмәсәләр, белеп булмый, үпкәләп тә куярлар.
Шигырьләрне эшеңә җибәрәм, ә хатны – өеңә. Серләшү өйдә күбрәк була бит.
Тагын нәрсә? Башкача язар сүзләрем дә юк шикелле.
«Иблис»не алып-алып (кулдан-кулга) укыганнар. Тәбрик итүчеләр булды, ә
кайсыбер зур шагыйрьләргә дә ошаган, ләкин сүз әйтергә түбәнчелек итеп саныйлар
булса кирәк. Мин, имеш, аны важный бер әйбере өчен тәбрик итмәгәнмен. Ә ул әйберне
тәбрик итәрлек санамаган идем.
Менә сиңа бер «яңалык». Мондый яңалыкны өйгә генә язарга мөмкин.
Кочаклап, Наҗар абыең.
P.S. «Аз и Я»ны укыйм. Өйдә, вагонда. Казакъ инәләрен эшерә бит! Миннән соң
Байбурин укыйм, ди. Аннан соң кайтарырмын. Кайтарыргадыр бит?

***
22 ноябрь, 1981 ел
Ессентуки
Рәдиф энем!
Санаторийга үзең килгәнче үк, хат килеп көтеп торса, бик күңелле икән. Рәхмәт!
Иң мөһим хәбәрем – Сибгат агай юбилее. Шуны конкретрак хәбәр итә алсаң, бик
хуп булыр иде, чөнки мин 20 декабрьдә өйгә кайтып җитә алам. Путёвканың срогын
үзгәрткәндә, мин аңа – юбилей булачагына игътибар иткән идем – ул 24 декабрьдә
туган булса кирәк. Һәм туган көнне алдан үткәрмиләр иде бит. Минем уйлавымча,
24-25ләрендә булырга тиеш. Монда мәсьәлә театр бинасы белән бәйледер, әгәр
дә анда үткәрсәләр. Ничек булса да, мин кайтып җитәчәкмен, тик чакырыламмы,
юкмы – анысын белә алмыйм. Алдан әзерләнү турында (әгәр дә чакырылганымны
белсәм) Союзга хат та язар идем.
Шуның өчен, Рәдиф, син окончательно барысын да бел әле. Бу – бер.
Икенче: Гомәр ага Бәшировның адресын җибәрче – күңелдән белмим.
Барсам-нитсәм, очрашу һәм башкалар хакында. Юбилей вакытында ул реаль
булмас шикелле. Ике көймәнең койрыгын тотып булырмы икән? Теге көймә дә зур
бит – Сибгат Хәкимне әйтәм. Ул койрыкны тотып чыдап булса, бик шәп булыр иде.
Ярый, күз күрер, исән булыйк, киңәшләшербез.
Сибгат агайга барганда, кулъязма да алып барырга иде исәп, чөнки Туфан аганы
җирләгәндә, минем калын гына китапны чыгару турында сүз булды. Ул сүз СССР Язучылар
съезды вакытында да барды. Шул китапны машинисткага басарга бирергә онытып китеп
барганмын. Әй, үзем дә җебегән инде. Берәү булса, әллә кайчан әзерләп җибәргән булыр иде.
Монда килә-килә ял иттем. Күңелдә буран дулавы дәвам итә. «Поэзия!.. Һиннән
каскым килә...» дигән шигырь язасы килә. Үзем өчен генә, әлбәттә. Күңел урынына
утырып, бер-ике шигырь яза алсам, һәйбәт булыр иде.
Нүжәли барып чыкмас икән – С.Х. тәгаенләгән әйберне әйтәм2. Бер өметләндергәч,
бик авыр була бит әле. Юк, күңел булырына ышана. Иң зур сәбәбе: «берне бирдек
бит» дип әйтүләре бар. Җиһанов алды бит. Белмим тагы.
Гасыр башындагы поэзия турындагы фикерләрең бик шәп. Тукайлар, Бабичлар
рухы... «Поэзия! Һиннән каскым килә...» әнә шуңа бәйләнгән. Язылса, шигырьне
җибәрермен әле. Хәзергә су эчәргә киттем. Хатны да юл уңаена салам. Сизәм: синең
хатларың утлы, хисле, тойгылы, фикерле. Күбрәк поэзия хакында язасың, ә минекеләр
төрле гадәти хәбәрләр белән тулы. Көне шундыйдыр. Шундый хатларың өчен рәхмәт.
Берәр вакыт мин дә синнән калышмам әле.
Сәлам белән, Наҗар абыең.

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев