Такта кисәге (хикәя)
Мун карчык күптән инде берәүгә дә үпкә сакламый. Ул күп вакытын йокымсырап үткәрә, тормыш чынбарлыгы аны кызыксындырмый, алай гына да түгел, чынлыктан ерак кебек тоела иде. Аның каравы хәтер сандыгына хатирәләр шыплап тулган. Шул хатирәләр аңа язмышын җиңелрәк кабул итәргә ярдәм итә дә инде.
Алёна Кәримова (Кәримова Алия Каюм кызы) – шагыйрә,
тәрҗемәче, балалар язучысы; А.М.Горький ис.Әдәби
институт мөгаллиме, ТР Язучылар берлегенең әдәби
тәрҗемә үзәге җитәкчесе. «Другое платье» (Казан,
2006); «Холодно-горячо» (Казан, 2015); «Вересковая
пустошь» (Мәскәү, 2016); «Между» (Мәскәү, 2024) шигырь
җыентыклары, шулай ук балалар өчен язылган «Возвращение
Пеликена» (Мәскәү, 2023), «Тайны казанского двора» (Казан,
2023), «Один день в Казани или Неожиданные открытия
кота Чака» (Санкт-Петербург, 2024) китаплары авторы.
Казанда бирелә торган М.Горький ис. әдәби премия (2007), ТРның
Г.Державин ис. Дәүләт премиясе (2016), С.Сөләйманова ис. әдәби премия
лауреаты, РФнең балалар һәм үсмерләр әдәбияты милли премиясенең «Балалар
өчен иң яхшы чәчмә әсәр» (2024) номинациясе җиңүчесе.
Казанда һәм Мәскәүдә яши.
Мун карчык күптән инде берәүгә дә үпкә сакламый. Ул күп вакытын
йокымсырап үткәрә, тормыш чынбарлыгы аны кызыксындырмый,
алай гына да түгел, чынлыктан ерак кебек тоела иде. Аның каравы
хәтер сандыгына хатирәләр шыплап тулган. Шул хатирәләр аңа
язмышын җиңелрәк кабул итәргә ярдәм итә дә инде.
Менә аның беренче яшәү урыны, әле өр-яңа. Бүрәнәләреннән нарат
сагызы сытылып чыга да, ярымкараңгы дымлы һава урман исе белән
тула. Кинәт кенә ишек шыгырдап ачыла һәм бусагада хуҗа кеше
күренә. Ул борчылуын белдереп, башын чайкый. Исеме ничек иде
әле аның? Әмир? Әйе, Әмир. Аннан соң ул ишекне шыгырдамаслык
итеп көйләп куя, ул арада Мун яңа җыйган каен себеркесе яфраклары
арасына яшеренеп тынып тора. Йөриләр инде дигәндәй, Мунга болай
утыру бер дә ошамый.
Эх!.. Менә хәзер бу мең кат ачылып ябылган ишектән берәр кеше
керсен иде әле... Мун бик бәхетле булыр иде. Хәзер ишек әнә кыегаеп
төшкән, көч-хәл белән генә ачыла. Сузып-сузып, көчәнә-көчәнә
шыгырдый, каршы торырлык хәле бар, димәк. Бу мунчаның көннәре
санаулы гына калганын белми шул әле…
Миңлебаянның шатлыклы елмаюы искә төште. Йөз ел элекке
хатирә инде бу. Мун коңгырт күзле, кара чәчле бу кызчыкны бигрәк
яратты. Бит алмаларының уртасында бәләкәй генә чокыры бар иде
аның. Менә аның белән уйнавы күңелле иде. Ул кызны йомшак кына
итеп кочаклый, пар болытына күмә, колагына төрле әкиятләрен
пышылдый. Бөтен кеше дә ишетми аларны.
Ничек тиз үсте Миңлебаян! Ярты гасыр дигәндә, инде оныгын алып
килде монда. Мун аннан соңгыларын да хәтерли әле: Миңлебаянның
хәлсез, арык гәүдәсен... Әйе, кеше гомере бигрәк кыска инде.
Мун кебек затлар да мәңгелек түгел анысы. Кешеләр ниләр генә
уйлап чыгармасын, ияләр бу фани дөньяга үз бурычы белән килә.
Аны Мунча иясе дип йөрттеләр, хөрмәт иттеләр, хәтта шөлләбрәк
карадылар... Аның барлыгын сиземләгәннәре инде. Карчык дип үзенә
үзе әйтә башлады ул. Гәүдәсе булмаса да, аның бөтен булмышы
таушалып бетереште, картайды.
Мунчаның бәләкәй тәрәзәсенә баеп барган кояшның соңгы
нурлары кагылды. Мун тынгысызлана башлады. Менә тагын бер көн
үтте, ә Равил юк та юк. Равилнең авырып ятуын белә иде ул, менә
ничә атна инде әллә ниткән генә әшәке чир азаплый аны. Су ташып,
мичкә ягарлык та хәле юк. Соңгы тапкырларында аңа бер авыл малае
булыша иде, җәйнең соңгы көннәрендә ул да: «Бабай, мин укырга
китәм, каникулларга гына кайта алам», – диде.
Мун кайгыга калды. Равил башка килмәс инде. Мунчасы да
искереп, ишелеп төшәр. Ә Мун нишләр соң?.. Кинәт кенә сәер,
лөгатькә сыймаган бер теләк уянды аңарда: «Өйгә барып килергә
кирәк. Нишләп ята икән, ярдәм кирәкмиме?» Аның бик күптәннән
инде торган җирен ташлап киткәне юк, шуңа да бусага аша атлап
чыгарга туры киләчәк дигән уйдан ук ул курка калды. Гәрчә аңа кеше
кыяфәтенә керү мәҗбүри дә түгел, ул җил булып та, һава агымы булып
та үтә ала. Шулай да... Аның үзенең дә хәле юк, шуңа ул мунчаның
теге ягына чыга калса, юкка чыгудан, бөтенләй гаип булудан курка
иде. Ә Равил чыннан да монда башка беркайчан да килә алмаса?
Мун карчык тагын бер көн тәвәккәлли алмыйча азапланды. Менә
икенче төн тәрәзәдән суырылып кереп, идәнгә җәелде дә түшәмгә
кадәр тураеп басты. Төнне туганыдай күрә ул, уртак телне тиз таба
алар. «Бәлки хәзер чыгып караргадыр, – дип уйлады Мун. – Хәлем дә
яхшырак вакыт». Ул сәке астындагы салкынча почмагыннан чыгып,
тупса белән ишек арасындагы тишектән мунча алдына савылып кына
үтте дә түшәмгә менеп тыңланып торды.
Кайдадыр якында гына нәрсәдер гөрелди башлады – сарык йоны
кебек бөдрәләнеп гөрелди. Гөрелдәү тавышы көчәя һәм якыная
иде, бераздан ул капка төбенә килеп җитеп туктап калды. Нәрсәдер
шап итеп алды, аннан соң капка келәсе төшкән тавыш ишетелде, кемнәрдер сөйләшә һәм эт өрә башлады. Эт ачуланып түгел, сәлам
өчен генә тавыш бирде. Килгән кешеләр өйгә таба килә иде.
– Әйе, мин чакырдым сезне. Күршесе булам. Өч көн күренмәгәч
кергән идем. Карасам, ята. Бөтенләй хәле юк. Хатыны мәрхүм инде,
улы китте. Мин – күршесе генә шул. Этен ашаттым менә, кәҗәсенә
печән салдым, сөтен саудым...
– Ишеге ачыкмы?
– Әйе, күптән бикләми инде ул. Үзе генә яши, урлар нәрсәсе дә юк.
Алар өйгә кереп китте.
Мунны янә курку басты. Равил үләргә җыена, ахры. Ул бу
көнне көтә, ләкин болай тиз булыр дип уйламаган иде бит! Улы да
кайтмаган. Кайтмаган... Өй кемгә кала инде? Кәҗәсе, Бобик белән ни
булыр? Бакчасы, мунчасы? Барысы да иске, әмма булдыклы кулларга
эләксә, яшәрлек әле! Яшәрлек!
Мун ишегалдына килеп чыкканын сизми дә калды. Көзге дымлы
караңгылык белән кушылып, тәрәзәгә капланды. Эчтә Равил караватта
ята, йөзе ап-ак булган. Аның янында күрше Әнисә белән зәңгәр
курткалы кыз мәш килә. Өстәл янында шундый ук куртка кигән киң
җилкәле ир-ат утырган да нидер яза. Өстәл өстенә капкачына кызыл
хач төшкән тартмаларын ачып салганнар.
Мун тәрәзә пыяласы аша үтеп керде дә эчке якка пар тамчысы
булып утырды.
Кыз укол ясап бетергәч, Әнисәгә:
– Аны дәваханәгә алып китәргә кирәк, тикшереп, анализларын
алырга. Мөмкин булса, аның әйберләрен җыйсагыз иде: алмаш кием,
документларын... Улы белән ничек итеп элемтәгә кереп була икән?
Равил эндәшми, хәтта елмаймый да. Мун аңа бик авыр икәнен
тоемлады. Бик авыр.
– Беләм, Равил абый андый-мондый хәл булса дип, телефонын
биргән иде. Шалтыратырмын.
– Шалтырата күрегез берүк.
Озак җыенмадылар. Берничә минуттан икенче бер ир-ат носилка
алып керде, теге ир-ат кәгазьләрен тутырып бетергәч, алар Равилне
шунда күчереп салдылар да өйдән алып чыгып киттеләр. Матур кыз
теге тартманы үзе белән алып, алар артыннан иярде. Ул да борчыла
иде, күрәсең, карашы уйчан, хәтта кашлары җыерылып килгән. Әнисә
телефон экранына карап калды – телефон номерын эзли иде булса
кирәк. Равил үзе шушы вакыт эчендә ник бер сүз әйтсен.
Мун күпмедер вакыт Әнисәне күзәтеп торды, телефон тавышын
тыңлап торды. Теге якта җавап бирүче булмады.
Кинәт, Мун ниндидер бер көчкә буйсынып, тышка атылып чыкты,
капка өстеннән очып үтте һәм ашыгыч ярдәм машинасының ишеге
ябылам дигәндә генә эчкә күз салырга өлгерде. Кыз Равилнең өстенә шундагы одеялны япты да янәшәдәге утыргычка утырды. Ир-атлар
алга утырган иде. Ашыгыч ярдәм машинасы кузгалып китте. Мун
аның утлары күздән югалганчы карап калды да караңгы мунчасына
кайтты. Янә сагышларына бирелде.
Озын бер кышта Равил – әле бик бәләкәй иде ул – бик каты
авырган иде, йөткерде дә йөткерде. Аны кайнар мунчага алып килеп
дәваладылар. Шифалы үләннәр элделәр. Хуш ис чыккан иде...
***
Смена алышынган чак иде. Шәфкать туташлары үз бүлмәләрендә
чәй эчә. Ә палата буенча күршеләр – берсе яшь, берсе карт авыру –
әкрен генә узган төн турында хәбәрләшә:
– Ярый, сулышы тигез, йөзенә алсулык та йөгергән. Терелә болай
булгач, – дип, абруйлы гына нәтиҗә ясап куйды карты. – Хатыны
карады, яныннан да китмичә. Ярата, димәк... Имче икән! Төне буена
утырды монда. Мин йокламадым, йокысызлык миндә. Бәдрәфкә
барып килдем. Үзе куркыныч... Әҗәл кебек!
– Алай ук димәгез инде – Әҗәл, – дип көлемсерәде яше.
– Белеп әйтәм мин, чын мәгәр. Килер әле ул тагын, менә үзең дә
күрерсең! Дөньяңны онытып йокладың шул, көнләшеп үләрсең. Эх,
кайда минем дә унҗидедәге чакларым!
– Нәрсәсен карыйсың инде аның? Ну, хатыны булгач утыргандыр...
– Алай димә. Андый мәхәббәт һәркемгә дә тәтеми ул! Кай арада
чыгып киткәнен генә күрми калдым. Юкка чыккан кебек булды.
Йокымсырап алдыммы икән...
– Бәлки чыннан да Убырлыдыр? Ә монысы – Шүрәле, – дип, яше
Равилгә ымлады да кычкырып көлеп җибәрде. – Нигә? Кинодагы
кебек, анда шулай йөриләр бит әле.
Карты җавап биреп өлгермәде – төнгә таба китерелгән авыру
селкенеп куйды, һәм алар икесе дә аңа якынрак килде.
Равил уянды. Дәваханә тәрәзәсеннән кояш елмая. Көз соңгарак
калып килергә булган, ахрысы. Көн җылы, болытсыз иде.
– Исәнмесез! – диде аңа палатадашларының яше.
Палатага йөзгәндәй генә шәфкать туташы килеп керде. Йөзендә
елмаю.
– Ә… мин сезнең янга. Уяндыгызмы? Хәлегез ничек?
– Әйбәт!
– Әйбәт? – Шәфкать туташының аптыравы йөзенә чыкты. – Ә
хатыныгыз кайда?
– Хатын? – Равил югалып калды. – Тол мин. Дүрт ел инде.
– Башы да эшләп бетерми, ахрысы, моның, – дип пышылдады
карт авыру яшенә.
– Алай шаярмагыз. Миңа Аня әйтте, төне буе сезне саклады, диде…
– Аня?
– Безнең шәфкать туташы, узган төнне кизү торды. Хәзер аны мин
алыштырдым. Исемем Фәния була. Сезне бирегә бик авыр хәлдә
алып килгәннәр. Төнгә сакларга хатыныгыз килгән. Баш табиб хәлне
аңлап... аңа монда калырга рөхсәт биргән.
Палатада тынлык урнашты. Равил караватыннан торып ук утырды.
Арык, озын аякларын салкын идәнгә төшерде. Һәм әкрен генә:
– Хатыным дүрт ел элек үлде минем, – диде.
– Туктагыз әле, ул чагында кем иде соң ул? Менә бу урында кем
утырды? – Фәния урындык аркасына кагылуга кычкырып җибәрде:
– Бу нәрсә?
Барысы да урындыкка карады. Анда күлмәк ята иде.
Равил аны күрүгә дертләп китте.
– Минем хатынның күлмәге. Ул монда ничек килеп эләккән? Бу ни
бу, сез минем белән шаярырга уйладыгызмы әллә? Видеолар төшерер
өчен шулай шаярганнарын күргәнем бар минем. Берәр җирдә камера
торамы әллә монда? Алай булса... мин... Болай ярамый! Алай усал
шаярырга ярамый!
Ул сикереп үк торды, әмма аякларының хәле юк иде, урынына
кире утырырга мәҗбүр булды. Куллары калтырый, йөзенә кызыллык
йөгерде. Бөгәрләнгән майкасы күтәрелгән иде, ул анысын да сизмәде.
– Туктагыз әле, – дип, тиз-тиз сүз башлады Фәния, сәер авыру белән
иң беренче танышырга килүенә үкенеп. – Туктагыз, тынычланыгыз,
сезгә дулкынланырга ярамый! Хәзер ачыкларбыз. Бәлки, Аня дөрес
аңламагандыр. Бәлки, ул икенче бер туганыгыздыр... Дулкынланмагыз.
Ятыгыз, зинһар өчен, озакламый обход булачак, доктор караячак.
Барысын да ачыкларбыз.
Ул күлмәкне алып ук китмәкче иде, әмма Равил янә тормакчы
булып талпынды:
– Тимәгез, ул... аныкы! Минеке!
Фәния бәласеннән – башаяк дигәндәй, күлмәкне Равилгә тоттырды
да докторны чакырырга китте.
Палатадагылар бер-берсенә карашып алды, аптырап, урыннарына
барып ятты.
Равил күлмәкне күкрәгенә кысып тоткан килеш караватында
утырып калды.
***
Мун ярамаган гамәл кылуын аңлый иде. Ул тагын мунчасын ташлап
чыкты. Бер төнгә икенче тапкыр инде. Өйгә үтеп керде дә кеше кыяфәтен
алды. Карчык булды. Иске шифоньерны ачып, аннан Киленнең бер
күлмәген сайлап киде. Яшь хатын бу нигезгә аяк басуга, аны барысы да
Килен дип каршылады. Соңыннан да шулай дип кенә йөрттеләр. Мунга болай итмичә дә була иде инде, әмма ни өчендер соңгы
көннәрендә аның кеше кыяфәтенә керәсе килде. Кеше генә түгел,
хатын-кыз буласы килде.
Ул кая барасын болай да белә иде, әмма шәфкать туташы озатырга
тәкъдим иткәч, каршы килмәде. Палатадагы доктор аңа шунда ук
торып, урын бирде. Ни өчен алай итүен үзе дә аңламый калды. Ул
чыгып китүгә, Мун Равилнең кулын үзенең учларына салды.
«Бәлки язмышым шушыдыр», – дип канәгатьлек белән уйлап
куйды ул. Ияләрнең дә, кешеләрнең дә бик сирәге генә бирегә ни
өчен килгәнен аңлый.
Мун бары тик Равил һәм үзе турында гына уйлады. Аңа үзенең
гомерен бирә, бер тамчы, ике тамчы – әнә шулай тамчылап-тамчылап.
Ул үлмәячәк. Хәзер түгел. Көче ташып торганда, Мунга Равилне
коткарып калу берни тормас иде. Хәзер исә үзенең дә хәле булмаганда,
кыенрак шул. Әмма мөмкин әле.
Җирнең борынгы көче, тамырлар көче, җил һәм күкләр көче тузган,
таушалган тәнгә шифасын бирә, аның сутын тизрәк хәрәкәтләнергә
мәҗбүр итә иде. Гүя Равил язгы уяну чорындагы агач кәүсәсе. Үзенең
кешесенең терелүен күреп, шуңа сөенеп, Мун үзенең юкарганнан-
юкара баруын сизми дә калды. Килен күлмәге шуып төшеп, урындыкта
эленеп калды. Равил йоклый иде. Сулышы тигез, тыныч.
Мун карчык соңгы тамчы көчен җыеп, туган бусагасына кайтып
егылды. Шуннан торып, түбә астына кадакланган бәләкәй такта
кисәгенә орынды. Такта анда болай гына кагылмаган иде. Яңа мунча
төзергә вакыт җиткәч, иске мунчаның бер кисәген яңасының нигезенә
сала торган булганнар. Шулай иткәндә, яңа мунчага искесенең иясе
күчеп килә дип ышанганнар. Ахмаклык инде, билгеле.
Җитмәсә, бу гаиләдә яңа мунча төзер кеше дә калмады. Мун үзе
дә кешеләргә хезмәт итүдән туйды инде.
Ул кылдан нечкә, кәгазьдән дә юка ярыкка бик җиңел кереп
урнашты. Бернинди төшләр дә, хатирәләр дә юк. Тоташ караңгылык.
***
– Миңлебаян, үзең генә менмә анда, кара аны! Пешәрсең! – дип
кисәтте хатын-кыз тавышы.
– Ярар, – дип җавап бирде мунча алдыннан кыз бала тавышы.
Бер мизгелдән кара чәчле, яшел күзле кызчык ләүкәгә үрмәләде.
Шунда утырган көйгә бүрәнәгә сузылды да кулы белән сыпырып
алды. Бармагына нарат сагызы ябышкан иде.
– Йомшак!
Мун гаип булган җиреннән янә пәйда булды.
Алёна Кәримова
Ландыш ӘБҮДӘРОВА тәрҗемәсе
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев