Әдхәт Синугылның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Инде сине кат-кат борчымыйм дип уйлаган идем. Үзеңнән хат килеп төшкәч, язмыйча булдыра алмыйм. Эшне минем файдага майтарып ук чыгалмасаң да, сиңа рәхмәтем зур. Ни өчен дигәндә, хәзерге вакытта минем иҗат хакында наширләр арасында уңай фикер әйтүең ул үзе инде боз ватыла башлауга тиң.
28 октябрь, 1970 ел.
Казан.
Сәлам Равил замандашка!
Синең Мәскәүдә ирешкән уңышларыңны уртаклашып, шатлыкларыңны һәм
кайгыларыңны бүлешеп, студент чактагы искереп беткән иске дустың хат аша сөйләшә.
Сәлам шулай ук гаилә әгъзаларына.
Минем сиңа, Равил, ялгышмасам, беренче хат язуым. Димәк, кулга каләм алуга ни дә
булса сәбәп булган... Иң элек, Равил, төчеләнмичә генә, шуны әйтәсем килә: синең сүз,
чыннан да, «ирләрчә» булып чыкты. Гарифны әйтәм, ык-мык итсә дә, каршы торырга
батырлыгы җитмәде, барыбер Ташкентка җибәрергә ризалашты. Хәзер инде Зөлфиянең
(Зөлфия – Үзбәкстанның халык шагыйрәсе – ред.) өйдә булуын гына көтеп торам, ул
Һиндстанга – Азия, Африка илләре язучыларының форумына киткән диделәр. Бу – беренче.
Икенчедән, синең ризалык булса, мин сиңа үз язмышымны тәкъдим итәргә уйлыйм.
Язмышым әлегә үземнең кулда, шулай да язмыштан узмыш юк диләр бит... Мин дә
язмышымны союз каршындагы поэзия секциясенә тапшырырга җыенам, күп алҗытып
йөртте. Кирәген бирсеннәр, әйдә. Икенче төрле әйткәндә, музамның поэзия туйларында
шартларлык фарысы бар микән? Бу үз-үзеңә шөбһәләнүдән түгел, ә киләчәктә тагын
да ышанычны арттырырга теләүдән... Тәвәккәллек, гомумән, яхшы сыйфат диләр
кешеләр, кача-поса биш-алты китап чыгарганчы, сират күпереннән үтеп булса әгәр
дә (сүз беренче шигырь җыентыгымны 1972 елга китапка тәкъдим итү турында бара),
күңелгә – җыр, йөзгә нур булыр иде.
Казандагы яшьләр – Рәхим Гәрәй, Зөлфәт, Ринат, Рәдифләр «язмышым» белән
танышлар инде, җылы гына тәэсирдәләр. Язмышым хәзер Юзи, Шәүкәт һәм Арсланнар
кулында йөри, алардан соң Туфан белән Сибгат агалар кулына күчәчәк.
Бәндә кулыннан бәндә кулына күчеп йөрүче язмышым синең кулыңа да насыйп булса
иде дигән теләк белән янып яшим бу көннәрдә. Язмышның бер нөсхәсен бандероль белән
сиңа салыр идем? Авырсынмасаң, укып, танышып чыккач һәм фикер туплагач, үлчәп
карагач, әгәр дә килергә торырлык дип тапсаң, үзең дә хөкем итешер идең... Яшерен-
батырын сөйләшә торган тема түгел, эшнең характеры йөзгә бәреп сөйләнүне таләп итә
икән, соңыннан үпкә-фәләннәргә урын калмаячагына гарантия бирәм.
Ярый, әгәр шул шартларыма разый кылсаң, бер-ике сүзле (Хатип Госман әйтмешли)
кечтеки генә бер мәктүп көтеп калырмын...
Сәлам белән, «күмәч пешерү»дә иҗат уңышлары теләп, Ә. Синегул.
P.S. секция утырышы ноябрьнең икенче яртыларында булыр иде. Марс, гавәмнең
ничек хәрәкәт итүенә бәйле булыр диде.
5 апрель, 1978 ел.
Ташкент.
Равил замандаш!
Читкә киткәч, күңел бик күпләрне юксына, үткәндәге көннәр телеграм баганалары
сыман, хәтер сагында сакчылардай басып үтәләр күз алдыннан. Синең белән укып
йөргән университет еллары күңелнең бер җылы почмагында сакланып калган. Ул –
минем хыял дөньясында иң якты сәхифә. Дөнья булгач, төрле хәлләргә керә кеше,
төрле карашлар белән яшәп кала. Тау менә барган саен үткән юлың төтен баганасы
сыман ярылмый ята, ләкин инде ул төтеннең үзе кебек эреп юкка чыккан була. Менә
шул төтен пәрдәләре яши, төтен призма аша реаль дөньяны чагылдыру идеалы белән
адаша-адаша яшәп, инде гомердә көнбатышка табан курс алдык. Чәчләргә эремәс
көмеш карлар куна башлады, күңел тагын да нечкәрә төште. Беребезгә-беребез
охшашмасак та, уртаклыклар да юк түгел иде безнең... Мин сине әнә шуның өчен,
еш хәтергә алып, истән чыгармыйм һәм, әйтергә кирәк, бәялим.
Романтик чигенү ясаудан кире кайтмый, сиңа әйтәсе килгән бер мәсьәләгә тукталам.
«Социалистик Татарстан» газетасында синең зур чыгышың һәм чыккан
китаплар хакында кайгырту белән язган мәкаләң белән танышып чыккач, бездә
әле бик күп хәл ителми яткан – хәл ителәсе мәсьәләләр борчуга калдырды мине.
Мәсәлән, Нәкый Исәнбәт кебек бөек әдипләребез була торып, алтмыш ел эчендә
татар халкы кебек зур халык язучылары арасыннан бер генә кешегә дә «академик»
дигән почётлы дәрәҗә бирелмәгән. Ни өчен икәне мәгълүм – Союз республика
булмаганыбыз өчен. Ә бу коры формальность. Мәсәлән, Үзбәкстан язучылары
арасында 6 язучыга академик дәрәҗәсе бирелгән. Бездә бу исемгә лаек кешеләр
була торып, союзный булмаганыбыз өчен генә мәхрүм калыргамы? Бу мәсьәләне
язучылар җыелышларында күтәреп чыгарга күптән вакыттыр инде? Куркып яшәү
елларын арткы планга куеп, шушы мәсьәләне дә кузгатканда, бик файдалы булыр
иде. Белеп булмый бит, бөек кешеләребез елдан-ел ерагая барырлар – көннәр безнең
арадан мәңгелеккә алып китә торалар.
Ярый, Равил. Шуның белән нокта куям. Хөрмәт йөзеннән Гомәр Хәйям китабын
җибәрәм.
С/белән, Ә.Синегулов.
15 сентябрь, 1981 ел.
Ташкент.
Равил шәриктәш!
Үзеңә һәм өй эчеңә бездән кояшлы сәлам.
Инде сине кат-кат борчымыйм дип уйлаган идем. Үзеңнән хат килеп төшкәч,
язмыйча булдыра алмыйм. Эшне минем файдага майтарып ук чыгалмасаң да, сиңа
рәхмәтем зур. Ни өчен дигәндә, хәзерге вакытта минем иҗат хакында наширләр
арасында уңай фикер әйтүең ул үзе инде боз ватыла башлауга тиң. Шулай да
күңелдә бер ышаныч яши кебек әле: Гариф ага, Мәскәүдә съезд көннәрендә минем
мәсьәләне уңай хәл итәрбез дип, бик нык ышандырган ич, син, күрәсең, аның белән минем китап мәсьәләсен ничек хәл итәчәген сорашып тормагансыңдыр
инде. Анысы, әлбәттә, синең эш. Рәис кешене андый вак мәсьәләләр белән кереп
борчып йөрү үзе әле әдәп кануннарына сыймый торган эштер. Ләкин аның сиңа
мөнәсәбәте бик яхшы. Ул синең әйткәнне кире кага торган кеше түгеллегенә минем
дә иманым камил.
Бу хат белән мин синнән икенче бер нәрсәне үтенеп сорар идем. Син миңа
бик акыллы киңәш язгансың: җыентыкның тагын да яңа шигырьләр бәрабәренә
тулыландырып, яңадан нәшрият планына тәкъдим итү – чыннан да, иң реаль
вариантлардан берсе. Әгәр алар монысын да кире каксалар, авторга карата үзләренең
тенденциоз принципларында калуларын тагын да бер тапкыр раслаячаклар. Моннан
соң инде, чынлап та, ныклап сөйләшергә җирлек туа. Мин шулай уйлыйм, һәм син
дә нәкъ әнә шуларны күз алдында тоткансыңдыр. Минем алда бу яңа җыентыкны
нәшриятка тәкъдим итүдән элек бер сорау килеп туа: минем җыентыкны нәшрият әлеге
Саттаров кебек дилетантка биреп куйса?! Үзең дә беләсеңдер, аларның бит «штатта»
батыра торган (кушып яздыра торган!) үз рецензентлары бар!
Менә хәзер үтенечемә килеп терәлдек инде: әгәр, Равил, син минем ул җыентыкка
рецензия язарга иренмәсәң, бу синең тарафтан зур бер ярдәм булыр иде. Минемчә,
куркырлык, өркерлек нәрсә юк, үзең дә таныштың шигырьләрнең Н.Арсланов
рецензияләп һәм редакцияләп чыккан варианты белән. Ә өстәячәк шигырьләргә
элеккеләреннән кимен кертмәмен, бу турыда хәзер инде үзең дә ышана торгансыңдыр.
Иманым камил, синең рецензияне нәшрият кире бора алмаячак, чөнки син бүген
Равил-шагыйрь, иртәгә – рәисе шагыйрь-әдипләрнең! Г.Ахунов ага да дүрт күзен сиңа
төбәп тора, моны «Казан утлары»ның июль санында (1981) басылып чыккан аның
«Яңарыш» дип аталган рецензиясе үк күрсәтеп тора. Һәм ул мәкаләнең дәрәҗәсе
зур, дошманнарны аяктан егып салырлык! Равил Фәйзуллиннар буыны буш буын
түгеллеге, киләчәк байрагын югары күтәреп барырлык, барлык дөнья халыклары
танырлык иҗат орлыклары чәчеп калдырырлык шагыйрьләр плеядасы килүен синең
иҗатың мисалында бик аек фикер белән язылган тарихи документ бу! Котлыйм,
афәрин! Үзең әйтмешли, тормыш ваклыкларына, җөмлә тузаннарына көчеңне,
вакытыңны сарыф итмичә, тырыш йөк аты кебек гел эшләргә дә эшләргә, әдәбиятны
космик күкләренә үрләргә язсын сиңа! Татарның да Рәсүлләре, Кайсыннары инде
күптән калкып, дөнья мәйданыннан әйтәсе сүзне дөнья халыкларына әйтергә
вакыттыр дип беләм. Моның өчен ышанычлы таянычлар, терәкләр дә кирәк, әлбәттә.
Без – татарны тарлык кына түгел, тар күңеллелек тә бетерә... Узган тарихыбыз –
моның якты көзгесе. Исән булып, поэзиядә позициям бер ныгытылса, гомер буена
мин синең тугры шәкертең булырга әзер. «Бөек» ялагайларга, көнчел вак җаннарга
караганда, туры сүзле, ләкин сыналган иске дусның кыйммәте ышанычлырактыр дип
уйлыйм. Ләкин мин бик күңел төшенкелегендә хәзер. Әйтерсең мине алыштырдылар.
Нык булырга кушасың кушуын да, йөрәкне тыңлатып булмый. Ни дисәң дә, өч ел
эчендә Ташкентта өч йөздән артык җир тетрәвен баштан уздырырга туры килде. Бу
бер көтелмәгән реакция ясады җанда. Моны син хәтта үзең дә сиздең... Сиңа Шәрык
сәфәрләреннән уңышлы сәяхәт итеп кайтырга язсын! Татар халкының байрагын ерак
Көнчыгыш меридианнарында да күрсеннәр, әйдә. Ләкин читкә чыкканда, киенебрәк
йөр, Равил. Мескен булып күренмик! Исемгә җисем дә туры килсен! Якын күреп
әйтәм, гаепкә алма.
С/б, Әдхәт.
P.S. Шәрык шигърият күгенең бер йолдызын – Фуркатны җибәрәм. Танышырсың.
P.S. «Йолдыз» журналының шигырьләрегез чыккан номерын Союздан алмадыңмы
әллә?
P.S. Җавап хатыңны көтеп калам.
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев