Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Синең язмыш: кылыч тотып, атта җилү...

Синең язмыш: кылыч тотып, атта җилү – Ышан, түз!

Синең язмыш: кылыч тотып, атта җилү –

Ышан, түз!

Чәчәк койган, сулган, көйгән аланнарны

Урап уз!

Батырларның мәңге үзгәрмәс язмышын

Сакла нык!

Утка һәм суга кер, табигать көчләрен

Җиңеп чык!..

Вакытның аяусыз җиленә бирешмә –

Бул юлда!

Йөрәккә үтәли кадалган укка да

Син чыда!

Тынычлыкка, тук тынлыкка өметләнмә –

Бар, атла!

Якты киләчәгеңне күз карасыдай

Гел сакла!

Ашыгып язмышны хәл иткән шобага –

Ташланган!

Рәхәт тормыш артта калган, сынау юлы

Башланган...

Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәcе

 

"КУ" 08, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев