Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кулыңны бир, әй, син, чибәр...

Юл җиңел түгел, ләкин без Аны бергәләп үтәрбез...

Кулыңны бир, әй, син, чибәр,

Уйларың офыкка җибәр!

Җир һәм күкне тоташтырган

Гаҗәп кояш яши торган

Ерак тарафка юл алыйк,

Бер язмыш булып уяныйк!

Юл җиңел түгел, ләкин без

Аны бергәләп үтәрбез,

Явызлыкның ярсу көче,

Караңгылык белән үче

Артыбыздан йөгерсә дә,

Күперләрне себерсә дә...

Үз язмышларыбыздан без

Зәңгәр офыкка китәрбез.

Куучылардан качарга,

Җилдән дә җитез очарга

Булышыр чабыш атлары,

Аларның бар канатлары.

Сөекле ярым – аккошым!

Барлыгым, сулышым, һушым!

Җир һәм күкне тоташтырган

Гаҗәп кояш яши торган

Серле тарафка юл алыйк,

Бер язмыш булып уяныйк!

Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәcе

 

"КУ" 08,2019

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев