Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Тәрәзәңдә янган лампа булып...

Көтәсең күк минем шакуымны, Тәрәзәңдә утың сүнгәндә.

Шагыйрь, тәрҗемәче Рәхим Рахман (Әбдерәхим
Абдрахманов) 1964 елның 4 окт ябрендә Дагст ан
Республикасының Табасаран районы Гасик авылында туган.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Совет Армиясендә
хезмәт итеп кайта һәм Дагстан дәүләт университетының
филология факультетында белем ала. Табасаран телендә
балалар өчен чыга торган «Лачын» (Соколёнок) журналында,
башта – әдәби хезмәткәр, соңыннан баш мөхәррир була.
Хәзерге вакытта Табасаран дәүләт драма театрының әдәби
бүлек мөдире булып эшли. Туган телендә чыккан «Өметләнәм»,
«Ерак йолдыз», «Узган белән киләчәк арасында» дигән һәм башка китаплар авторы.
Дагстан һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы. Дагстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрәзәңдә янган лампа булып,
Күренә миңа күктән тулган ай.
Аһ, нигә без бүген бергә түгел,
Гашыйк парлар бергә булгандай.
Бәлки инде мине оныткансың.
Тик тәрәзә пәрдәң артында
Күрәм синең сылу сурәтеңне –
Торасың күк көзге каршында.
Тоела миңа – син дә япа-ялгыз
Яшисең күк ялгыз бүлмәңдә.
Көтәсең күк минем шакуымны,
Тәрәзәңдә утың сүнгәндә.

Р ә х и м
Р а х м а н

Табасаран теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев