Ырашкы
Җаным өши – җир генәмне талау да сатыш.
Гүзәл СИТДЫЙКОВА (1952) – Башкортстанның халык шагыйре, прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. БРның Һәдия Дәүләтшина исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. БАССРы ХII чакырылыш Югары Советының халык депутаты, БР 1–3 чакырылыш Дәүләт Җыены – Корылтай депутаты.
Ыңгыраша кебек таулар – ява ырашкы,
Ни булды соң, төягем, дип килә сорашкы.
Ни дисең соң – актарылып ята тамырлар.
Аталарын варислары ничек танырлар?!
Үз тамырын үзе чабып яши кешелек –
Иртәгәдән кадерлерәк бүген кәшилүк.
Алдан алып ашый тора варис өлешен.
Елар мәлләр ерак кебек, бүген – көлешү.
Ырашкыдай күз яшләрем ага боз катыш:
Җаным өши – җир генәмне талау да сатыш.
"КУ" 03,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев