Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Туган йортта

Әткәем юк үзенең бүлмәсендә, Әнкәй утырмый түр башында. Яңа хуҗаларның йөзе ачык, Тик түр башы үзгә шул монда.

Әткәем юк үзенең бүлмәсендә,
Әнкәй утырмый түр башында.
Яңа хуҗаларның йөзе ачык,
Тик түр башы үзгә шул монда.
Ышанасы килми югалтуга.
Аңлап булмый шуны берничек.
Истән чыкмый әти-әни белән
Утырулар бергә чәй эчеп.
Алар моннан бары киткәндер күк
Вакытлыча гына кунакка.
Тик аларны инде кайтыгыз дип
Эзләп барып булмый ул якка.

 

Тәнзилә ДӘҮЛӘТБИРДИНА

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев