Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Фатих Хөснинең Равил Фәйзуллинга язган хаты

Рига култыгында диңгез ярында айга якын яланаяклап чабып йөреп, аяк ходка китте, баш эшләүдән туктады. Менәтерә хикмәт!

5 август, 1972 ел.
Казан.
Рига култыгында диңгез ярында айга якын яланаяклап чабып йөреп, аяк ходка
китте, баш эшләүдән туктады. Менәтерә хикмәт! Хәзер шуның киресен эшләү өчен
тырышырга кирәк инде. Шулай киреле-морылы эшләп үтә «яшь» гомер! Зарлана бу
дип шигырь яза күрмә тагы!
Китабыңны һәм аңа өстәп әйткән ихтирамлы сүзләреңне алдым. Зур рәхмәт. Матур
чыккан, оформление турында сүз.
Актарып чыктым, кайберләренә шул арада күз дә салдым – эчендә матурлары
чагыштырмаслык күп булса кирәк. Тауга таба бара синең эшләр! Әйдә, шулай алга
таба да дәвам итәр аякларыңа, бигрәк тә башыңа Хода мәдәт бирсен!
Сәлам һәм хөрмәт белән,
Фатих Хөсни.

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев