Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Сорау

Терсәк тешләп булмаганны белгән Сөю йөрткән ялгыз йөрәктер.

Бәхетлемсең?

Син дөньяда барсың,

Барлыгың да судагы эздәй.

Үз-үзеңне күбрәк яратасың,

Яшәү юк күк үзеңнән бизми.

Бәхетлемсең?

Бары сине генә

Көннәр килә шикелле юллап.

Гомер үтә, ә син сизмисең дә

Бер могҗиза көтәсең еллап.

Бәхетлемсең?

Нәфсең сөлек сыман! –

Йөрәк каны җитмәс аңарга.

Калебеңә коллык ят булгачтын

Кала хәсрәт-утта янарга.

Бәхетлемсең? –

Сүзләр җилдә тузгыр.

Җаның сөю кабул итмәде.

Гомерләр дә тик золымда узар,

Аерылу үчсез үтмәде.

Бәхетлемсең?

Мәхшәр көненәчә

Мәңгелек бу сорау йөдәтер.

Терсәк тешләп булмаганны белгән

Сөю йөрткән ялгыз йөрәктер.

 

СИРОҖИД ДИН РАУФ

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев