Логотип Казан Утлары
«КАЗАН УТЛАРЫ»НДА – «АГЫЙДЕЛ»

Әдипләр иңендә халык сүзе һәм какшамас намус ята

«Агыйдел» исемле айлык әдәби-нәфис һәм публицистик журналыбыз 1923 елның мартында «Яңа юл» исеме белән чыга башлый.

«АГЫЙДЕЛ» ЖУРНАЛЫНА – 100 ЕЛ

«Агыйдел» исемле айлык әдәби-нәфис һәм публицистик журналыбыз 1923 елның мартында «Яңа юл» исеме белән чыга башлый. 

Башкорт халкы борынгыдан сүз кадерен, моң аһәңен белеп-тоеп яшәгән, шуңа аның авыз иҗаты да искиткеч бай. Күпләр башкортларны балы, курае, аты-кымызы белән генә түгел, меңәр еллык «Урал батыр», «Акбүзат», «Заятүләк менән Сусылу» кебек эпослары, феноменаль күренеш булган озын көйләре, сеңләүләре, тылсымлы көчкә ия булган кобаер-әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре аша да яхшы белә. Соңрак Идел-Урал төбәгендә яшәгән халыкларның бөек шагыйре Кол Гали, милли батырыбыз, шагыйребез Салават Юлаев, мәгърифәтчеләребез Акмулла, Мөхәммәтсәлим Өметбаев, Буранбай-Яркәй, Ерәнсә, Ишмөхәммәт Мырзакаев, Габит Аргынбаев, Мөхәммәтша Буранголов һ.б. чәчәннәребез, Таҗеддин Ялчыгол, Мәнди Котош-Кыпчаки, Әбделмәних Каргалы, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый кебек суфиларның иҗаты да халкыбызның күңел вә зиһен гөмбәзләрен бермә-бер яктыртып, балкытып торган, тора. ХХ гасыр башында милли матбугат эше ныклап үсә башлагач та, сүз, авыз иҗатын үз иткән халкыбыз алдында әдәби югарылыктагы басма чыгару зарурлыгы тууына аптырыйсы юк. Аңа кадәр Акмулла, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич һәм башка каләм осталарының шигырьләрен, тезмә әсәрләрен татар, башкорт халкы телдән-телгә күчереп яттан сөйләгән, үзара язма рәвештә дә таратылган. 

Журналыбыз әүвәл – «Яңа юл», аннары «Белем», «Сәсән» исеме белән басыла. Заманга яраклашам дип, «Үктәбер» исеме белән дә йөреп ала әле ул. Бөек Ватан сугышыннан соң «Әдәби Башкортстан» булып китә, ә инде соңгы алтмыш елда иң гүзәл, иң мул сулы төп елгабыз исеме астында дөнья күрә.

Башкорт әдәбиятының яңарып-балкуы да, үрләр артыннан үрләр яулап, Россия, дөнья күләмендә танылуы да, халкыбызның күңел юанычына һәм таянычына әверелә алуы да тулысынча журнал тарихына бәйле. Үткән гасырның унҗиденче елыннан соң әдәбият мәйданына килгән кайсы гына язучыны алма, ул иҗаты белән дә, уңышлары һәм халыкка җиткән исеме белән дә безнең журналга бурычлы. Әдәбиятыбызның бар алтын-энҗеләре дә, ком-ташлары да монда урын алган. Әдәбият байлыгы гына түгел, ил, халык тарихы сыйган «Агыйдел» исемле кадерле сандыкка. Рухи дөньябызны, мәдәниятебезне һәм әдәби зәвыкны төп әдәби басмасыз күз алдына да китерүе кыен. Журналның төп тәгаенләнеше – халыкны әдәбиятыбызның өряңа казанышлары белән таныштыра бару, укучыларда нәфис сүз ярдәмендә матурлык һәм ватанпәрвәрлек тойгылары тәрбияләү. Шулай булды, шулай булачак. Мостай Кәрим, Рәми Гарипов, Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Наҗар Нәҗми, Ногъман Мусин, Равил Бикбаев, Рәмзилә Хисаметдинова, Рәшит Назаров, Рәис Түләк һәм башка күренекле әдипләребезнең бөек әсәрләренә мотлак рәвештә иң элек «Агыйдел» фатиха биргән. Бүген дә әдәбиятыбызның төп йөген тарткан Таңчулпан Гарипова, Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Гөлфия Юнысова, Йомабикә Ильясова, Гөлсирә Гыйззәтуллина, Фәрзәнә Акбулатова, Әхмәр Үтәбай, Тамара Искәндәрия, Салават Әбүзәр, Зөлфия Ханнанова, Айсылу Гарифуллина, Лариса Абдуллина, Миләүшә Каһарманова, Айгиз Баймөхәммәтов, Гөлнара Хәлфетдинова, Айгөл Җәмилева һәм башка каләм осталары әсәрләрен «Агыйдел»дән ак җилкәнле көймә итеп кенә йөздереп җибәрәләр дә, алар халык күңеле-зиһене дәрьясына барып җитеп, олы корабка әвереләләр. 

«Агыйдел» – оештыручы да. Безнең журнал эчендә борын төрткән нәниләр өчен тәгаенләнгән «Бәпембә» журналы бүген ата-аналарның да, балаларның да яраткан «Акбүзат» журналы булып китте. Яңарак бу канатлы «атыбыз» Россия хөкүмәтенең Дәүләт премиясен алып куандырды. Яшьләрнең «Шоңкар» журналы да тәүдә «Агыйдел» куенында туып, көч туплады, хәзер мөстәкыйль журнал булып чыга.

Һәр баш мөхәррир заман белән бергә атлаган, шул чорны журнал битләрендә яктырткан. Без аларны хөрмәтләп искә алабыз. Имай Насыйри, Давыт Юлтый, Гобәй Дәүләтшин, Төхфәт Янәби, Булат Ишемголлар дәверен искә төшерикме, Әкрам Вәли, Сәгыйт Агиш, Наҗар Нәҗми, Хәким Гыйләҗев, Рәис Низамов, Әмир Гәрәевлар чорын алыйкмы, йә Булат Рафиков, Сафуан Әлибай, Әмир Әминев, Рәлиф Кинйәбаевларның фидакарь хезмәте еллары булсынмы, журнал матбугат басмасы гына булмаган, ә республиканың әдәби-мәдәни йөзе, асылы, маягы икәнен елдан-ел исбатлый килгән. Киләчәктә дә шулай булачак! 

Китап, журнал укучылар саны кими, сүз кадере, каләм кодрәте югала барган бер мәл кичергән кебек булсак та, күңелне төшермибез, романнар да, хикәяләр дә языла, поэмалар да, шигырьләр дә чыгып тора, сәхнәләрдә премьералар шаулый.

«Ике-өч» укыган кеше өчен булса да, иҗат итәбез. Соңыннан әнә шул «ике-өч» үз артыннан тоташ заманны, тоташ халыкны рухлы, аңлы киләчәккә ияртеп алып китәчәк. Шушы көнгәчә КЕШЕЛЕКнең АКЫЛЛЫ СҮЗДӘН, ЗИРӘК ФИКЕРДӘН баш тартканы юк әле. Халкыбыз гомер буе иҗат иткән. Тарих тәгәрмәчен барыбер матди байлык, көндәлек мәшәкать түгел, ә классик кабатланмас әдәби әсәрләр, сәнгать җәүһәрләре әйләндерә. Ә «Агыйдел» әнә шул басуда төрәнен батырып җир сөрә. Димәк, мәңгелек белән эш итә.

Сүзне йомгаклаганда, бер хикмәт. Бер авылда ир белән хатын яшәгән. Алар мал тотып, май язып көн күргәннәр. Хатын майны берешәр кило гына итеп йомарлап әзерләп тора икән, ә ир көн дә чыгарып сата, ди. Авыл башындагы бер сәүдәгәр, чынлап та, бу йомры май бер кило бар микән, бу мине алдамыймы, дип үлчәргә булган.

Үлчәсә, күзе шардай моның: йомарлам май нибары 900 грамм гына тарта икән. Теге ирне чакырып, халык алдында оятка калдырып, фаш иткән бу. 

– Гафу ит, бай әфәнде, минең өемдә килограммлап үлчи торган үлчәвем юк шул, – дигән ир. – Үз кулым белән эшләгән бизмән генә бар. Аның бер ягына сез 1 кило дип саткан тары ярмасын, икенче ягына хатыным маен йомарлап сала, – дигән. 

Әнә шулай: һәркемнең үз бизмәне.

Безнең дә үз бизмәнебез бар. Журналның һәр санын чыгарган саен, бизмәннең уң ягында урын алган Халкым карашын, Замандашыбыз зәвыгын, Әдәбият кимәлен дә, күләмен дә, Кешеләрнең уй-гамьнәрен... чамалыйбыз да сул ягына «Агыйдел»ебезне – үзебез җитештергән товарны салып карыйбыз. Һәм 900 генә грамм түгелме дип борчылып та куябыз. Әйе, аның 900, 800, хәтта 700 грамм тарткан чаклары да бардыр, булгандыр, анысына алай ук борчылмыйбыз да. Иң мөһиме: уң яктагы бизмән – халкым теле, халкым рухы, халкым зәвыгы, халкым тарихы, безнең өчен бик тә кадерле булган кыйммәтләр яткан «тары ярмасы» ягы 999 грамм гына булмасын, дибез, кило икән – кило булсын. Ә сул ягы... Ул якта да йомарлам май гадел тартыр, чөнки намуслы, үз эшен яраткан, халкым дип өзелеп торган ир-азаматлар, гүзәл асыл затлар җитештерә аны! Беләбез: әдипләр иңендә халык теле, халык күзе, халык сүзе дәрәҗәсендәге олы йөк һәм какшамас намус ята.


Мөнир КУНАФИН,

«Агыйдел» журналының баш мөхәррире

 

"КУ" 03,2023

Фото: архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев