Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кырым гөлләре

Һәр җирдә тик эзәрлекләде Кырым гөлләренең исләре.

Нинди генә илдә булмадым! –

Бер-берсеннән гүзәл үзләре.

Һәр җирдә тик эзәрлекләде

Кырым гөлләренең исләре.

Күрдем анда чибәр кызларны,

Килбәтләре затлы, төсләре.

Табыннарга ирек бирмәде

Кырым гөлләренең исләре.

Күккә ашкан йортлар күрдем мин,

Тыеп кына өлгер хисләрне!

Шыпырт кына игә китерде

Кырым гөлләренең исләре.

Иярепләр китәрдәй булдым, –

Балавыздай йомшак сүзләре,

Искә төште – аңга китерде

Кырым гөлләренең исләре.

Югалырмын туган туфракта,

Гөлгә күмелер мазар өсләре.

Миннән соң да хушланыр илдә

Кырым гөлләренең исләре.

С ә й р а н С ө л ә й м а н

 Кырым-татар теленнән Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәcе

 

"КУ" 12,2021

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев