Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Вахтада

...Буранбайлар салган юллар буйлап Бу башкортка күпме үтәсе. Урау юлны язмыш насыйп иткәч, Эләкми шул аның тәбәсе.

Без вахтада. Җырда әйтелгәнчә,
Чәчкенәбез җиткән үрмәгә.
Ял-бәйрәмсез кемнәр эшләмәгән,
Себер михнәтләрен күрмәгән.
Көнне төнгә ялгап һәркемебез
Дөнья көтәр өчен мал таба.
Таш бәгырьле Себер камчысыннан
Канга кушылып татлы бал тама.
Алданып шул балга, тешен кысып,
Җигелеп эшли монда байтагы.
Өйдәгеләр генә имин торсын,
Балаларның туйсын тамагы.
...Буранбайлар салган юллар буйлап
Бу башкортка күпме үтәсе.
Урау юлны язмыш насыйп иткәч,
Эләкми шул аның тәбәсе.
Өйдәгеләр генә имин торсын,
Бирешмәбез без дә Себердә.
Себердә мал тапкан ирләр барда,
Морҗаларда төтен җилфердәр.
Тик без шунда чакта йортыбызның
Сүрелмәсме серле учагы?
...Юлга чыгам. Эшсез итмәм диеп,
Йончысаң да, ашсыз итмәм диеп,
Янә җәя Себер кочагын.

 

Тәнзилә Дәүләтбирдина

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев