Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кадерлем – син…

Ныкмын икән әле: күрешкәндә Бер тамчы да яшем чыкмады. Иң мөһиме: сиңа сыенганда Яшь көндәшләр бәреп екмады…

Йөрәгеңнән чыккан һәр сүз – алтын,
Яманы да хәтта уйлата…
Син эргәдә чакта ләйсән яңгыр
Күңелемдә җәйгор уйната.
Чыланып ла мәңге торыр идек,
Күрешүләр булса иртәрәк.
Әйтер сүзләр әйтеп бетелмәде,
Өлгермәдем сине иркәләп.
Иң тылсымлы – серле сүз генәмне
Ишетергә син дә әзерме?
Иренемә иренеңнән сеңгән –
Сагынамын татлы хәмерне.
Мин туймадым әле сине күреп.
Күз яшьләрен юкка койдыммы?
Култыклашып бергә атлаганда
Йөрәк тибешемне тойдыңмы?
Ныкмын икән әле: күрешкәндә
Бер тамчы да яшем чыкмады.
Иң мөһиме: сиңа сыенганда
Яшь көндәшләр бәреп екмады…

Римма Галимова

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев