«Сабах»
Яңа «Сабах» хәзер – «Бургер Кинг»!.. Орынасым килми ташына да. Тукай җаны гына гел бер көе, Үзгәрешсез калды Тукай гына…
«Сабах»* йорты кабат тергезелеп,
Каршы ала яңа иртәсен.
– Саумы, «Сабах»!
Котлап кирәктер ул
Ташыңа бер генә чиртәсе!
Тукай күргән «Сабах!
Гасыр үткәч,
Инде танырлык та түгелсең!
Сөбханалла!
Күпме сынаулардан
Кабат калыккач, син ул – үлемсез!
Һәйкәл булып гүя күтәрелдең...
Маркс белән Свердлов почмагы
Калды матураеп,
Карт агачлар
Шатланалар, җәеп кочагын.
Көрән кирпечләрең бөркер микән
Үткәннәрнең утлы сулышын?!
Көтмә!
Кеше монда алмый китап,
Ресторанга килә тулышып...
Китап келәтендә яткан Тукай
Үзе – язылмаган китаптай:
Эче тулы аһ-зар, моң, уй-хыял...
Фәкыйрь тыңлар көйле нотыктай.
Аһ син, «Сабах»!
Сырхау шагыйрьнең
Таба алмадыңмы күңелен?
«Эттән туган!» диеп китмәгән бит
Уфалардан Тукай үкенеп!..
Китап ачмый инде беркем монда,
Күңел ача гамьсез тормышта.
Күптән беткән шагыйрь мохите дә,
Заман – башка исәп кормышта.
Тукаең да булмас келәтендә,
Ятмас йотып китап тузанын.
Иске бинаң барыбер сагындыра...
Шагыйрь эзен тапмый узамын.
Тукай яткан китап кибетеннән –
Тузан да юк иске «Сабах»тан.
Тарихсыз без – гүя сукыр җаннар,
Алсак иде дә бит сабаклар...
Яңа «Сабах» хәзер – «Бургер Кинг»!..
Орынасым килми ташына да.
Тукай җаны гына гел бер көе,
Үзгәрешсез калды Тукай гына…
Кадим Аралбай
* «Сабах» – иртә, таң. Шушы исемдәге китап кибетендә Уфаның хәзерге Маркс белән Свердлов урамнары
(элекке Александровская белән Кече Казан урамнары ) чатында 1912 елда татар халкының бөек шагыйре
Габдулла Тукай яшәп киткән.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев