Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

КАЙТУ (хикәя)

Сезнең сагынганыгыз бармы? Бала чакта. Минем бар. Үлеп, өзелеп, сарыга сабышып…

Сезнең сагынганыгыз бармы? Бала чакта. Минем бар. Үлеп,
өзелеп, сарыга сабышып… Шул сагышны, инде кырык еллап вакыт
үтсә дә, һаман да бала чагымдагы иң авыр, михнәтле бер кичереш
итеп хәтерлим. Ул сагыш, яланаяк моңсыз чагымның бердәнбер
кара табы, хәтта үземә хәтерләве дә кыен булган бер мәле кебек.
Гомерем буена, Аллага шөкер, бервакытта да шулчак кайгырган кебек
кайгырмадым, беркемне һәм бер җирне дә шул вакытта сагынган
кебек сагынмадым, телсез калып, ашаудан язып саргаймадым. Ул
мәлләрдә ниләр кичереп, күңелемдә нинди тойгылар, башымда
нинди уйлар кайнаганын үзем генә беләм. Ул кичерешләрне мин
бүген элекке тирәнлеге белән кичерә алмыйм, әлбәттә, әмма ничек
кыен булганлыгын яхшы хәтерлим. Нәкъ бер каты авыру кебек.
Күңелдән алып ташлап та, каядыр качып котылып та булмый торган
җан авыруы… Алты яшьлек кенә баланың йөрәген мәңгегә яралап,
хатирәләренә утлы куз белән җуелмас билге салып җибәргән сагыну
иде ул. Туган якны, туган авылны, туган йортны, әткәй-әнкәйне,
туганнарыңны сагыну… Ә аның тарихы болай булды.
…Мәгърур Ирәндек тауларының итәге – җәелеп яткан иксез-чиксез
яланнарның иң күркәм, иң якты, иң матур бер почмагында Муллакай
авылы урнашкан. Ул чакта оҗмах минем өчен ике кәкре урамнан һәм бер
бәләкәй тыкрыктан тора иде. Дөньям шул хәтле камил, тулы, түгәрәк.
Әткәй белән әнкәй таңнан торып эшкә китсә дә, без – без дигәнем мин
һәм ике бәләкәй сеңлем – иркә-наздан мәхрүм түгелбез. Картәниебез,
кояш калка башлау белән, безне алмаш-тилмәш аркабыздан кагып сөя,
аяк-кулны көйләп, сыйпап-язып уята башлый. Чәч-башыбыз тузган,
беребездән-беребез бәләкәйрәк өч кыз бала иренеп кенә торып, тышка
чыгабыз һәм чык юып төшергән каз үләне буйлап чиркана-чиркана,
яланаяк алачык почмагына барып, җиз комганнан бер-беребезгә су
коешып, бит-кулны юабыз. Аннан бер-бер артлы тезелешеп барып,
алачык күтәрмәсенә утырабыз. Тәмле булып тәбикмәк исе чыкса да,
беребез дә аш өенә керергә кыймый. Чөнки картәниебез тузган баш
белән анда керергә кушмый. Бу тәртипкә күнегеп беткән без, сабыр
гына картәнинең бушаганын көтәбез. Менә ул, тимер җамаякка – су,
чатнаган чынаяк астына эрегән сары май һәм эре тешле агач тарак
чыгарып сала да, үзе күтәрмәнең өске баскычына – безнең артка
кунаклый. Япма итәкле күлмәген өскә тартып, тубыгы тирәсендәге
бөрелгән буйлы мул ыштанын күрсәтеп, картинәй башта өч яшьлек
бәләкәч сеңлебезне, тубыгы арасына кыстыра да, таракны әледән-
әле суга тыгып алып, чәчен тарый башлый. Бу – безнең өчен әллә
ни күңелле булмаган, хәтта күз яшьләрен коюга җиткергән авыр иза.
Әмма моннан качып булмый. Тузган баш белән аш өенә дә кертмиләр,
уйнарга да чыгармыйлар. Ә инде уйнарга чыгу өчен без чәч үрдерү
генә түгел, әллә нәрсәләргә дә риза булабыз.
Сеңлемне чината-чината, чәчен шомартып тарагач, картәни
бармакларын сары майга тыгып алып, ике учын ышкый да, тоташ
капланып торган кечкенә «күбәнең» битен «ачып», тарак теше белән
төймә борын очыннан юл алып, урталай яра һәм ике колак төбеннән
учлап тотып шатырдатып үрә башлый. Чыпчыктай гына кызның
кулбашына балаларга хас булмаганча калын толымнар юл ала да, бил
тәңгәлендә кызыл чүпрәкләр белән кушылып, нәзек булып төйнәлеп
барып туктый. Картәни бармакларын майга тагы бер кат тидереп,
сеңлебезне үзенә каратып куеп, «Бисмилла» әйтеп, ике баш бармагы
белән өчәр кабат кашларын сыпыра, учындагысы белән «чебешли»
башлаган кабарып торган яңакларын, беләкләрен, уч сыртын сылый.
Бу эшләр беткәч, бәләкәчне сулган йомшак түшенә кысып елатканчы
сөя дә аркасыннан этеп, эчкә кертеп җибәрә. «Тузган баш»тан тиз
арада «тәтәй кызга» әйләнгән кызчык кәҗә бәтие шикелле тыпырдап
йөгереп китә. Шул ук тәртип белән картәни кулыннан тагы да бер
сеңлем, аннан мин үтәм. Минем чәчемне үргәндә картәни, гадәтенчә,
сукранып алырга да онытмый:
– Шушы чәчеңне сүтмичә ятсаң, ни булган, азгын, су төшкәндә дә
сүтмә, менә бит, елга чүбен сөзеп алып кайткансың әпәт. Кара, тузгак
баш, бетләп китсәң, чәчеңне сарык кайчысы белән тунап ташлыйм.
«Тузгак баш»ның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга көн
дә кабатланган бу сүзләр, картәнисеннән кысып сөелгәч, сеңелләре
артыннан эчкә ташлана.
Тәбикмәккә җылы каймакны агыза-агыза сылап, ялый-ялый ашагач,
чынаяк асларына салынган чәйләребезне чөмерәбез дә, бәләкәчебезне
ике яктан җитәкләп, урамга чыгабыз. Башта Нәзиләләргә кычкырабыз,
алар сеңлесе белән чыгып кушылгач, Әлмирәгә, Гөләндәмгә, Сәлимә
белән энесенә кычкыра-кычкыра, Сакмар буена юнәләбез. Авыл буйлап
үтеп, елга ярының вак кырчынташ түшәлгән сөзәк урынына килеп
җиткәнче, без – ыбыр-чыбыр, ике дистәләгән баш булып китәбез.
Кайнар кояш астында тәкатьсез кызып өлгергән комда һәркем үзенә
озынча итеп ятар «урын» әзерлибез дә чирканчык алырга төшәбез.
Аннан китә су керү, кемузардан чуму-йөзү. Йөзә үк белмәсәк тә, куллар
белән ярга йә үтә күренеп яткан кырчынташлы су төбенә таянып, яхшы
йөзүчене сурәтләп йөрибез инде. Шушында ук качышлы, бастырыш,
кем матуррак таш таба, өй төзү кебек әллә ничә төрле уеннар уйнала.
Кайсыбызныңдыр энесе йә сеңлесе еласа, күмәкләп юатабыз, кемнең
нәрсәсе бар – шуны бүлешеп ашыйбыз, булмаса, кайтып чәй эчеп
киләбез дә, үрдәк көтүе кебек тагы да суга төшеп, сай урыннарның
боламыгын болгатабыз, чыгып кызынабыз да тагы төшәбез. Шулай
итеп йөреп, көннең кичкә авышканын да сизми калабыз. Эңгергә
инде иреннәребез күм-күк булып күгәреп, өшүдән дерелдәшеп,
күлмәкләребез ала-кола пычранып, бит-кулларыбыз ялтырап янып, су
суырган тәннәребез арып-талып өйләргә юлланабыз. Әткәй-әнкәйләр
кайтса кайтып өлгерә, кайтмаса – юк, без аннан-моннан капкалап,
картәни сукрана-сукрана мал каршылаган арада, кайсыбыз кайсы
җирдә тәгәрәшеп, нәүм базарына китеп бетәбез. Ярты төн авышкач,
әнкәй безне урыннарыбызга урнаштырган вакытта, сеңелләрем йокы
аралаш каты үрелгән чәчләрен сүттерә. Шулай ук күпмедер вакыт
йоклап уянгач, толымнарымны сүтеп ятам, шулчак чәч төпләремнең,
күз кырыйларымның авырттырып тартылып торуларын җибәреп,
рәхәтләнеп калам.
Көннәребез шулай бертөрле үткән кебек булса да, безгә күңелсез
түгел. Күңелсезләнергә яки ул хакта уйларга да, хәтта кайчак кайтып
ашарга да вакытыбыз җитми. Шулай да, көндәлек тормышка икенче,
ят төс биреп, безгә кайвакыт кунаклар да килеп төшкәли. Беркөн дә
шулай булды. Магнит каласыннан әткәемнең абыйсы Айбулат бабай
белән Надя әби килде. Аларга кызлары Оксана белән уллары Кәрим
дә ияргән. Ике кәрзин эре алма, әтәч кәнфитләр алып килгәннәр. Эч
авыртканчы алма кимердек, әтәч суырдык та тагы су коенырга киттек.
Кунак килгәч, картәни кичке чәйне ихатада, чирәм өстенә киң
ашъяулык җәеп эчерде. Нык йокыбыз килсә дә, олыларның күңелле
гөрләшүенә кушылып, без дә гүләдек, мине бигрәк тә Надя әбинең:
«Гөлирәне калага кунакка алып китәбез, кала күреп кайтсын», –
дигән сүзләре кузгатты. Ашкынып, әткәем йә әнкәемнең ризалыгын
көттем. «Ярый» дисәләр генә ярар иде… Җибәрсәләр иде…»
Сабырсызлануымны сизгәндәй, әткәй, мыек астыннан гына елмаеп:
«Барам дисә – барсын, әйдә, елаганчы йөреп кайтсын», – диде.
Әнкәем дә, минем якка яратып карап: «Сагынса, китерерсез инде,
печән өстендә үзебез йөри алмабыз», – дип өстәде. Шулай итеп,
минем калага китүем хәл ителде. Алтын япмалы, көмеш көймәле
сихри кала хакында хыялланып, бишбармак суынганны көтеп, чалкан
ята торгач, шунда йоклап та киткәнмен…
Әткәй төш җиткәндәрәк кайтып, ат белән безне дүрт-биш чакрым
ераклыкта яткан Баймак юлына алып чыкты. Юлда бераз тузан йотып
торгач, автобуска утырып, Баймакка килеп төштек. Бу авылымнан
тәүге тапкыр читкә чыгуым иде, шунлыктан Баймак кебек каланы
да тәүге тапкыр күрүем.
Баймак вокзалында төрлечә киенешкән халыкны күзәтеп, автобус
көттек. (Магнитка ул чакта Баймак, Сибай калалары аша йөрелә иде.)
Сибайдан исә кичкә таба гына Магнит поездына утырдык. Мин бөтен
бу яңалыкка гаҗәпләнеп, аңгыра бәрән шикелле ияреп кенә йөри алам,
әле бу, әле теге җирдә торып калганда, Оксана апа килеп җитәкләп алып
китә. «Ну, Гуля, ты даёшь», – дип көлә үзе. Поездда да вагон кайсы
якка кыегайса, шул якка авып-түнеп аптырадым. Тегеләргә һаман да
көлке, ә мин җанымны уч эчендә генә йомып барам.
Мең төсле утлар белән балкыган Магнит каласына караңгы төшә
башлауга килеп җиттек. Оксана апаның кулына ябышкан килеш
алан-йолан тирә-якны күзәтәм, туктаусыз үтеп торган машиналар
арасыннан юлдан үтми карышам, биек катлы йортларның очын күрим
дип, егыла язганчы башымны артка ташлыйм, тротуар асфальтына
кушып катырылган ялтыр ташларны чокып карыйсым килә. Фатирга
килеп җиткәч, йортның өскә күтәрелгән баскычлары да, кечкенә
кысынкы бүлмәләр дә, ванна, балконнар да миңа шундый кызык
тоелды. Әле бу, әле икенче җирне кат-кат йөреп, краннарын бер ачып,
бер ябып карадым. Ә инде Надя апа ваннага су тутырып биргәч,
бигрәк кызык булды, башымны су астына тыгып «су төштем», аннан
душта коендырдылар. Соң гына, юл мәрәкәләреннән тынычланып,
авылдан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек тә (әйткәндәй,
монда чәйне учакта түгел, ә плитә өстендә кайнаталар, утларының
төтене чыкмый) йокларга яттык. Мине Оксана апа янына салдылар.
Шулай, шәһәрдәге тәүге көнем искиткеч мавыктыргыч үтте.
Алты еллык гомерем эчендә тәүге тапкыр мине беркем дә уятмады.
Бу минем өчен аптырарлык яңалык иде. Башта ни булганын аңламый
яттым, аннан баштан «Картәни кайда?» дигән уй үтте дә сикереп
торып, тирә-якны күзәтеп алгач, «Магнит…» дип тынычландым.
Оксана апа караватында мышнап йоклый, төрткәләп караган
идем – уянырга исәбе дә юк. Торып, икенче бүлмәгә чыктым, анда Кәрим
хырлый икән, Айбулат бабай белән Надя әби юк – эшкә киткәннәрдер.
Юынырга ваннага кердем дә бер тын су агызып уйнадым. Аннан аш
бүлмәсендә уралдым, өстәлдә нәрсә күренә – шуны алып каптым, теге
бүлмәгә кире киттем. «Уян… Уян!» – дип, Оксана апаны тарткаладым,
теге күзләрен ачып аптырап карады да ниндидер сүзләр әйтте. Мин,
әлбәттә, аның әйткәннәрен аңламыйм – русча белмим бит. Шулай да:
«Тор! – дидем кабатлап, – чәй эчик». Оксана кашларын җимереп:
«Иди! Иди – ят», – диде дә әйләнеп йомарланып ятты һәм күп тә
үтми тәмле итеп мышный да башлады. Аптырап, Кәрим абыйның
бүлмәсенә кердем. «Тор!» – дип, аны тарткаладым, юрганын әле бер,
әле икенче яктан ачтым. Ул да уянып, аптырап карады, мин һаман да
тарткалагач: «Брысь, малявка, что за ребёнок…» – дип мыгырдап,
юрганын башыннан бөркәнеп ятты.
Ике бүлмәдән дә куылгач, балконга чыктым һәм, шунда яткан
тазны аударып басып, үткән-сүткән кешеләрне күзәтә башладым.
Төрле гәүдәле, төрле яшьтәге кешеләрне өстән күзәтеп тору кызык
иде. Боларның киемнәре дә, кыланышлары да авылдагы кебек түгел.
Шулай балкон рәшәткәсе аша башымны сәлендереп торгач, кабат өйгә
кердем, тагын су белән уйнадым, өстәлдән икмәк алып ашадым…
Оксана апа, кояш төшлеккә күтәрелгәч, ә Кәрим абый – бөтенләй
көн кыздыруга күчкәч кенә, йокыларын туйдырып, бүлмәләреннән
чыктылар. Оксана апа башта җайлап йөреп юынды, зур кызларга хас
булганча озак кына көзге алдында боргаланды, песи баласы шикелле
үзенә текәлеп утырган мине аркамнан сөеп, үзенчә нәрсәдәрдер сөйләп
алды. Аннан: «Әйдә», – дип кул изәп, кухняга алып китте, чәй чыжлатты,
мин иртәдән бирле ничек ачарга белми янында уралган суыткычтан
(авылда берәүдә дә андый юк) колбаса, варенье, каймак һәм башка
азыклар чыгарып тезде. Бик ачыккан идем. Бу вакытта авылда картәни
безгә төшке ашны ашата да бит. Рәхәтләнеп ашап алдым.
Оксана апа өй җыештыру белән мәшгуль. Ә мин сабыр булырга
тырышып, аның мәшәкатьләрен тәмамлавын, урамга чыгарга
җыенуын көтәм. Ә ул һаман суза, әле көзге алдында туктап, әле
«җырлагыч»ына пластинка сайлап салуга бүленеп, тик йөри.
Җитмәсә, Кәрим аны тыңламый, икәүләшеп кычкырышып, үртәшеп
алалар. Мин ишек төбендәге утыргычта, аларга ялварулы карашымны
алмаш-тилмәш күчереп, утыра бирәм.
Ниһаять, урамга чыктык. Чыгар алдыннан да бераз тоткарлык
булып алды әле. Оксана апа мине әйләндереп, өс-башымны карады
да килештермәде, ахры, картәнием алмаш киемнәремне төйнәп
җибәргән яулыкны таратып, әле бер, әле икенче күлмәгемне
тоткалап, гәүдәмә куеп карады һәм борынын җыерып, кире төенчеккә
тыкты. «Картәни тегеп биргән күлмәкләремне ошатмады, ә бит иң
матурларын, чәчкәлеләрен генә алган идем…» Мине тагы да бер кат
әйләндереп-тулгандырып караганнан соң, Оксана апа, шифоньердан
бер күлмәк китереп чыгарды. «Вот это подойдёт, это – моё платье,
я её одевала когда была маленькая», – дип сөйли-сөйли, өстемне
алыштырды. Күлмәкне кигәч – аптырап киттем: «А-а, бу күлмәк
бәләкәй сеңлемнеке кебек кенә бит! Бәләкәй бит! Апам күрми
микәнни?!» Әле тездән өстә торган итәгемә, әле апама карыйм,
аның шатлыклы йөзен күргәч, итәгемне тарткалап еларга җитешәм.
Оксана апа «хорошо» да «хорошо» дип, учларымны итәкләрдән
ычкындырырга тырышуга, буам ерылып та китә. Мин бераз елап
алганнан соң, апа да күнә, «ну ладно, давай, свои» дип, чәчкәле
күлмәкләремнең берсен үтүкләп кидерә дә, чәчемне ат койрыгы итеп,
баш түбәсенә бантиклап бәйләп куя. Чәчемә дә риза түгелмен, болай
итеп йөргәнем юк, шулай да эндәшмим, тагы бер кат елап торып
булмый бит инде, ә аларча сөйләшә алмыйм.
Апа мине берничә бала уйнап йөргән җиргә алып килде. Тегеләр
бәләкәй генә мәйданчык эчендә ком чокып утыра, берәүләре таганда
атына. Минем кебегрәк кызлары кыска гына күлмәк кигәннәр.
Кечерәйгән күлмәкләрен һаман кигәч, боларның картәниләре кием
тегеп бирмидер, күрәсең…
«Елгалары кайсы якта икән?..» Мине иң борчыганы шул. Оксана
апа исә якындагы бер эскәмиягә утырды да, сумкасыннан китабын
чыгарып, шуңа төбәлде. Һаман аның янында уралам, игътибарын
үземә юнәлтергә телим. Теге башын күтәрә: «Чего не играешь? Иди,
вон, с девочками играй. Иди, иди…» Мин: «Әйдә, елгага»,– дим, ул:
«Чего тебе ещё? Пить хочешь что ли? В туалет?» – ди, «Елгага-а»
дип сузам, кулыннан тарткалыйм. Без аңлаша алмадык. Оксана инде
ачулана башлагач, мин дә читкә китеп, бераз балаларны күзәттем.
«Эссе көндә кеше агач гөмбә астында уйный микән? Нишләп елгага
бармыйлардыр… Авылда… авылда сеңелләремне кем елгага алып
китте икән? Гөләндәмме, әллә Нәзиләме?» Миңа чиксез кыен булып
китә. Ирексездән, күзләремә яшь тула. Ипләп кенә бер агач төбенә
барып чүгәлим дә рус кызларының кыланганын карап утырам.
Надя әби белән Айбулат бабай эштән соң кайттылар. Кайткач, мине
аркамнан тупылдатып яраттылар да өй мәшәкатьләренә чумдылар.
Мин, җаен табып Айбулат бабам янына килеп, пышылдап кына: «Ә
кайда сездә Сакмар?» – дип сорадым. Ул башта аптырап калды, аннан
көлеп җибәрде, тегеләргә дә минем сүзләрне җиткерде. Бергәләп
көлештеләр. «Аның нәрсәсе көлке инде?!» Көлешеп туйгач, апам
шаккатыргыч сүзләр әйтте: «Кызым, монда Сакмар юк ул, бездә
Сакмар акмый. Икенче елга бар, тик ул ерак һәм пычрак, өй алдында
гына уйнап тор, яме». Башымда йөз төрле сораулар кайнады: «Ничек
инде Сакмар юк?! Нишләп юк?! Ә кая булган?! Әтү шәһәрдә балалар
кайда уйный? Җәй көне кайда су керә, кышын кайда шуа? Елгалары
булмагач, алар ничек үлмиләр икән… уйнамыйча?» Бөтенләй кәефем
төшеп йокларга яттым.
Икенче көнне теге икәүне уятып маташмадым – файдасыз икәнлеген
аңладым. (Йокылары туймыйча, аларны беркем дә, бернәрсә дә
торгыза алмаячак.) Тагы да кран, балкон, кухня араларында йөреп,
ничек тә вакыт үткәрергә тырыштым. Теге әйләндерелгән таз өстенә
басып шәһәр торбаларыннан, биек йортларыннан да өскәрәк – ерак
офыкка карап зарыктым, тавышсыз гына елап та алдым.
Үз вакытында уянып, мәшәкатьләрен тәмамлагач, Оксана апа бүген
мине икмәк-сөт алырга ияртеп алып китте. Шау-шулы, этеш-төртешле
азык-төлек кибетендә, яшелчә базарында кызык булды. Әмма сасы
исләр, тавыш, асфальтыннан эссе бөркелеп яткан шәһәр урамнары мине
тәмам хәлсез итте. Аяк буыннарым йомшарды, шыбыр тиргә баттым,
күңелем болганды. Ахырдан бер дә хәлем калмагач, апаның итәгеннән
тарттым. Ул, хәлемне чамалап, эскәмиягә утырткан иде, укшып косып та
җибәрдем. Оксана апа куркуга төште, кулъяулык белән авыз-борынымны
сөрткәләде, квас алып эчерергә теләде – эчә алмадым. Өйгә чак өстерәп
алып кайтты. Көннең калганын мин ятып үткәрдем.
Өченче көнемнең яртысын Оксана апаларның торганын, калган
яртысын кич җиткәнен көтеп уздырдым. Хәзер мине авырып
китүемнән куркып, урамга да чыгармыйлар иде. Урамны бары
балконнан гына күзәтә алам. Шулай итеп, шөкәтсез зур шәһәрнең
бәләкәй бер тоткынына әйләндем.
Эчемнең кайсыдыр бер җирендә, төптә, тирәндә ниндидер
сулкылдап торган авырту барлыкка килде. «Кайсы җиреңдә?»
дисәләр, төбәп кенә, бер җиремне дә күрсәтә алмас идем. Әмма ул
авырту бер минутка да тынмый, онытылмый. Йоклаганда бетәр әле
дигән өмет белән ятам да шул ук авыру белән уянам. Елакка әйләндем.
Авыл, әткәй-әнкәем, картәни, сеңелләрем яки авылга бәйле нәрсәне
генә искә алсам да, күздән яшь ага башлый. Мин хәзер күп уйлыйм,
чөнки аз сөйләшәм. Дөресен әйткәндә, көннәр буена сөйләшми
йөргәнем дә була. Моны берәү дә сизми. Оксана апа белән Кәрим
башкортча аңламый, мин русча сөйләшә белмим. Алар эндәшкәнне
төшенсәм төшенәм, төшенмәсәм юк, башымны йә кагам, йә чайкыйм
гына. Көннәр буена балконда йә апаның бүлмәсендәге караватта
авылда калган бәхетле тормыш, ахирәт кызларым, уеннарыбыз
хакында уйланып утырам. Хәтта вакытында теңкәмә тиеп йөргән
сеңелләрем, бертуктаусыз үчекләшкән аргы урам кызлары, еш кына
М И Л Ә Ү Ш Ә К А Һ А Р М А Н О В А
143
сугышырга туры килгән кылый Самат белән кара борын Әптерәй,
урамнан чыр-чу килеп үткәндә чыгып әрләп калырга яраткан Шәмсия
әби, үзебезнең этебез, сыерларыбыз, чебешләребезне дә уйлыйм. Ул
чакта әле моның сагыну икәнлеген белмим, әмма тоям. Балаларга
хас сабырсызлык, чарасызлык, ачыргалану белән өзгәләнеп тоям ул
сагышны. Бу тойгы мине хәлсез, көчсез, елак итә.
Бишенчеме-алтынчымы көн, тегеләрнең уянганын көтеп, балконда
торганда, астан үтеп баручыларның сөйләшүе колагыма чалынды:
алар кычкырып башкортча сөйләшә иде. Муенымны сузып, башымны
аска салындырдым. Безнең балкон төбендә картәниемә охшаган бер
әби белән яшь бер апа, сумка-төенчекләрен куеп, хәл алып тора. Әби
кызга әйтә:
– Әнә шул читтәге кассага бар да Мулдакайга төшкегә дип сора
пилитне, янындагы пасуда лафкасына кереп чыгып өлгерсәк – булды.
Кыз:
– Ярар, кайнәм, тик сиңа менә болары авыррак булыр инде, – ди.
Әби: «Йә, ярар, җайлап барып җитәрмен әле, син бар, шәбрәк
атлап бара тор, пилит бетеп куяр», – ди дә, яше, ике төенчекне тотып,
йөгерә-атлый китеп тә бара. «Муллакай» сүзен ишетеп дулкынланган
мин үзем дә сизмәстән кычкырып җибәрәм:
– Әбекәй, син Муллакайга кайтасыңмы?!
Әби дертләп китә дә күтәрелеп өскә карый, кулын каш өстенә
куеп, мине күрергә итә:
– Аһ-аһ, ни-нәрсә ди шул?..
Баягыдан да әчерәк итеп кычкырам:
– Син Муллакайга кайтасыңмы?!
Әби мине күз карашы белән таба алмый, шулай да җавап бирә:
– Кайтам дигән идем шул, пилит булса…
Йөрәгем атылып чыга яза, очып китәрдәй булып талпынам:
– Әбекәй, мин дә Муллакайга кайтам, мине дә алып кайт!
– Аһ-аһ, кайтасың килгәч – кайт соң… Пилит булса ни…
Мин инде әбинең җавабын тыңлап тормыйм. Могҗиза белән элекке
терекөмеш шикелле җитез кызга әйләнәм һәм уктай очып, бүлмәгә
керәм дә, өермәдәй йөгереп, төенчегемә әйберләремне җыеп тутырам.
Аннан өйдәгеләргә әйтеп торуны кирәк тә тапмыйча (аларны уята да
алмас идем инде), ашыгып ишекне ачып чыгам, баскычтан аска очам
һәм әлеге әбине тагы да куркытып, алдына килеп тә басам. Әби каш
өстеннән кулын алып та өлгермәгән икән, шул килеш миңа текәлә:
– Аһ-аһ, син бала гына ласа…
– Мин дә Муллакайга кайтам!
– Кайтырсың да ул, балам, әниең кайда әле?
– Әнкәем Муллакайда.
– Монда кемгә килдең соң?
– Әби белән бабайга… Алар өйдә юк… Мин кайтам!
Әби аптырап кала:
– Ай, балам, ничек була соң бу?..
Чигенергә уем юк, әбинең дә кире уйлап куюыннан куркып,
итәгенә чат ябышам:
– Әби-и! Мин кайта-ам!
Әби бөтенләй югалып кала:
– Ә-әй, колынчаккаем, нишлик икән?..
Бу сүзләрдән соңгы түземлегем шартлап, буылып елап, әбинең
итәгенә капланам:
– Ка-а-айтасым к-к-и-илә… Му-му… М-мул-ла-ла-ка-ай-га кай-
кай-кайта-ам…
Эшнең мондый борылышы әбине бөтенләй аптырата, ул кытыршы
учлары белән аркамнан кага:
– Куй, балам, алай нык елама, өзлегерсең, әйдә, кайтыйк соң, –
диде дә, – пилит булса ни… – дип өстәп куйды.
Мин һаман да тынычлана алмый сулкылдап, бер кулыма
төенчегемне тотып, икенче учымнан һаман да әбинең итәген
ычкындырмыйча, аның белән янәшә атлыйм.
Вокзалдагы теге кыз бер миңа, бер әбигә аптырап карады да:
– Монысы кем, кайнәм? – диде.
– Мулдакайга кайтам ди бит, елый, нишләтим инде – иярттем…
– Адашып калган микән?..
– Әллә инде, кем белә… – Әби бәхеткә каршы артыгын сөйләп
тормады. – Кайтам дип ябышкан баланы селкеп ташлап китеп булмый
ласа.
– Кемнәрнең баласы икән авылдан?
– Менә анысын сорамаганмын, – дип, әби миңа борылды да: –
Әти-әниең кемнәр? – диде.
– Әнкәем Гөлмәрьям, әткәем Сынтимер, – дим. Әби дә, апа да
уйга кала. Ахырдан әби:
– Тәгаен белмим, балам, авыл зур бит хәзер, яшьләрне белеп
буламы… – дип куйды да апага: – Син дә белмисеңдер инде,
килен? – дип эндәште. Тегесе җилкәсен генә җыерды:
– Әллә… Килгәнемә бер ай, кемне беләсең инде…
Дөресен генә әйткәндә, мин дә бу әби белән апаны белми идем.
Әмма әлеге мәлдә ул мөһим түгел. Миңа ничек тә боларга ияреп
кайтырга кирәк. Бөтен кирәкле, кызыклы нәрсәләр авылда гына,
анда – Муллакайда! «Муллакай! Муллакай!» дип тибә йөрәгем.
Автобуска кереп, әбинең алдына йомарланып утыргач та йокыга
талганмын, кемнеңдер беләгемнән сак кына селкеткәненә уянып
киттем. Теге апа икән:
– Тор, килеп җиттек авылга, – ди.
Сискәнеп торып, әбинең алдыннан шуып төштем дә, ашыгып,
тышка чыктым. Чыксам… «Бу Муллакай түгел!» Тавышымнан
автобусның тәрәзә пыялалары зыңлап китте. Оеган аякларында әпән-
тәпән килеп, әби артымнан чыкты:
– Муллакай булмый, әтү нәрсә?
Котым очып, пышылдауга күчәм:
– Кайда безнең урам? Кайда өй?!
– Өеңне дә белмисеңме әллә син? Менә хикмәт. – Әби автобустан
төшүчеләргә кычкырып эндәште: – Монавы бала кемнеке икән,
җәмәгать, кем таный?
Мине берәү дә танымый булып чыкты. Хатын-кыз яныма
җыелып, караштырып-сораштырып алгач, бу авыл баласы булмавым
ачыкланды. Әби көяләнде-көяләнде дә: «Нишлисең, баланы
урамда ташлап булмый инде»,– дип, җитәкләп алып кайтып китте.
Аптыравымнан аңгыра хәленә кереп, җитәктәге кәҗә бәтиедәй ияреп
киттем.
Әбиләрнең өе зур гына, улы, килене (теге апа килене икән) белән
генә торалар. Бәбәйләре юк. Бу бик сәер тоелды. Чөнки безнең авылда
мин барган өйләрнең барысында да бәбәй яки бәләкәй балалар бар. Бу
сәер хәл тынгы бирмәде һәм ападан чәй эчкәндә: «Нишләп бәбәй сатып
алмыйсыз, малай яки кызый?» – дип сорадым. Апа кып-кызыл булды,
абый да, читенсенеп, читкә борылды. Алар өчен әби җавап бирде:
– Алырлар, балам, алырлар, кызын да, малаен да. Җиңгәңнең үзен
дә яңа гына алдык бит әле, ул әле үзе бәбәй.
«Бәбәй» «җиңгәмә» туры карап, бик белдекле итеп киңәш бирәм:
– Кыз бәбәй сатып ал, малайларга акча күп кирәк ди әнкәем, ишшу
алар ямьсез була, сугыша. Әнкәем өч кыз бала сатып алган: мин,
Гөлчибәр, Гөлдәрия…
Тавышым нәзегәеп барып өзелә, тамагыма төер, күзләремә яшьләр
тыгыла. Болар күмәкләп мине юатырга керешә, сөяләр, кәнфит
бирәләр, сыйлыйлар.
Кичкә абый кеше кайдадыр йөреп кайта да хәбәр сала:
– Әнкәй, Сәрия, Муллакай авылы бер Архангелда гына түгел,
башка районнарда да бар икән. Бу бала кайсыннан булыр?
Аннан яныма килеп чүгәли:
– Бәләкәч, син кайсы районнан?
Мин «әллә» дигәнне белдереп, иңбашымны сикертәм.
– Яныгыздагы икенче авылларның исемен беләсеңме?
Тагы да иңбашымны сикертәм.
– Якындагы берәр шәһәр исемен ишеткәнең булмадымы?
Белмим шул… Хәбәр алу туктатыла. Барысы да аптырашта.
Икенче көн абый кеше каядыр кырга эшкә куна китте һәм мине
сораулар белән борчучы булмады. Сагынудан тәмам саргайдым,
шиңдем, сөйләшүдән, ашаудан калдым. Әби белән апа көйләп-чөйләп,
берәр касә сөт кенә эчерә ала иде. Ул бахырлар мине җитәкләп,
бәләкәй кызлары булган туганнарына, елга-күл буйларына, хәтта
апа беркөн кинога да алып барып карады, тик болар миңа җан
өрмәде. Шулай дүрт көн яшәгәннән соң абый эштән кайтты һәм
болар киңәшләшеп, мине Магнитка кире алып барырга булдылар.
Юлга абый белән чыктык. Теге әби күчтәнәчкә төенчегемә бер
тәбикмәк, бер уч кәнфит, бер баш корыт салып җибәрде. Магнитка
юл ерак кына икән, килгәндә, ничек озак йоклап килгәнмен. Абый
юлда да ипләп кенә авылым, әти-әнием, гаиләм хакында сораштыра.
Тик сөйләгәннәрем аңа бернинди дә мәгълүмат бирми булса кирәк.
Туктаусыз «Муллакай, Муллакай» дип кабатлавымнан, аларның
авылы Мулдакай, минеке Муллакай булуын гына ачыклый алды.
Магнит шәһәрендә без арыганчы вокзал тирәсендәге урамнарны
әйләндек, әмма ләкин мин Айбулат бабайларның йортын таный
алмадым. Бик аптыранган абыйга мине вокзалның милиция бүлегенә
кертеп тапшырудан башка чара калмады. Ул милициягә аңлатып,
сөйләп, хушлашып чыгып киткәч, тырпайган мыеклы, зу-ур зәңгәр
күзле милиция бабай мине каршысындагы өстәлгә күтәреп утыртты
да: «Ну, малышка, давай знакомиться. Меня зовут дядя Серёжа, а
тебя?» – диде. Өстәл башында, төенчегемне тоткан килеш, ташкурчак
булып, тик утырам. Ни диям инде, нәрсә әйтә яки сөйлим бу рус
кешесенә. Милиционер: «М-м-да…» – дип, җилкәсен кашып торгач:
«На, пока пожуй вот это, я тебе щас башкира найду», – дип, миңа
төсле кәгазьгә төрелгән кәнфит тоттырды да чыгып китте.
Сагыз кебек ябышкак кәнфитне тешләремнән бармакларым белән
чокый-чокый чәйнәп, чәйнәү уңаена аякларымны болгап, ярты
стенаны биләп торган зур пәрдәсез тәрәзәләрдән урамдагы кешеләрне
күзәтеп утыра торгач, кинәт кенә бер таныш сынны шәйләп калдым.
Бу кеше былтыр безнең өйдә мич чыгарган иде. Ул икенче авылныкы,
шуңа бәләкәй өйдә яшәп эшләде. Картәни аны: «Әй, шушы баланың
кулы алтын, холкы ипле инде, кызлар кебек, әллә нишләп кәләшсез
һаман менә», – дип, атлаган саен йә мактап, йә яратып кына орышып
йөргән иде. Чынлап та, юаш, тыйнак кына абый аларга ял иткән арада
балчыктан аю, куян сыннары әвәләп бирде, кыюсыз гына кагылып
сөеп тә җибәргән була иде.
Мичче абыйны күреп, каушаудан ялгыш кәнфитемне йотып
җибәрдем. Аннан бөке шикелле урынымнан ычкындым. Милиция
бүлмәсенең ишеге эчкә-тышка ачылып-ябылып калды. Мичче (мин
аның исемен белми идем) рюкзак аскан, кулында билеты, автобуска
керүчеләрнең чиратында койрыкка баскан. Мин аның янына ук
йөгереп килдем. Теге һаман күрмәгәч, кулына кагылдым һәм:
– Мич абый, син кая барасың? – дидем.
Абый сискәнеп китте, аннан бик сәерсенеп, миңа карап торды да
танып алды:
– А-а, Сынтимер абыйның кызы түгелме соң син?
– Сынтимер абыйныкы.
– Кайчан килдегез? Кем белән?
– Мин берүзем, миңа Муллакайга кайтырга кирәк, мине алып
кайт, – дип, соңгы сүзләремне көч-хәл белән әйтеп өлгердем дә елап
җибәрдем.
Мичче абый бертын сүзсез булып миңа текәлде, ул арада чират
автобус авызына җитеп килә иде. Абый минем сүзләремә ышанмый,
берәр танышын эзләгәндәй, алан-йолан каранды, үзе сыңар кулы
белән башымны сыйпап сөйләнде:
– Тәк-тәк, карендәш, тә-әк-тәк… Хәзер берәр нәрсә уйлап табабыз,
хәзер, хәзер…
Тик абый бернәрсә дә уйлап табып өлгермәде, кызыл иренле, ак
чәчле усал кондуктор әби каты гына итеп: «Гражданин с ребёнком,
вы едете или нет?» – дигәнгә: «Да-да!» – дип җаваплады да мине
күтәреп алып, автобуска керде.
Автобуска кереп урнашкач, мичче абый борынымны, авызымны
зур кулъяулыгы белән сөртте дә сораша башлады:
– Кем белән килгән идең шәһәргә?
Мин сулкылдый-сулкылдый ихлас кына җавап бирдем:
– Айбу-булат бабай белән Надя ә-әби апкилде.
– Алар кайда соң? Ничек вокзалга килдең?
– Мин Му-Муллакайга киткән идем, бер әби белән… Ул Муллакай
бу-булмаган… Юк, Муллакай булган ул, тү-түлкә икенче, ямьсез
Муллакай булган… Андагы абый мине монда ә-әпкилде, милисиягә
китергән иде, мин сине күргәч, аннан чыгып киттем.
Мичче абыем минем сөйләгәннәремнән берәр нәрсә аңлагандырмы-
юкмы инде, һәрхәлдә хәйран калып башын чайкап утырды.
Ул чакта мин бу мичче абыйның кая юллануын да, автобусның кая
баруын да сорамадым, әлбәттә. Хәлемне сөйләп бирдем дә, абыйның
түшенә терәлеп, гадәттәгечә, тынычлап йоклап киттем.
Йокым туеп уянып китсәм, автобус һаман бара икән. Минем,
ниһаять, кая баруыбызны сорарга баш җитте.
– Тиздән Баймакка җитәбез, – ди абый.
– Нишәп Муллакайга кайтмыйбыз?
– Муллакайга автобус бармый бит. Башта Баймакка, аннан күз күрер.
– Күрмәсен, мин Баймакка бармыйм, кайтам… Кайтасым килә…
Абый, минем кабаттан балавыз сыга башлавымнан куркып, җәһәт
кенә төзәтергә ашыга:
– Баймактан Муллакай ягына икенче автобус була, карендәш, шуңа
утырырбыз.
Баймак вокзалында төшкәч, абый мине бер эскәмиягә утырта да,
үзе йөгер-йөгерә, кемнәрнедер эзли, әле бер, әле икенче кешеләрдән
нәрсәдер сораша. Шулай йөреп, вокзалның эченә кереп китә һәм,
күпмедер вакыттан соң, бер солдатны ияртеп килеп чыга. Минем
янга килә болар. Мичче абыемның авызы колагына җиткән:
– Менә, карендәш, солдат абыең Муллакайга бара, син дә аның
белән барырсың, яме? – ди.
– Ә син нишәп бармыйсың? – дим мин, үҗәтләнеп.
– Соң мин, карендәш, икенче якта яшим бит, бу абый алып бара
сине.
Мин, кояшка каршы сыңар күземне кысып, башымны өскә күтәреп,
сынаулы карашымны солдатка төбим.
– Саумы, – дигән була миңа солдат. – Менә миңа да юлдаш булды.
Ул арада мичче абый солдатка кул биреп хушлашып, минем
башымнан сыйпап, кабаланып китеп тә барды. Без солдат белән янәшә
утырып, автобус көтәбез. Минем ике күзем солдатта. Беренчедән,
Муллакайга барам дисә дә, мин аны танымыйм, икенчедән, хәрби
киемдәге, үзеннән тәмле ис (хушбуй дигәнне белү кайда) бөркелеп
торган абый миңа бик матур булып күренә. Шуңа да аннан күземне
ала алмыйм. Солдат көлә:
– Танырга итәсеңме? – ди.
Башымны чайкыйм.
– Тишкәнче карасаң да, танымассың шул, мин сезнең авылныкы
түгел, – ди.
Котым очып, күзләрем түгәрәкләнә, кычкырып җибәрәм:
– Әтү нишләп Муллакайга барам дип алдадың?!
Солдат тагы көлә:
– Алдамадым, барам. Кунакка.
Ышанмыйча, күзләремне кыса төшәм:
– Кемнәргә кунакка барасың?
Солдат миңа иелә төшеп, елмаеп пышылдый:
– Әлфия дигән бер апага. Беләсеңме аны?
Бераз гына уйланып алам да шулай ук пышылдап җаваплыйм:
– Беләм. Әтү син Нәзиләләргә барасың инде, Әлфия апа Нәзиләнең
апасы бит.
– Шулайдыр, – дип килешә солдат абый.
Шундый матур абыйның Нәзиләләргә баруы минем эчемне кыра,
аны үзебезгә алып кайтасым килә дә, аптырамый гына:
– Әйдә, безгә бар, – дим.
Солдат тагы көлә:
– Мине бит кызым көтә, – ди.
Бу җавапка аптырап китәм:
– Син аңа әткәйме әллә? – дим.
– Ю-ук.
– Алай булгач, нишләп «кызым» дисең соң? Әткәйләрнең генә
кызы була.
– Ну-у, ничек әйтергә… «Җизнәй» дисәң дә була.
– Җизнәйнең шушындый мыегы булырга тиеш! – Мин үрелеп,
солдатның борын астына бармагым белән сызып җибәрәм. Теге нәрсә
дип җавап бирергә, ничек аңлатырга белми, җавапсыз кала. Һаман да
текәлеп утыра торгач, ниһаять, төшенәм. Ничек белми утырганмын?!
Мондый матур абый башка кем булсын! Тантаналы игълан итәм:
– Ә мин беләм!
– Нәрсәне?
– Әлфия апа белән син – кияү-кәләш! Хи-хи-хи!
– Только моны авылда берәүгә дә әйтмә, яме.
– Йә! – Мин бу абый белән уртак серем булуга канәгать.
Бәләкәч кенә йомры сары автобуска кысылышып кереп, солдат
белән икебез бер почмакка бастык. Миңа аста иркенрәк, абыйның
сыңар ботын кочаклап, селкенә-селкенә тузан йотып киләм. Шулай
да бик ризамын – кайтам бит.
Тукталышта төшеп калып, җәяү атлап киттек. Солдатның кулында
бер чемодан гына, минем төенчегемне дә алды. Бара торгач, ул мине
күтәрергә итә: «Арырсың бит», – ди. Мин күтәртмим, каты басып,
аның янәшәсеннән юыртам. Ничек арыйм, ди, инде?! Аякларым
җиргә тими, коштай талпынып, чутылдап сайрап киләм. Абый белән
сөйләшәбез, ул юктан да кызык табып көлә. Бигрәк шаян булып
чыкты, мине сөйләндерә дә көлә, сөйләндерә дә көлә. Ә мин алга
йөгереп чыгам да аңа борылып карыйм: матур абый бит.
Менә – Муллакай! «Минем иң әйбәт Муллакаем!»
Авыл башына җиткәч, солдаттан аерылам да өебезгә табан чабам.
Шул шәплек белән капканы киереп ачып, ихатага килеп керәм. Мине
күргәч, алачыктан өйгә кереп барган картәниемнең кулыннан савыты
төшеп китә. Савыттагы пешкән тавык чирәм буйлап тәгәри, аны ул
арада Акбай эләктерә дә чолан астына кача. Картәни боларның берсен
дә күрми, ике кулын күтәргән килеш миңа төбәлгән. Ул арада йөгереп
килеп, аның итәгенә капланам:
– Картәни!
– Балам! Бәбкәм! Аллаһның кодрәте! Аллаһның кодрәте…
Мин – картәнинең итәгенә сеңеп, ул иелеп кочкан килеш, бертын
басып торабыз. Аннан картәни мине җитәкләп өйгә алып керә. Анда
әнкәй түшәктә ята, янында әткәй, сеңелләрем, Надя әби, Айбулат
бабам моңаеп утыра. Мине күргәч, барысы да «Аһ!» итте. Бер секунд
тынлыктан соң мин – әнкәемә, ә алар минем кочагыма атылды…

 

Миләүшә Каһарманова – башкорт язучысы. «Бетерә
гөрелтесе», «Җылы эзлим», «Вахта», «Әманәт» дигән
китаплар авторы. Бөтен хезмәт эшчәнлеге башкорт
журналистикасы белән бәйле. Бүгенге көндә хатын-кызлар
өчен чыга торган «Башкортостан кызы» журналының
баш мөхәррире булып эшли. Башкортстан Язучылар
берлеге, Россия һәм Башкортстанның журналистлар
берлекләре әгъзасы. Башкортстан Хөкүмәтенең
Ш.Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты, БРның
атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат
чаралары хезмәткәре. Россия Язучылар берлегенең Алтын Пушкин медале иясе.

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедевруим ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады. Бу хикая булган халме?