Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кеше булу

Тик үземә кайгы төшкәч кенә, Кешеләрне аңлый башладым.

Алтай халкының мәшһүр шагыйре Борис Укачин (1936 – 2003) Таулы Алтай автономияле өлкәсенең (хәзерге Таулы Алтай Республикасы) Онгудай районындагы Каярлык авылында дөньяга килә. Өлкә башкаласындагы милли мәктәпне тәмамлагач, ул армия сафларына алына. Аннары Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Соңрак «Алтайдын чолманы» исемле өлкә газетасында, радиокомитетта, РСФСР Язучылар берлегенең Таулы Алтай бүлегендә эшли/


Человек начинается с горя...                        

 Ольга Берггольц


Бу сүзләргә җавап эзли-эзли,

Буталып та бетте башларым...

Тик үземә кайгы төшкәч кенә,

Кешеләрне аңлый башладым.

Бәхетленең уе синдә түгел,

Ул яши күк башка, чит илдә.

Коткарам дип сине, кулын сузмас,

Торган чакта упкын читендә.

Сагышлыны мәңге аңламас ул,

Сагышларга үзе чуммаса.
Ярлы сүзе аңа ишетелмәс,

Янчыгында алтын чыңласа.

Язмыш сине утка салган чакта,

Көтмә аннан һич тә мәрхәмәт.

Сине аңлап, яшен түгәр бары

Мең кайгылар кичкән мәхәббәт.

Бу дөньяда яши-яши әле

Күп нәрсәдән гыйбрәт аласы...

Кайгы кичеп, михнәт чигеп кенә

КЕШЕ була адәм баласы.

Борис  Укачин 

Алтайчадан

Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәcе

"КУ" 11,2021

Фото: pixabay

 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев