Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кеше – көчсез дигәннәре хата...

Гашыйк булса Ай да... чиксез күктә Ике Кояш балкып янар иде...

Кеше – көчсез дигәннәре хата,

Сөю уты көйдералмый икән...

Киресенчә, соры тычканны да

Назлы бер сүз чын арыслан иткән.

 

Эльбрус-тау әгәр гашыйк булса,

Боз-бүреге эреп агар иде.

Гашыйк булса Ай да... чиксез күктә

Ике Кояш балкып янар иде...

 

Сания Әхмәтҗанова тәрҗемәсе

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев