Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Синең күзләреңдә хәсрәтләр күрдем...

Кирәк түгел сүзләр, күзләрең булганда...

Синең күзләреңдә

Йолдызлар күрдем,

Диңгезләр күрдем,

Болытлар күрдем,

Яшел-яшел урманнар

Гүзәл балкышлар күрдем.

 

Күрмәгән булсам әгәр,

Яшәмәс идем,

Куанмас идем,

Язалмас идем...

 

Синең күзләреңдә

Хәсрәтләр күрдем,

Тамчы-тамчы күз яшьләре,

Сорау-ялвару күрдем.

Тагын — Кояшны,

Тагын мин Айны күрдем.

 

Күрмәгән булсам,

Еламас идем,

Кояшка, Айга

Куанмас идем.

 

Синең күзләреңдә

Сине күрәм, Ана.

Кирәк түгел сүзләр,

Күзләрең булганда.

 

Сәйран Сөләйман

Кырым-татар теленнән Сания Әхмәтҗанова тәрҗемәсе

 

"КУ" 9, 2015

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев