Ни өчен кояш кызыл?
Иртә таңда Кояш юлга чыга – Килә тәрәзәмә, Карый дикъкать белән.
Иртә таңда
Кояш юлга чыга –
Килә тәрәзәмә,
Карый дикъкать белән.
Мин дәшәмен аңа:
– Әйдә, кер! – дип.
Җавап бирә:
– Вәгъдә, соңрак керәм…
Һәм керде ул.
Беләм, чәй ярата,
Тозлы калмык чәен.
Мин кояшны сыйлыйм:
– Эч, чәй күп! – дим, –
Әйдә, тагын өстим.
Йөзләребез бәкам агачының
Ала җете төсен.
Кояш рәхмәт әйтеп,
Хәл алгач та,
Менеп әкрен генә,
Түбә буйлап бара.
Өй ишелми,
Бакыр кояш яктысында
Балкып яна.
Барысын да
Сәламли кояш,
Яшерми ул нурын,
Якты елмаеп каршылый
Барча дусларын.
Ни өчен, кызыл ул? –
дип чумамын уйга.
– Калмык чәен эчә,
сандал агачыдай шуңа…
М и х а и л Хонинов
Әлфия СИТДЫЙКОВА тәрҗемәсе
"КУ" 03, 2024
Фото: unsplash
Теги: шигърият поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев