Азат Зыятдиновның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Бик теләп, үзеңә хат язам, тагы да яратып калдым, уйлар тәңгәл килә кебек. Рәхмәт килүеңә, үз эшләреңне җиренә җиткереп, матур итеп башкаруыңа. Бергә үткәргән минутлар үтеп баручы 1984 елның кадерле хатирәләре булып калсыннар.
31 октябрь, 1984 ел.
Түбән Кама.
Равил дус!
Тормыш әйбәт, күңелдә Сиңа карата булган хисләр дә матур, шуңа үзеңә бер хат
кисәге дә озатырга булдым.
Безнең Рахмайга да 50 тулды бит. Рәхмәт Сибгат агага, матур итеп язып чыга алды.
Чыннан да, аның халык өчен тырышлыгы зур. Шул эшләре өчен рәхмәт йөзеннән ноябрь
ахырында (ачыкларбыз) «Җидегән чишмә»дә аның иҗат кичәсен үткәрергә җыенабыз.
Бәлки Язучылар союзыннан рәсми рәвештә берәрсе килер, ул кадәресен белмим, анысы
безнең сорау буенча эшләнми. Миңа калса, бу кичәдә син дә катнашсаң, күңелле булыр
иде. Ул үзе дә сине бик хөрмәт итә. Уйлап кара әле, бәлки мөмкинлек табарсың? Һәрхәлдә
аңа карата булган синең берничә җылы сүзең ул кичәдә яңгырарга тиеш дип табам.
Шунысын да әйтим әле: «Җидегән чишмә»нең октябрь 1984 – апрель 1986 ел
кичәләрен «Тукайның 100 еллыгын каршылап» дигән исем астында үткәрәчәкбез.
Максат Тукаебызны пропагандалау, аның бөеклеген халыкка күрсәтү, кунаклар аша
башка республикаларда да пропагандалау. Бу күп мөмкинлекләргә ия булган тема һәм
халыклар дуслыгы аша шуны эшләү – бик отышлы форма. Менә шушы юнәлештә син
нинди киңәш бирә алыр идең, булышлык күрсәтә алыр идең? Чит җирләрдән кемне
китереп була? Михаил Львовны китереп булмасмы? Адресы ничек?
Һәрхәлдә зуррак шәхесләр, безнең халыкка игелек күрсәтердәй матур күңелле,
Тукайның бөеклеген ачардай кешеләр кирәк. Уйлап кара әле, без аңа тиешле хөрмәтне
күрсәтә алыр идек. Шәһәр һәм берләшмә җитәкчеләре дә шул фикердә.
Бәхетле тормыш теләп, ихтирам белән, Азат Зыятдинов.
22 декабрь 1984 ел.
Хөрмәтле Равил дус!
Бик теләп, үзеңә хат язам, тагы да яратып калдым, уйлар тәңгәл килә кебек. Рәхмәт
килүеңә, үз эшләреңне җиренә җиткереп, матур итеп башкаруыңа. Бергә үткәргән
минутлар үтеп баручы 1984 елның кадерле хатирәләре булып калсыннар. Егетләргә
китапларны тапшырдым, алар сиңа рәхмәтле. Гомумән, Түбән Кама сине үз итә, безгә
ышана аласың. Бик күп бездә сиңа ихтирам саклаучылар. Матур яшик.
Шундый шат чырай белән каршы алабыз без Яңа 1985 елны да, чөнки ул да безнең
бергә кылган шаулы гомернең беренче елы бит. Бәхете белән тусын! Сиңа да ул сәламәтлек,
иҗат шатлыклары, очрашу сөенечләре алып килсен! Синең күңелеңнән чыккан җылылык
нурлары күпләр күңелендә үсеш табып, иясенә яңа илһам чыганагы бирерлек куәт булып
әйләнеп кайтсыннар. Синең күңелеңдә яхшылык, ә яхшылык җирдә яхшылык кына
тудырырга тиеш. Бәхетле бул. Шул ук изге теләкләр гаиләңә, туганнарыңа, дусларыңа.
Вәгъдә иткән фотоны җибәрәм. Ул – синең Түбән Камада, Чаллыда шаулап үткән
кичәләреңнең бер истәлеге. Безнең дә беренче очрашу истәлеге.
Әле Рахмай кичәсенең фотолары әзер түгел, эшләнгәч җибәрермен.
Равил дус, мин Нәкый абыйга, Әмирхан абыйга хатлар җибәрдем, Урманче агага
да. Җае чыкса, син дә кирәклеген аңлатырсың. Сөйләшкәннәр буенча берәр ачыклык
булса – хәбәр салырсың!
Хуш, бәхетле бул!
Үзеңне сагынып, хат көтеп калучы:
Азат Зыятдинов.
P.S. Балтач якларында булырга туры килсә, Карадуган урта мәктәбе директоры
булып эшләүче минем Бакый абыйны да күр, мәктәбендә очрашу үткәр. Без аның
белән бер фикердә... (авыл бик матур урында урнашкан).
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев