Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Әле генә

Еш кына далага кайтам, елганың бормасында Ак тирмәләр канат кага, яшәеш башы – шунда.

Муса Чахархан Чахоровский (1953) – шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. Польшаның Вроцлав шәһәрендә Польша татарлары гаиләсендә дөньяга килә. Поляк телендә чыга торган «Татар күзәтүе» иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире, «Польша татарларының еллык басмасы»нда әйдәп баручы мөхәррир. 16 шигырь китабы, Коръәннең поляк теленә соңгы тәрҗемәсе авторы. Шигырьләре татар, рус, төрек, венгр, хорват телләренә тәрҗемә ителгән.


Еш кына далага кайтам, елганың бормасында

Ак тирмәләр канат кага, яшәеш башы – шунда.

Ат арбасына салынган үлән өстенә ятып,

Бер малай йокыга талган, булмый аны уятып.

Ә абыйсының байталы, дөньяның ямен җыйнап,

Йөртә аны елга, зират, җәелгән җиһан буйлап.

Өйдән аны төшке ашка чакыралар, ә монда

Ишетелми, ул сүзләрне һава йота бер тында.

Малай төштә болын күрә, елгадан ат кайтканын.

Ул белми шул, ничек вакыт һәммәсен картайтканын.

Беркая барыр урын юк, еракта калган еллар.

Үткәннәр турында уйлап, тын гына дала елар. 

Муса  Чахоровский 

Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе

 

"КУ" 03, 2023

Фотода автор үзе,архив.
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев