Әнгам Атнабаевның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Равил! Шигырьләр төргәгеңне алдым. Мин аларны иртәгәдән үк газета-журнал редакцияләренә алып чыгармын. Беренче чиратта, «Агыйдел» журналына, әлбәттә, редакторы Әсхәт Мирзаһитов белән алдан сөйләшү дә булган иде.
29 январь, 1970 ел.
Уфа.
Равил!
Шигырьләр төргәгеңне алдым. Мин аларны иртәгәдән үк газета-журнал
редакцияләренә алып чыгармын. Беренче чиратта, «Агыйдел» журналына, әлбәттә,
редакторы Әсхәт Мирзаһитов белән алдан сөйләшү дә булган иде. «Май, июнь
саннарына кертергә тырышырбыз», – дигән иде. Барысы да кермәс, билгеле, чөнки
Казаннар да бар бит дөньяда. Алар да җибәрерләр, мөгаен. Һәрхәлдә, без үзебезнең
чын татар поэзиясен Урал төбәкләрендә пропагандаларга бурычлыбыз.
Үзеңнең һәм Рафаилнең әйберләрен көтәм. Аннары, «Кызыл таң» өчен бер кечкенә
«кәрзинкә» кебек нәрсә сызгалап җибәр, җитәкче буларак. Монысы тизрәк булса,
хәерле – «Кызыл таң»да февральдә үк бирергә тырышырбыз. Тагын бер үтенеч:
һәрберегезнең бәләкәй генә фотосы яки төркемләп төшкән бер фото булса, бик тә
шәп булыр иде. Һичьюгында инде Әлмәт шәһәренең берәр күренеше булса да ярый.
Газета өчен, җанландырып җибәрү өчен бик кирәк!
Ярый, дусларга һәм үзеңә, гаиләңә кайнар сәламнәр, изге теләкләр белән,
Ә. Атнабай.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев