Логотип Казан Утлары
"КАЗАН УТЛАРЫ" ның 100 еллыгын каршылап

Кыска юлның дәвамы яки мәңгелек сер.

Рәхмәт төшкере, эшне озын-озакка сузмыйча шалтыратты Камил Кәримов: «Укыдым. Әйбәт! Киләсе санга ук тәкъдим итәм». Шатлыгымнан күккә очардай булдым. Тик шатланып, канатланып йөрүләрем озакка бармады. Бер-ике атнадан кичен телефон тагын шалтырады. Журналның баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс:  – Вакыйф! Бу повестеңны журналга биреп булмастыр...

«Казан утлары» журналы редакциясендә эшләүчеләр белән аралашу юлым бик кыска иде. Декабристлар урамындагы газета-журналлар нәшриятының (хәзер «ТАТМЕДИА») беренче катыннан сигезенче катына лифтта менүдән гыйбарәт иде ул. Узган гасырның 80 нче еллары башы. Сигезенче каттагы «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшләп йөрим. «Казан утлары» редакциясендә эшләүче язучыларны лифтта күргәлим. Берсендә шулай кабинага бер-бер хикмәтле сүз әйтеп куя, җиңелчә генә төрттереп ала торган баш мөхәррир Зәки Нури килеп керде. «Зәки ага, сез ничәнче катка менәсез? Кайсы кнопкага басыйм?» – дип сорады бер кыз. «Минме? Мин азат, бик азат хатыннар янына менәм. Алардан бер катка өскәрәк», – диде З.Нури һәм, югарыга карап, борынын килешле генә тартып куйды. Кыз фронтта булган, партизаннар белән карурманнар гизгән шагыйрьнең тел төбен, дөресрәге, юморын, «азат хатыннар» дигәндә, тугызынчы каттагы «Азат хатын» журналы редакциясен күздә тотканын бик тиз аңлап алды, нәзек-нәфис бармаклары белән 10 нчы төймәне кабызып куйды. Елмаеп-көлешеп алдык. Мин исә сигездә төшеп калдым. 

Ходайның рәхмәте, байтак еллар үткәч, «Казан утлары»на эшкә Татарстан Язучылар берлеге, «Чаян» журналы мәктәпләрен үтеп, прозаик Камил Кәримов килде. Без «Яшь ленинчы»да бергә эшләгән идек. Шунда таныштык. Беренче көннән үк җеннәребез килеште. Миңа да пионерлар һәм мәктәп балалары басмасыннан соң Татарстан китап нәшриятында (ул вакытта Бауман урамында), «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә (Чистай урамы, 5) кәгазь тузанын суларга туры килде. Газета-журналлар нәшриятына юлым төшсә, Камил абый янына кермичә калмыйм. Бер керүемдә ул миңа «Яз әле безгә! – дип әйтеп куйды. – Шуны бел: әсәре «Казан утлары»нда басылмаган язучы язучы түгел!» Мине – ул вакытта Татарстан китап нәшриятында балалар өчен дәфтәр калынлыгында гына булса да «Бүре кадәр бүрек» дигән бер китабы чыккан авторны уйландырды бу сүзләр. Тик менә республикабызның төп әдәби басмасына ни турында язарга соң? Моңа кадәр язганнарымның геройлары – бераз гына мактанчыграк, бераз гына ялкаурак, бераз гына һавалырак малайлар. Алар белән шундый дәрәҗәле журналга ничек керәсең?! Шулай уйланып йөргән көннәрнең берсендә беренче сыйныфта укучы улымны мәктәпкә барганда, коймасы да булмаган төзелеш янында пычрак юл аша чыгалмый интегеп йөргәндә, машина бәрдерде. Баш мие селкенгән, таз сөяге сынган. Ай буе бүлнистә улымны саклап яттым. Шунда «Җиденче палата» дигән повестем язылды. Аны «Казан утлары»на Камил абыйга биреп карадым инде. Бирдем дә җавап көтә башладым. Өстәл почмагындагы тын телефон гел шалтырап алган кебек тоелды. Рәхмәт төшкере, эшне озын-озакка сузмыйча шалтыратты Камил Кәримов: «Укыдым. Әйбәт! Киләсе санга ук тәкъдим итәм». Шатлыгымнан күккә очардай булдым. Тик шатланып, канатланып йөрүләрем озакка бармады. Бер-ике атнадан кичен телефон тагын шалтырады. Журналның баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс: 

– Вакыйф! Бу повестеңны журналга биреп булмастыр...

– Нишләп, Рәфикъ абый?

– Безгә бармый...

– Ярый, тагын  бер кат укып карыйм әле...

Өстәл почмагындагы телефон идәнгә төшеп чәлпәрәмә килгән кебек булды. Тәнем эсселе-суыклы. Нәрсәсе ошамады икән соң Рәфикъ абыйга?! Журналның киләсе санына планга кергән иде бит инде. Хәзер төшереп калдырырлар микәнни?!

Иртән борчулы уйлар белән эшкә килеп, бүлмә ишеген ачсам – телефон! Тагын Рәфикъ абый шалтырата:

– Вакыйф, бара икән, бара повестең! Котлыйм!

– Рәхмәт, Рәфикъ абый!

Башка сүз әйтә алмадым. Тагын канатланып киттем. Повесть басылып чыкты. Мин – күктә! «Җиденче палата» чыгуга, Мансур Вәлиев – «Шәһри Казан»да, Арчадан якташым Радик Фәизов – «Мәдәни җомга»да, Балтачтан Рәфыйк Шәрәфиев «Казан утлары»нда әлеге әсәрем турында рецензияләр язып чыктылар. Боларын көтмәгән идем. Рәхмәт инде! 

Бер-ике ел үткәч, Рәфикъ абый белән булган хәл тагын кабатланды. «Казан утлары» журналына «Соңгы йөреш» дигән хикәя тәкъдим иттем. Егетләргә тагын ошады. Рәфикъ абыйга тагын ошамады. Үзе нәрсәсе ошамаганын тәгаен әйтми. Арча районы Сеҗе авылыннан фронтовик, укытучым, остазым, рәссам, шахматчы Үзбәк Яхин турында иде ул хикәя. Авылдашым, язучы Гөлчәчәк Галиеваның бертуган абыйсы. Гөлчәчәк апа белән аның ире, татар дөньясында күренекле шәхес, «Компрессормаш»ның генераль директоры, галим Әхмәт Галиев (аларга хикәямне журналга биргәнче үк күрсәттем, тәкъдим-киңәшләрен исәпкә алып, байтак урыннарын үзгәрттем, ошаттылар дип уйладым) Рәфикъ абыйның дуслары да бит инде югыйсә. Үземчә болай фараз кылдым: «Соңгы йөреш» – шахмат уены белән бәйле, ә Р.Юныс – оста шахматчы. Димәк, хикәямдә бу тылсымлы уенның асылын, могҗизасын күрсәтә алмаганмын». Бу юлы Рәфикъ абыйның хикәямне ошатмавы белән күпмедер дәрәҗәдә килешкән дә идем инде. Иртән тагын шалтыратты бит: «Вакыйф, бара икән, бара!» Тагын котлау! Тагын миннән рәхмәт! 

Лифтта «Казан утлары»ның җилен тоеп менгән еллар еракта калды. Аллага шөкер, ул кыска юлның дәвамы бәрәкәтле булды. «Казан утлары»нда тагын «Мәһдиев һәм...», «Ни хәлең бар, балам?», «Кышның озын бер төне», «Казан күркәсе» дип аталган бәяннарым, унлап хикәям басылып чыкты. Үзләре белән күрешергә насыйп булган яки янымнан үтеп киткән күренекле шәхесләр (шагыйрь Евгений Евтушенко, СССР оборона министры, Советлар Союзы маршалы Дмитрий Устинов, партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Рәшит Мусин, заманында Казанга килгән Германия Демократик Республикасы социаль-бердәм партиясе Үзәк Комитеты генераль секретаре Эрих Хонеккер, полководец, генерал-лейтенант Якуб Чанышев, Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумы Рәисе Шамил Мостаев, «Социалистик Татарстан» газетасы баш мөхәррире Шәмси Хамматов һ.б.) турында хикәяләр циклы да шушы журналда дөнья күрде. 

Татарстан Язучылар берлегендә эшләп йөргән көннәремнең берсендә тагын телефон шалтырады. «Казан утлары»ның баш мөхәррире Равил Фәйзуллин: «Әйдә, безгә эшкә кил әле!» – дип чыкты. Әүвәл проза бүлегендә азау тешен ярган Камил Кәримов белән киңәшкәннәр, дип аңладым. Республикабызның төп әдәби журналында эшләүдән ничек баш тартасың?! Ризалык бирдем. Редакциягә кичә генә килгән кебек, бактың исә эшли башлавыма 9 ел тула икән бит инде. Өч баш мөхәррир белән эшләгәнмен, редакция баскычларының (бүлек мөхәррире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары) барысын да үткәнмен, югыйсә теләгем проза бүлегендә тыныч кына утыру иде. Шунысын да әйтеп китим: үзең редакциядә эшләгәч, азрак язарга, аларын да әллә нигә бер генә чыгарырга туры килә икән. Капиталь ремонттан соң «Казан утлары» редакциясе үзе унынчы каттан сигезенче катка – кайчандыр «Яшь ленинчы» редакциясе булган бүлмәләргә төшеп утырды. Ходайның рәхмәте, без Камил Кәримов белән танышкан, элек бергә эшләгән бүлмәбезгә 40 елдан соң кире әйләнеп кайттык. 

Рәфикъ абый белән  бергә эшләдек. Аның бөтен теләге – «Казан утлары»н яратып укысыннар. «Әйдәгез, журналны кызыклырак итеп чыгарыйк әле!» – ул бу сүзләрне редакциянең «планёрка»ларында, «летучка»ларында әйтмичә калмый. Бервакыт укучылар арасында иң яхшы хикәягә  конкурс үткәрергә тәкъдим итте ул. Бу бәйгенең үзенчәлеге шунда: беренче җөмләне без үзебез язабыз һәм журналда бастырып чыгарабыз. «Фәхрине үтереп ташладылар» кебек зәһәр, уйландыра торган җөмлә булырга тиеш ул. Укучылар шуны дәвам иттереп хикәя яза. Хикмәти хода, без аткан «җим»гә  балык  шактый капты бит, әй! Җиңүчегә бүләкне Р.Юныс үз акчасына, кибеткә үзе барып алды. Бизәкләре балкып торган ваза иде ул.

Рәфикъ абый ашханәдә төшке ашны (ул ит ашамый, сөттә пешкән ботка белән җиләк компотын ярата) ашап менгәч,  еш кына безнең бүлмәгә керә дә әйтеп куя:

– Югарыдан хәбәр килде.

– Нинди хәбәр?

– Тормыш дәвам итә, дигәннәр... 

Кәефләр күтәрелеп, күңелләр хушланып китә.

Рәфикъ абый миңа бүтән «бәйләнмәде». Нигә теге чакта повесть белән хикәямне башта ошатмады, аннары ошатты соң ул? Әллә әсәрләрем кич кояш баегач – бер төрле, иртән кояш чыккач, икенче төрле тәэсир итте инде? Әллә аның үзенә күрә бер шаяртуымы? Әллә серкәсе су күтәрә микән дип, якташын сынап каравы булдымы? Әллә иҗат юлының сикәлтәле булуын кисәтүе идеме? Әллә... Байтак еллар күрше бүлмәләрдә Рәфикъ абый белән бергә иңгә-иң терәп эшләргә туры килсә дә, бу сорауларны аның үзенә бирергә өлгерә алмадым. Бу минем өчен сер булып калды. Ул серне заман зәхмәте аркасында көтмәгәндә вафат булып (организмына зыян сала торган гадәтләрдән азат, сау-сәламәт кешенең озак яшәячәгенә ышанмадыкмыни – ышандык), фидакяр, ихлас, чиста күңелле Рәфикъ абый Юныс мәңгегә үзе белән алып китте. 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев