Казакъларның йөз аклыгы
Бүгенге көндә Мукагали Макатаев – казакъ шигъриятенең классигы, казакъларның йөз аклыгы.
Казакъларның бөек шагыйре Мукагали Макатаев турында иң беренче булып Рәдиф Гаташтан ишеткәнем бар иде. Ул казакъ шагыйрьләре белән күптәннән кызыксына, Магҗан Җомабаевның татарча китабын да тәрҗемә итеп чыгарды. Кайчандыр, яшьрәк чагында Алматыга баргач, Мукагалине ерактанрак булса да күреп тә калганы булган икән. Аннары миңа Казакъстан Язучылар союзы рәисе, күренекле шагыйрь Нурлан Оразалинның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итәргә туры килде. Яратып эшләдем, тәрҗемә иткән вакытта казакъ поэзиясенең үзенчәлекләрен, матурлыгын һәм зурлыгын тойдым. Алматыга шул китапны тәкъдир итәргә баргач, андагы каләмдәшләргә Мукагалинең язмышы һәм иҗаты белән кызыксынуымны әйткән идем. Нурлан Оразалинның урынбасары, шагыйрь Җанарбәк Ашимҗан аның авылдашы ук булып чыкты. Ул миңа Мукагали Макатаевның бик калын бер китабын бүләк итте. Китап Төркиядә берьюлы ике телдә – төрекчә һәм казакъча – басылып чыккан 600 битле «Сайланма шигырьләр» иде. Тәрҗемәгә тотынгач, китапның икетелле булуы бик тә ярап куйды. Казакъча аңламаган сүзләрне, төшенчәләрне төрек сүзлегеннән эзләп табарга була иде. Казакъ шигыренең төрекчәгә ни дәрәҗәдә төгәл тәрҗемә кылынганлыгын күзәтү дә үзем өчен кирәкле бер тәҗрибә мәктәбе шикеллерәк гамәл булды...
Кыскасы, тәрҗемә барышында мин үзем өчен өр-яңа бер шагыйрь, өр-яңа шигъри дөнья ачтым. Чыннан да, без моңа кадәр үз казаныбызда гына кайнап, рус теленә тәрҗемә ителгән кайбер шагыйрьләрне генә укып, үзебезнең төрки туганнарыбызның әдәбиятын бөтенләй диярлек белми яшәгәнбез икән. Ә инде русчага тәрҗемәләрнең ниндилеген, аларның күпчелегендә миллилекнең, милли үзенчәлекләрнең сакланмавы турында без инде хәзер яхшы беләбез...
Ә казакъ әдәбиятында Мукагали Макатаев дигән зур шагыйрь булган, ул искиткеч шәп шигырьләр иҗат иткән... Ни кызганыч, без аның иҗатын да, барлыгын да белмәгәнбез. Белгән булыр идек тә, казакълар белән кирәгенчә аралашмаганбыз. Аралашсак та, рәсми рәвештә генә, өзек-өзек кенә, җае чыкканда гына, ниндидер вакыйгалар уңаеннан гына. Ә бит Мукагали үзе исән чагында ук халык арасында шактый билгеле шагыйрь булган...
Ул – безнең бик күпләребез шикелле үк совет чоры шагыйре, бик күп шагыйрьләребез кебек үк әтисез үскән сугыш чоры баласы. 1931 елны Алматы өлкәсенең Карасаз исемле авылында дөньяга килгән. Димәк ки, быел аңа 86 яшь тулган булыр иде. Тик шагыйрь бик иртә – моннан 41 ел элек (1976 елны) вафат булып куя. Язмыш аңа бары тик 45 ел гомер биргән... Шулай да казакъның бөек шагыйре булыр өчен аңа шул кыска гына гомер дә җиткән. (Биредә үзебезнең Тукай, Бабич, Җәлил кебек гомерләре кыска, иҗат гомерләре озын булган шагыйрьләребез искә төшә.) Шул арада ул сигез шигырьләр китабы чыгарып өлгергән, поэмалар, повестьлар һәм хикәяләр, пьесалар язган, хәзерге казакъ шигърияте турында мәкаләләр иҗат иткән. В.Шекспирны, У.Уитменны, шәрекъ шагыйрьләрен, рус шагыйрьләрен тәрҗемә иткән, Дантеның «Илаһи комедия»сен тәрҗемә итә башлаган... Мукагали Макатаевның тормышы да, иҗаты да бик күп шагыйрьләребезнеке кебек үк төрле каршылыклардан, авырлыклардан, сынаулардан торган. Бик яшьли өйләнә, алты балалары була. Авылда рус теле укытучысы, район газетасында хәбәрче була, Алматыга күчкәч, газета-журналларда, Язучылар союзында эшли, Казакъстан радиосында диктор була. (Күптән түгел, интернеттан табып алып, мин аның үз тавышын, шигырь укыгандагы язмасын тыңладым. Аның тавышы, шигырь укуы мине, дөресен генә әйткәндә, тетрәндерде. Казакъ шигыре бөтенләй башка аһәң белән яңгырады. Мондый тавыш бездә Айрат Арслановта гына бар иде...) Популярлык аңа олы сынаулар аша килә. Олы кызы Майгөл унбер яшендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Фатирсызлык, фатирдан фатирга күчеп, кеше өстендә яшәүләр, эшсез калулар, кулъязмалары тулы портфелен югалту, үз-үзе белән, үзенең йомшак яклары белән, коточкыч дәвалап булмас авырулары белән көрәшүләр, каләмдәшләренең нахакка рәнҗетүләре, Язучылар союзыннан куылулары... Үзенең көндәлекләрендә ул мондый сүзләр язып калдырган: «Каһәр суксын сине, шигъри язмышым! Өчләтә каһәр суксын мине чорнап алган мохитне! Мин ул тирәлеккә бөтен җаным-тәнемне бирдем, барысы да әйбәт булыр дип ышандым. Миңа кайгы-хәсрәттән башка берни дә китермәгән, мыскыл ителгән, кимсетелгән көннәремне төгәлләп ятам. Хәзер менә аңладым инде, бу дөньяда миннән дә бәхетсезрәк кеше юк». Җан ачысы белән язылган, җанындагы бөтен авыртуларының, әрнүләренең кайтавазы булып яңгыраган бу сүзләрне шагыйрь болай гына язмас! Димәк, аны шул көнгә төшергәннәр, шушы халәткә җиткергәннәр.
Көндәлегендәге иң соңгы язмаларында ул болай дип яза: «Хөрмәтле иптәшләрем! Әгәр дә сез биографиямне, иҗатымны, чыннан да, тикшерәсегез килсә, минем бөтен язганнарымны укып чыгарга онытмагыз. Мин шигырьләремдә үземнең «мин»ем аша үземнең тормышымның елъязмасын язып бардым». Чыннан да, Мукагалинең шигырьләре искиткеч ихлас, гади... Аларда бернинди ясалмалылык юк, акыл сату юк. Әйтәсе фикере ачык, әйтелгән сүзе – халыкчан, укучы күңеленә якын. Аның шигъри юлларына, образларына җете буяулар хас түгел. Ул күбрәк аклы-каралы төсләр белән эш итә, нечкә күңелле булудан кыенсынмый, газаплы уй-фикерләрен яшереп тормый.
Шуңа күрә дә аның шигърияте беркадәр бөек рус шагыйре Сергей Есенинныкы белән дә аваздаш. Ул үзенең бер шигырендә юкка гына болай дип язмагандыр: «Мәхәббәт, дип яндым, көйдем һәм җан аттым, Гаделлек, дип борынымны күп канаттым. Чирткәнем дә булмады җан иясенә, Синең кебек, Сергей, мин дә эт яраттым». Мукагалинең иҗаты күпмедер дәрәҗәдә безнең бөек Такташ иҗатына тартым, Туфан белән Атнабайны да, Илдар Юзеев белән Зөлфәтне дә, Салават Рәхмәтулла белән Марат Кәбировны да хәтерләтеп куя. Тик безнең совет чоры шигъриятенә әйтергә теләгәнеңне дә әйтеп бетермәү, дөресрәге, әйтә алмау, хисләреңне белдерсәң дә, фикереңне яшереп калдыру, күп дигәндә, киная белән генә әйтү, әйтергә тырышу хас иде. Бу, билгеле, безнең зур-зур шагыйрьләребезгә дә кагылмый калмады. Ә менә Мукагалинең шигырьләре шәхси кичерешләргә бай булуы белән, ничек бар, шулай язуы белән башкалардан бик күпкә аерылып тора. Ул үзенең эчке дөньясын укучы алдында ачып салудан курыкмый. Совет чорында андый шигърият, йомшак кына итеп әйткәндә, хупланмый иде: үз хисләреңдә, үз күңелеңдә «казыну» буларак кабул ителә иде.
Мукагалинең күренекле казакъ шагыйрәсе Фариза Уңгарсыновага багышлап язылган бер шигыре бар. Ул анда үзенең бөтен әрнүләрен, кайгы-хәсрәтләрен, әйләнәтирәсендәгеләргә булган хак мөнәсәбәтен һәм үзенең иҗатына булган үз бәясен дә сыйдырган. Үзенең каләмдәшенә ул болай ди: «Күрсәтәләр икән монда күрәсеңне... Фаризаҗан! Син шуларны беләсеңме?» Аннары дәвам итә: «Шундый хәлем, нигә шагыйрь булганмындыр, Шагыйрь булып нигә генә туганмындыр?!.» Мондый уфтанулар артында күпме фаҗига, күпме үкенечле көннәр булуын шагыйрь үзе генә белгәндер, әлбәттә... Шулай да шигырь ниндидер бер ышаныч, өмет белән тәмамлана: «Том-том булып киштәләрдә тормасак та, Подвалдагы архивлардан табылырбыз...»
Монысы инде Мукагалинең үз-үзенә бәясе, үз иҗатына ышанычы, үз бөеклеген аңлавы булып аңлашыла. Ә көндәлекләрендә ул үзенең ХХI гасыр шагыйре дә булачагын язып калдырган. Үз-үзенә, үз иҗатына нык ышанган шагыйрь, чыннан да, хаклы булган!
Мукагали Макатаевка шагыйрь буларак танылу, чын популярлык үзенең вафатыннан соң килә. 1981 елны Алматының бер урамына аның исеме бирелә, ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела. 1985 елны Казакъстан Язучылар союзы М.Макатаев исемендәге әдәби премия булдыра. 2000 елны шагыйрь «Әманәт» исемле шигырьләр җыентыгы өчен Казакъстанның Дәүләт премиясенә лаек була. 2002 елда шагыйрьгә Алматыдагы үз исемен йөрткән урамда бронза һәйкәл куела...
Бүгенге көндә Мукагали Макатаев – казакъ шигъриятенең классигы, казакъларның йөз аклыгы. Шәкертләренең берсе әйткәнчә: «Шагыйрьнең икенче тормышы башланды. Мукагали бүген – легенда, Мукагали бүген – хакыйкать, Мукагали бүген – Коръән». Биредә бераз гына арттыру да бардыр, әмма кемдер шулай уйлый икән, кемдер шагыйрьгә шундый илаһи бәя бирә икән, бу инде үзе үк хакыйкатькә тиң. Димәк, Мукагали Макатаев үз халкының күңеленә сандугач булып кунган, сандугач булып оялаган!..
Мукагалинең шигърияте минем күңелемне дә тулысы белән яулап алды, хисләремне, уйларымны биләп алды. Мин анда үз иҗатым белән якынлыкларны да таптым. Алар – авыл баласының уй-хыяллары, якыннарыңа булган җылы мөнәсәбәт, туган җиргә, туган илгә, халкыңа мәхәббәт хисләре... Халыкчанлык, укучы күңеленә, халык мәнфәгатьләренә якынлык, уй-хисләреңне укучының җанына үткәрерлек итеп әйтеп бирә белү осталыгы...
Мукагалинең шигъри теле урыны-урыны белән безнең татар сөйләменә дә якынаеп китә, татарча яңгыраган кебек хисләр калдыра. Чыннан да, телләребезнең уртак яклары бик күп икән шул...
Гомумән, минем тәрҗемәләрдә тәкъдим ителгән ошбу шигырьләргә укучыларыбыз һич кенә дә битараф калмаслардыр...
"КУ" 09, 2017
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Шәп шагыйрь.
0
0