Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кулны бирдем

Кулны бирдем күңел бирмәс ир-атка. Кызганыч тик, калдым бары оятка…

Кулың бирмә күңел бирмәс хатын-кызга.
Ркаил Зәйдулла


Кулны бирдем күңеле бай ир-атка.
Гашыйк булган өчен калдым оятка.
Моннан ары кулны бирмәм беркемгә.
Кеше түгел, эт тә чыдый бер төнгә.
Күнегелә икән аяк таюга.
Мәхәббәтле җаным бара баюга.
Сине тыңлап бакыйлыкка күчтемме?
Синең белән ике башка үстемме?
Синең алда түбәнлеккә төштемме?
Гашыйк җаннар мәңгелектән өстенме?
Кулны бирдем күңел бирмәс ир-атка.
Кызганыч тик, калдым бары оятка…

Римма Галимова

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев