Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Әнгам Атнабайның Рәдиф Гаташка язган хаты

Ике хатыңа һәм бигрәк тә китабыңа җавап бирә алмавым өчен гафу үтенәм. Дөньясы да бик мәшәкатьле.

Әнгам Атнабай хаты
24 май, 1966 ел
Рәдиф!
Ике хатыңа һәм бигрәк тә китабыңа җавап бирә алмавым өчен гафу үтенәм. Дөньясы
да бик мәшәкатьле. Үзең теләгәнчә генә яшәп булмый: әле анысы, әле монысы. Газета
ыгы-зыгысы туйдыра башлады шикелле. Арт якны басып кына утырасы килгән чаклар
ешайганнан-ешая бара. Язасы килгән нәрсәләр дә байтак җыелды булса кирәк. Гомер
буе берәдәк булып йөреп, бернәрсәсез кабергә кереп китәрсең, Алла сакласын. Бу
тизлек заманында кешенең гомере дә шулай тиз узадыр инде ул, күрәсең. Башны әллә
кайларга олактырасы һәм тынычлыкта калдырасы килә. Ә бер генә көн ялны да үткәрә
алмыйча җәфаланып бетәсең үзе. Аптыраган.
Менә шундый китап чыккан булды. Аның да кызыгы бетте инде хәзер. Синеке
әйбәт. Укып чыккач, чын күңелдән балаларча шатланып һәм «менә шулай башласаң иде
ул» дип көнләшеп куйдым. Ә юк... Үткәнне кире кайтарып булмый, башлап булмый…


Әнгам Атнабай

 

Р.Гаташ искәрмәсе: Бу хат җибәрелми калган – язылып та бетмәгән булган. Шул җәйдә, Уфага кайтып
күрешергә кергәч, үземә бирде; хатта әйткән китабын да шигъри автограф белән бүләк итте.

 

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев