Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Минем Дөньямда юк инде җирең

Ялган сүзләрдән күңел кырылды...

Биргән вәгъдәләр кай җирдә калды?

Юкка көтәсең – ышанмам сиңа.

Ялган сүзләрдән күңел кырылды,

Юк инде җирең минем Дөньямда.

 

Бөреләнүгә безнең сөюләр,

Миндәге рәсмең күчте ят кулга.

Бәхетле көннәр узганда калды,

Юк инде җирең минем Дөньямда.

 

Безнең сөйләшер ниебез калды? –

Сиңа сөйләрлек юк инде сүзем.

Хыяллар җирен чынбарлык алды,

Минем Дөньямда юк инде җирең.

Али Җушкун, төрек шагыйре

Р.Рахман тәрҗемәсе

Җирең - урының.

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев