Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

ҺУННАР БӘЯНЫ

Әйе, онытырга өлгергәнмен, ә Саньгуань заставасы янында хезмәт итүем яхшы ук истә. Бәлки төрле чорларда өч тапкыр язмышымның шуның белән бәйләнүе сәбәпчедер. Хәер, дүрт түгел микән әле...

Саха (Якутия) Республикасының халык язучысы Николай Лугиновның «Ил чиге» дигән романын борынгы Кытай тарихының барлыкка килү чорын чагылдырган повестьлары тәшкил итә. Укучыларыбыз игътибарына Фирүзә Җамалетдинова тәрҗемәсендә өч повестьтан торган шушы әсәрнең беренче өлешеннән өзек тәкъдим итәбез.
 

САНЬГУАНЬ ЗАСТАВАСЫ

1. Онытылган үткәннәр, фаразланган киләчәк турында

Бу хәлләр күптән булган. Шулкадәр күптән ки, ул чактагы күп нәрсәләрне инде мүк баскан, ком астында калган, туфрак күмгән.

Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Борынгы Кытайның Чжоу чик буе провинциясендә бик күп гасырлар элек булып узган бу гадәттән тыш вакыйгалар турында искә төшерер вакыт җиткәндер.

Миңа мәңгегә югалган кешеләр һәм аларның гореф-гадәтләре турында якты хатирәләрне яңартырга туры килде. Әлбәттә, сез минем бу бәяннарыма үзегезчә аңлатма бирерсез.

Һәр кеше, чынлап та мондый хәлләр, гомумән, булды микән соң, дип шикләнергә мөмкин. Аеруча төпченергә яратучылар: «Булган очракта да, нәкъ шулай булды микән соң?» – дип тә сорар.

Әйтүе авыр, чөнки шулкадәр ерак гасырлар тирәнлегендәге бу вакыйгаларның ниндидер шаһитлары, аларны белгән кешеләр барлыгы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Шушы округка хәрби хезмәткә билгеләнгәнче, үзем дә бу вакыйгаларга әһәмият бирмәгәнмен. Рәсми кәгазьләр дә сакланмаган. Шулай да кемнәрдер, төзүчеләр җир актарганда, борынгы каберлекләргә, баш сөякләренә юлыккандай, чыгарып ташланган архив «тауларыннан» данлыклы Чжоу дәверенең кулъязмаларына да тап булырга мөмкиннәр. Әйе, без вакытның үзе кебек бераз йончыткан карт дөньяга күп тапкырлар әйләнеп кайттык. Гүя, яңадан туып, яшәү боҗрасында бөтенләй буталып беттек. Күп нәрсәләр үзгәрде һәм без дә чынбарлыгыбызга салынган «үзебез»дән ераклаштык. Йомшаграк холыклылар иске гөнаһларыннан арынмаган көенчә, яңаларына тиенде. Монысы, мөгаен, язмыштандыр. Вакыт синең янәшәңнән акканда, һәммәсе үзгәрә, теләсәң-теләмәсәң дә, шул агымга кушыласыңдыр.

Артка борылып карыйсың да уйга каласың: ул чакта күргәннәрең башка сыйфатта, башка чагылышта, хәтта башка яссылыкта булган икән бит...

Яшь чакта боларның мәгънәсенә кем төшенгән? Берәү дә... Әгәр дә гыйлем җитмәүдән генә барысы белән дә ризалашсак, бер хәл әле. Юк шул. Берни белмәүче дә хәбәрдарлык кыяфәте чыгарырга тырыша. Ялгышучылар шулар. Үзе сукыр зат башка сукырларны җитәкләп йөреп адаштыргандай. Хәер, сукырлар җитәкләгән чорның кайчан башкача булганы бар?

Мин ул хәлләрне үзем күзаллаганча, үзем уйлаганча бәян итәргә телим. Кайдадыр хаталанып, хакыйкать сукмагыннан чыгып алуым да ихтимал, гаепләмәссез дип уйлыйм. Чөнки чорлар аръягында калган хәлләр бу.

Адәм баласының тормыш-яшәешкә сораулары гаҗәеп күп. Җаваплары гына юк. Табылган очракта да, шактый соңлап. Ул сораулар гасырлар буена җыела торгач, уйларны урман чытырманлыгыдай итә. Иң кызыгы: иске, әмма билгеле хакыйкатьнең юлын томалый. Хак чынбарлыкның юлын чистартыр вакыт җитте югыйсә... Ә бит төпченүчән затлар сорауны тезә генә: «Ни өчен?» «Ник алай?» «Нигә?» Аңа үзең дә төшенеп җитмәгән көенчә ничек җавап бирәсе? Чагыштырмача шулайрак, дию бер буталган җепләрне кабат чуалту гына булмасмы? Әмма җавап тотарга тырышу кирәктер. Аннан төпченеп сорау алучы заттан безнең буталчык уй-гамәлләрне бер рәткә тезеп, тәртипкә салучы да үсеп чыгарга мөмкин бит дигән өмет тә юк түгел. Шушы өмет алга әйди, кайчандыр булган хәлләрне, үземчә күзаллап, бөртекләп җыярга, тоныклана төшкән хәтерне кузгатырга өнди. Ә анда сораулар... Сораулар...

Минем бер хезмәттәшем, бер ахмак ун акыллыбаш та җавап бирә алмаслык сорау томырырга мөмкин, дияргә ярата иде...

* * *

– Беренче чик сакчылары кайчан барлыкка килгән?

– Беренче чикләр тәгаенләнгәчтер, мөгаен. Әйе, бик күптәндер, кешеләр борынгы, чикләрсез яшәгән чорларны хәтерләмиләр дә булыр. Ул заманнардан бирле җир өстеннән күп афәтләр узды, Янцзы һәм Хуанхэ елгалары буйлап күп сулар акты, чиксез бөек яшәештә исәпсез-хисапсыз гомерләр өзелде. Без шушы җавапсыз тормыш кайнаган җирләргә күп тапкырлар килеп китәрбез, ә чикләр калыр. Чикләр бит саклаучылары булмаса, үзенең әһәмиятен югалта.

– Ә беренче чик сакчысы кем? Аның вазифасы нидән гыйбарәт булды икән?

– Ахырдан башлыйсым килә, чөнки беренче ике сорауга минем җавабым юк, төгәл җавап таба да алмам төсле. Тукта әле, баштан ук башлап карыйм. Кем булган ул, дисеңме? Әлбәттә, сугышчы. Синең белән минем кебек үк. Кайда булганмы? Әлбәттә, чик буенда. Вазифасымы? Монысына төгәл җавап бирә алам, чөнки монысы үз башымнан кичкән.
Беренче һәм аннан соңгы барлык чик сакчыларына да изге бурыч йөкләнгән: илне читләр кул сузуыннан, басып керүеннән, үзенең дошманнарыннан саклау бурычы.

Без соңгысына якынрак икән, димәк, анысы беренчедер. Үзеннән-үзе сорау калкып чыга: соңгы чик сакчысы чиккә кайчан килер? Кайчан? Монысын уйларга да куркыныч: коточкыч чорлар булыр ул. Бөек Тәңребез безгә ул галәмәтләрне күрсәтмәс. Әйе, барлык чикләр беткәч, барыбыздан да бәхетсезрәк соңгы чик сакчысын да үз постыннан төшерер. «Үзеңнеке» һәм «читләрнеке» дигән төшенчәләр дә юкка чыгар. Элегрәк һич башка сыймаслык булып тоелса да, ни кызганыч, хәлләр шуңа таба бара.

Чик сакчыларыннан, дәүләтләрдән, хакимнәрдән азат, үзеңнеке һәм читләрнекенә бүленмәгән, туганлык һәм дошманлык төшенчәләре җуелган яңа эра туып килә. Әмма дөнья артык зур: кечкенә генә адәм заты анда нәрсәнедер үзенеке, җанга газиз дип саный алмаслык дәрәҗәдә киң һәм кырыс.

Әйтергә дә шомлы, кешедә үзенеке саналган кечкенә генә нәрсәләргә мәхәббәт урынына, колач җитмәслек зурларына карата битарафлык оялый. Ә битарафлар – куркыныч. Һәм бу изге затны иң түбән гөнаһ кылучы белән туганлашырга мәҗбүр иткән, аңлаешсыз, әхлаксыз, гомумән, коточкыч чор булачак.

Монысы инде башка тарих, дөресрәге аның азагы. Хәзерге карашлардан, аңлау куәсеннән бернинди мәгънә дә калмаячак. Безнең чор үткән, каршы торырлык көчебез беткән. Әйдә, шулай булсын. Иң мөһиме: боларга безнең катнашыбыз юк.

Үз илебез, үз Ватаныбыз юкка чыккач, миңа – өлкән чик сакчысына чиксез дөньяның ни кызыгы?!

Тарихның юл чатында шушы яңарышка катнашмыйча, без өнсез ташларга яки аның чакрым баганаларына әверелергә дә ризабыз. Һәм «Кем өчен?» дип сорау бирергә дә...

Шулай да катнашмыйчамы икән?.. 

* * *

Хәер, ниләр хәтерлим соң әле мин? Җир өстендә шактый үзгәреш кичерүем сәбәпле, күп нәрсәләрне онытырга да өлгергәнмен ләбаса. Шулай да чик сакчысы булуымны яхшы беләм. Төрле чорларда төрле ил чикләрендә хезмәт итүемне дә. Дөрес, чикләр еш кына кешеләрсез җирләрдән узганга, мин башкала яки илнең эре шәһәрләрендә ниләр кылынганыннан хәбәрдар булмадым.

Әйе, онытырга өлгергәнмен, ә Саньгуань заставасы янында хезмәт итүем яхшы ук истә. Бәлки төрле чорларда өч тапкыр язмышымның шуның белән бәйләнүе сәбәпчедер. Хәер, дүрт түгел микән әле...

Чорның кызыклы вакыйгалары нәкъ шушында булды да. Вакыйга дисәң дә инде, чөнки алар чик буйларының һәммәсендә дә бертөрлерәк. Иң мөһиме: ул заставада бөтен дөньяны уч төбендәгедәй күргән бик танылган затлар хезмәт итте.

Шуңа да мин сезгә Саньгуань заставасы хакында сөйләргә телим.


2. Саньгуань заставасы тарихы

Саньгуань заставасы тарихы, аңа кемнәр нигез салуы гасырлар төбендә калган. Шәрә тауларны саклауның кирәксезлеге, әйләнә-тирәдә кешеләр яшәмәве дә күпләрнең ачуын китергән. Барып җитә алмаслык еракта чикләр тоту да бик кыен һәм файдасыз булгандыр. Чынлап та, тигезлектәге Кытайның үз чикләрен еракка – биек тауларга күчерүен һич аңларлык түгел. Ни өчен? Әлбәттә, моңа дәлилләр дә бар: илгә тыштан гына түгел, чикнең аргы ягында да, шулай ук эчтән дә хәрби кыр (предполье) кирәк, ул дошман явын гөл-чәчкәле тигезлеккә үткәрмичә, каршы чыгып, юк итәрлек булсын. Күк астында һәрчак үзчикләүләргә омтылыш яшәгән.

Хәтта шул җирләргә бәйләнгән, әмма аны ташлап китәргә мәҗбүр ителгән, инде көтүлекләренә яңадан кайтырга теләгән күчмә халыкларга моны рөхсәт итмәслек чаралар күрелгән.

Саньгуань заставасы исә бик борынгы. Мөгаен, ул Чжоу династиясенә нигез салынганчы ук барлыкка килгәндер. Димәк, бүгенге көннән1 исәпләгәндә, кимендә моннан җиде гасыр элек дигән сүз.

Шуннан бирле Янцзы һәм Хуанхэ елгаларыннан күп сулар аккан, тигезлектә яшәүче династияләр алмашынган, ә застава беркайчан да, берничек тә үзгәрмәгәндәй, какшамас хәлдә тора биргән. Әйтерсең лә, бердәм Кытай беркайчан да эчке чикләрен булдырып, үзара дошманлашучы дәүләтләргә бүленмәгән.

Чынлап та, элеккеге бөек империянең һәм аның җирлегендә барлыкка килгән вак дәүләтләрнең бу юнәлештәге мәнфәгатьләре элеккечә калган; ә застава күпгасырлык, тарихи яктан сыналган, көньяктан – Янцзы, төньяктан Хуанхэ елгалары башында, алардан өч йөз ли2 ераклыгындагы мөһим стратегик пункт булып саналган.

Бу җирләрдән, Тибет белән Кытай арасыннан, хәрбиләр һәм сәүдәгәрләр өчен олы юл үтә. Һәрчак тикшерү һәм саклау таләп ителгән иксез-чиксез товар уза. Мондый җирләрдә чик аша таулардагы казылма байлыклар – алтын, алмаз яки кыйммәтле ташлар алып чыгучы контрабандистлар да очрый. Хәер, алар һәр чорда булган. Шуларга бәйле рәвештә, тарихи вакыйгалар да куерып торган.

Күп кенә чит гаскәрләр – тибет, һун һәм дилиннәр, күчмә төрки кабиләләр Кытайга басып керәләр. Ә талаучы төркемнәрне санап та бетерерлек булмый.

Чикне саклау – заставаның төп вазифасы, ул җентекле эш таләп итә: көндезен дә, төнен дә берни дә күз уңыннан ычкынмаска тиеш.

Каршы якның уй-исәбен вакытында чамалау өчен тауларда һәм далаларда яшерен төркемнәр, отрядлар оеша, махсус күзәтүче, тыңлаучылар куела.

Дошман бәреп кергәндә, һәр минут исәптә була. Тау тарлавыкларында чик бозучыны тотып алып, аста – тигезлектә урнашкан армия часте килеп җиткәнче тоткарлап тору сорала. Эш шунда ки: тауларда һәрчак салкын. Зур гаскәрләр тоту аеруча чыгымлы. Гомумән, застава кайда булуга карамастан, чик сакчылары хезмәте дә чыдамаслык, гаҗәп авыр. Шуңа үз теләге белән чик буенда хезмәт итәргә җыенучылар бик аз. Нигездә, җитәкчелек мондагы хезмәткә хәрбиләрне үзе билгели, күпчелек очракта ул кылынган гөнаһлар өчен җәза урыны кебегрәк кабул ителә. Әйтергә кирәк, Чжоуда бик күпләрнең нәселе төрки тамырларга, дилин, һуннарга барып тоташа. Шулардан чик сакчылары отрядлары туплана. Алар кырыс шартларга, төрле афәтләргә нәселдән килгән чыдамлылык һәм биргән антларына, хәрби бурычларына һичкарусыз тугрылыклары белән аерылып торалар. Юкка гына гасырдан-гасырга күчеп, киребеткән бер төрки хакында мәзәк йөрмидер. Имеш, аны сакка бастырып куеп, хезмәт вакыты чыкканны онытып җибәрәсең икән, ул үлем якасыннан алганчы шунда басып торырга мөмкин. Үзе җан тәслим кылса да, рухы барыбер беркемне дә үткәрмәячәк... Икенче яктан үзсүзле төрки канының әйләнә-тирәдәгеләргә начар йогынтысы да исәптә: ул теләсә кайчан астарак, фәкыйрьләр тирәсендәрәк кайнап алырга, протест булып бәреп чыгарга, бунт яки өстәгеләр белән каршылык тудырырга мөмкин. Шуңа аларны читкәрәк, уңдырышсызрак җирләргә күчерәләр дә. Элеккеге кыргый туганнары бәреп кергәндә, үз ырудашлары ярдәме белән юлларын да кисәләр.

Төньяк-Көнчыгыш чик сакчылары округын җитәкләүче Дин Хунның озакка сузылган хәрби хезмәте чорында чик аша товарларга яшерен юл салучы билгеле контрабандист – Чжан Чжень дигән кеше яшәгән. Бала чактан ук таныш булуга карамастан, аларга чик буенда кат-кат очрашырга туры килгән. Дин Хун карт бүрене күп тапкырлар хөкем чыгаручылар кулына тапшырган. Хөкемдарлар нинди үлчәүгә салгандыр, беркем дә белми. Хөкем итәләр итүен, әмма танышларның дүрт-биш елдан тагын шунда ук юллары кисешә. Һәм тагын шул ук хәл кабатлана. «Ике аерылмас дус» бер-берсенең күзләренә карап, картлыккача шулай яши бирә.

Дин Хун күзәтчеләр отрядыннан – дозордан генералгача күтәрелә, округ командующие була, үзенең тырыш хезмәте белән дан яулый. Үз вакытында Чжан Чжень да «карьера» ясый, әлбәттә, капма-каршы юнәлештә. Гади бер малайдан – тотып алучыга, товар ташучыдан оештыручыга әверелә, күптармаклы яшерен контрабанда кәсебенең җитәкчесенә әйләнә. Һәм үзенең мәңгелек дошманыннан аермалы рәвештә, иксез-чиксез мөлкәткә, дәүләткә ирешә. Чжоуда да, һуннар даласында да артында ныклы элемтәләр, зур кешеләр тора.

Хәвефле һәм тоташ эш белән бәйле чорлар үтә, икесе дә үз хезмәтендә дәрәҗә яулый, икесе дә үзенчә мактаулы затка әйләнә, әмма икесенә дә эштән читләшер вакыт җитә.

Болар киткәнче, елга буенда яңа застава төзелә, ә искесе, каравыл тавындагысы, берничә ел эчендә ташландык хәлгә килә.

Отставкага чыкканда, Дин Хунның авылда туган-тумачасы да калмый, кайсылары бакыйлыкка, кайсылары шәһәргә күченә. Шунлыктан ул икенче туган йортына, җир өстендәге бердәнбер газиз урын дип саналган иске застава янында төпләнә. Югары командование аңа тузган заставаның әле файдаланырга яраклырак корылмасы белән бергә денщик, сакчы, бер ат һәм ишәк тә бирә. Шулай ул элеккеге контора бинасын үзенә торак итеп көйли, хезмәтчеләре белән бергә әкрен генә күкләрдә тәгаенләнгән гомерен айларга, көннәргә ваклый.

Әмма тыныч тормышы озакка бармый. Бик сәер килеп чыга: Чжан Чжень дә давыллы, ярсулы, үзгәрүчән тормышыннан туеп, калган гомерендә рәхәткә тиенерлек, җанына шифа булырлык урын эзли башлый. Баштарак җылы диңгез ярына урнашу теләге җиңсә дә, дымлы һавасы ошап бетми, аннан, диңгез холкына да күнегелмәгәнгәме, һәммәсе чит төсле тоела. Тигезлектәге елга буенда гөл бакчага күмелеп утыручы киңлекләргә дә ияләшә алмый: артык кызу, җитмәсә, монда барысына да җиде ят ул. Хәтта чикнең аргы ягында – Тибетта яшәп карый, анда исә салкын: йә җил дә җил, йә һаман кыш та кыш.

Һәм ниһаять, үзе ияләнгән урында төпләнергә уйлый: хәрби идарәдән иске заставаның буш корылмасын сатып ала. Аңа гомеренең күп елларын сак астында уздырган элеккеге төрмә бинасы аеруча ошый: нык, эре таш блоклардан салынган, дивары да калын. Матди көче җитәрлек: ул бинаны өр-яңадан ремонтлап, яңа тәрәзәләр, ишекләр куя. Бары тик тәрәзәдәге рәшәткәләрне элеккеге көенчә калдыра, хәтта аларга алтын йөгерттерә; монысы кем беләндер бәхәскә керергә теләве, тәкәбберлеге, кемгәдер үч итеп яки мәсхәрәләп көләсе килүе сәбәпчедер.

Әлбәттә, ул хан сарае да салдырыр һәм аны төзеп тә бирерләр иде. Ләкин уй-теләкләре караңгылыкка гына тоташкан шул. Ниһаять...

Аңа югары хезмәт вазифасы биләгән дәрәҗәле кешеләр, зур түрәләр килә башлады. Араларында элеккеге гамәлләренә бәйле затлар да, вакытында үз канаты астына алучылар да бар иде. Барысы да бүгенгеләр, хәер, каракның кичәгесе булмый... Очраштыра икән – бу бик сирәк хәл. Дин Хун шулай уйлады һәм аның бөтен вөҗүден биләгән тынычлыгы бетте. Баштарак, эшсезлектән күңелендә туган картлык моңсулыгын, ташланганлыкны, беркемгә дә кирәксезлеген сизүдән көенүләре бик тиз юкка чыкты. Яшьлек дусты Лао Цзы әйткәнчә, бушлыкның эчтәлеге мәгънә белән тулды. Яңадан ул хәрби хезмәттәге кебек застава каланчасына чыгып басты. Камыш яфраклары белән төпләнгән калын журналга Чжан Чженьнең шиклерәк тоелган барча гамәлләрен теркәп барды. Исәпсез-хисапсыз кунакларын җентекләп күзәтте, хезмәтчесен алар ягына юллады.

Ә Чжан Чжень инде эшеннән киткән булуга карамастан, элеккеге кәсебенә бәйле яшьләр һаман аңа әле киңәш, әле ярдәм сорап килде; карт бүренең укучылары аңа тирән ихтирам, олылауларын белдерү өчен дә капкасына кагылып үтте.

Шунысы гаҗәп, чиктән ашкан караклар да кайчак үзара кешечә мөнәсәбәт күрсәтте, аеруча бер-берсенә бәйләнгәнлек һәм рәхмәтле була белүләре белән күзгә ташландылар.

Карт кайчак зурлап, аш уздыра, анда җирле крестьяннарны да дәшә, алар исә бу чакыруны дәрәҗәгә санап, бик теләп кабул итәләр. Мөгаен, болар арасында да Чжан Чженьнең дәвамлы эшләренә бәйле затлар булгандыр, кемдер товарын яшерергә, кайсыдыр кемгәдер тапшырырга булышкандыр.

Дин Хуннан исә крестьяннар бераз шүрли. Аларга ул һәрчак кырыс, дәүләт мәнфәгатьләренең тәкәббер сакчысы, күпсанлы вак-төяк тәртип бозулар өчен җәза бирүче башлык булып күренә. Хәер, шулай фикер йөртүчеләр һәр чорда булган.

Еш кына Дин Хунда «теге якка чыгу» – аучылык яки гөмбә, җиләк, һич булмаса, дару үләннәре җыю теләге уяна. Чынлап караганда, бернинди чикләр дә кеше тормышы буйлап сузыла һәм аны чикли яки үзенә буйсындыра алмый. Яшәү шулай көйләнгән: җәмгыятьтә, дәүләттә булсын, адәм баласында рөхсәт ителгән чиктән чыгып карау теләге яши. Әлбәттә, тәртип бозуларның күпчелеге чагыштырмача аз зыян салучан һәм моңа еш кына дәүләт төзелешендәге җитешсез яклар сәбәпче була.

Дин Хун бу хәлне яхшы аңлый, вак-төяккә күз йомарга тырыша, әмма тәртип бозучыга кисәтү ясамый калмый.

Крестьяннар исә, күзаллаулары ягыннан әлләни ерак китмәсәләр дә, нечкә тоемлы халык, бөтенесен сизеп торалар. Шуңа карт генералга яратмыйча яки нәфрәт белән караудан бигрәк, аннан куркалар һәм намуслы, риясыз, гадел булганы өчен ихластан хөрмәт итәләр.

Әмма иң көендергәне шул: халыкка, нигәдер, дәүләтнең нигезен какшатучы контрабандист (үзләренә бер тиенлек файдасы тимәгән зат) дәүләт иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче затка караганда күпкә аңлаешлырак, туганрак һәм якынрак тоела.

Ни өчен казнаның бушап калуында, шуның аркасында дәүләтнең ачлыкка, кырылуга каршы тора алмавында, дошман яуларын кире кагарлык көче калмавында кешеләрнең бер гаме дә юк.

Ә бит мондагы җирләргә дошман гаскәрләре һөҗүм итеп кенә тора, халык шунда ук застава крепостена күченә. Сугышчылар дошманны бәреп чыгаруга, барысы да куанышып, йортларына таралалар һәм үзләрен коткаручыларны шунда ук оныталар, болай гына да түгел, җае чыкканда хурларга, сүгәргә дә күп сорамыйлар.

1 Б.э.к. 570нче еллар күздә тотыла.

2 150 км. 


(Дәвамы бар)

Николай  Лугинов 

Фирүзә Җамалетдинова тәрҗемәсендә.

 

"КУ" 06, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев