Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Килермен

Төркуглы килер әле тагын бер, Корылган көндә бәйрәм табыны!

Олыс нигезендә, телендә яши!

Чакыру-өнең ишетсәм – киләм!

Газиз халкымда кардәшлек хисе,

Тарих, тамырлар уртагын беләм.

Язудан гына түгел лә бәхет.

Китмәм сафыбыз бозганнар белән.

Казанлыларга суздым кулымны.

Татар абыем, кабаттан киләм!

Муса Җәлилнең яшидер сүзе,

Сүнмәгән учак, балкыйдыр кузы.

Яшәешегез үз кулыгызда,

Мин киләм, кардәш! Тәңре юл суза.

Борынгы Идел коя һаман да,

Үзе ул – тоткын, үзе ул – ауда.

Түбәдә уйный яшен камчылар,

Йөзгә-йөз килеп, барам томанда.

Һәр батыр менгән атның биленә.

Тарих язылган каһан телендә.

Габдулла Тукай туган телендә

Җыр алып киләм сиңа бүген дә!

Бозылмас юлым, поезд кичекмәс!

Исемем Орхан – күчкән татардан!

Күңелем янә Болгарны кичкән,

Сабан туена киләм кабаттан!

Кичәге көн ул – Олыс тарихы,

Үткәннән дәрес алган – алдынгы.

Төркуглы килер әле тагын бер,

Корылган көндә бәйрәм табыны!

ИЛКАР ТӨРКУГЛЫ

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 05, 2024

Фото: архив.

Фотода автор үзе.

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев