Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Җәүдәт Фәйзиның Равил Фәйзуллинга язган хаты

Равил туган! Чыннан да, син ваемсыз икән. Җырлар бирдең, мин көйгә салам дидем, ә үзең экзаменнарыңны биргәнсең дә Әлмәт ягына сызгансың.

Казан.
6 октябрь, 1972 ел.
Равил туган!
Чыннан да, син ваемсыз икән. Җырлар бирдең, мин көйгә салам дидем, ә үзең
экзаменнарыңны биргәнсең дә Әлмәт ягына сызгансың. Озын сүзнең кыскасы:
1. «Элегия» язылды. Флёра (Флёра Сөләйманова – ред.) матур гына җырлый. Әмма
исеме ул була алмый. Элегия музыкада җыр формасы түгел. Аның исеме, бәлки, «Таң
җиле»дер? Үзең уйлап тап, тик кыска булсын. «Хаин» сүзе батмый. Бәлки аны «ачы»
яки «ямьсез» сүзе белән алыштырыргадыр?
2. «Бу дөньяда» бөтенләй башка эчтәлек сорый. Шундый зур мәгънәле сүзгә
кечкенә генә мәхәббәт тойгысы (шәхси тойгы) бәйләү аның фәлсәфи яңгырашын юкка
чыгара. Мин ул җырны патриотик хисләр белән туган зур пафослы җыр итеп ишетәм.
Ачуланма, менә болайрак:
Бу дөньяда төрле хәлләр
булганын да истә тот.
Дошманның да дуслары бар,
серләреңне эчтә тот.
Бу дөньяда бер ояга
сыялмаган кош азмы?
Барыбер тартып алалмаслар
бездәге мәңге язны.
Бу дөньяда әле алда
күп бәхетләр бардыр күк.
Күкне тутырып без килербез
тоташ ләйсән яңгыр күк.
Мин үземчә бу җырда ике идеология, ике капма-каршы лагерь булуын, безнең
ышаныч җиңүен аңлатырга теләр идем.
Минемчә, мин хаклы. Уйлап кара әле, Равил. Ә бу килеш «Бу дөньяда» һич кенә
дә мине җылытмый. Минем «вариант» – ул теләк кенә. Үзең аңлыйсың – сиңа мисал
өчен генә шулай язылды. Аны поэтик һәм конкрет итү – синең эш.
Мин бу ике әсәрне безнең композиторлар съездында күрсәтәсем килә. Вакыт бик
аз калды, ә минем сәгать-минутлар аннан да аз. (Бу хат язылганнан соң берничә айдан
соң вафат булды. – Р.Ф. искәрмәсе.) Зинһар өчен, бик ашыгыч булса да, уйлан, эшлә
һәм җибәр. Югыйсә мин аларны программага кертә алмыйм.
Үзең теләп сорадың, шулай булгач минем соравыма да «ваемсыз» булма.
Сәлам белән, Җәүдәт Фәйзи.
P.S. Ике-өч мәртәбә Әлмәткә шалтыраттым. Җавап булмады.
Аспирантурага алынгансыңдыр дип уйлыйм. Тәбрик итәргә дә мөмкиндер?
Ашыгыч, бик ашыгыч арада хат көтәм яки телефоннан шалтырат: 2-88-18.

Хуш.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев