Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Көннәр бар...

Үтеп кенә тора көннәр чылбыры, Менә тагын җитте килеп чәршәмбе.

Йөгәнсез атларга охшаган көннәр бар –
Булмый туктатып та, куып тотып та.
Үтә алар гап-гади бер көн булып,
Бернинди эз калдырмыйча тормышта.
Авыр сулап куя бары көндәлек,
Үрелгәндә, кечкенә тамга белән,
Куяр өчен чираттагы битенә
Үтте тагын кечатна дип билгеләп.

Әйе, шулай, авыр сулый көндәлек,
Тагын бер көн сизелмичә яшәлде.
Үтеп кенә тора көннәр чылбыры,
Менә тагын җитте килеп чәршәмбе.

Ш Ә Й И Т - Х А Н Ы М  А Л И Ш Е В А

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев